|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2020 Матбугат
“Яңа гасыр” белән “Шаян ТВ” каналлары күңелләрне күтәрә“Шаян ТВ” балалар телеканалы бу көннәрдә бакчага бармыйча өйдә утыручы нәниләрнең, каникулда булган мәктәп укучыларының ялын татарча мультфильмнар, яшьләр өчен тапшырулар, сериаллар белән ямьләндерүен дәвам итә. Ә “Яңа Гасыр” телеканалы 30 марттан “ТНВ – өлкәннәр өчен” сәхифәсен башлап җибәрә. Коронавирус таралу куркынычы һәм өлкәннәрнең бу вируска күбрәк дучар булуы сәбәпле, аларның өйдә тору чорын бизәү максаты белән, көн саен 11:00 сәгатьтән “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналларында сез яраткан фильмнар, спектакльләр, концертлар күрсәтеләчәк. “Бу көннәрдә бергә булыйк, күңелне төшермик, өйдә булган вакытны кызыклы уздырыйк”, - дип телевидение хезмәткәрләре тамашачыларга мөрәҗәгать итә. ⠀
--- |
Иң күп укылган
|