|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2020 Криминал
Баулыда улы әнисен үтергән: ул моны ни дип аңлата?Баулыда яшәүче Рафаэль Садыйков барлык уңышсызлыкларын 2017нче елда эшсез калуыннан күрә. Артыгын эчә, холыксызлана башлавын да, хәтта әнисенә кул күтәрүен дә даими хезмәт хакы, үзе әйтмешли, тотрыклылык (стабильность) булмау белән аңлатып һәм аклап маташа. Имеш, юньләп эшләмичә эчеп йөрүче 30 яшьлек хөрәсәннең, туктаусыз ачуланып рухи басым ясаучы әнисенә түзәр-чыдарлыгы юк икән. Шул сәбәпле аны сугып тынычландырырга туры килә, башлыча, битенә, кулына эләктерергә, көн саен түгел, чама белән атнасына бер мәртәбә кыйнарга мәҗбүр була, ди. Бер дә акыллы кеше фәлсәфәсенә охшамаган әлеге фикерләр 1988нче елгы Р.Садыйковның 62 яшьлек әнисе Роза гүр иясе булгач биргән күрсәтмәсеннән алынды. Әйтүенә караганда, соңгы елларда әнисенең үз-үзен тотышы начарая, бигрәк тә яз, көз айларында саташа, мәрхүм туганнары белән сөйләшә, кычкыра башлый ул. Һәм аны яңаклап кына туктатып була икән. 2019нчы елның 11нче августында дөмбәсләп «тынычландыра» һәм үзе үк ашыгыч ярдәм чакыртып районның үзәк сырхауханәсенә озата, биш көн дәваланганнан соң өенә алып кайта әнисен. Хак булса, авыру хатын-кыз шул көнне кич белән урамга чыгып чаба, Рафаэль аны куып җитеп ирексезләп кире алып керә һәм тагын әйтелгән «тәрбия чарасы» кулланыла.
Шуннан соң Р.Садыйкова бөтенләй ашаудан кала, күзгә күренеп ябыга, хәлсезләнә. Кайбер көннәрдә ашыгыч ярдәм икешәр мәртәбә килә, карчык берничә тапкыр сырхауханәнең кабул итү бүлегендә дә тикшерелә, башына рентген тикшеренүе уздырыла, «депрессивный синдром» дигән диагноз куела, аны психиатрик сырхауханәгә салу турында сүз чыга, бик күп кәгазьләр языла, ләкин алар буенча фикер йөрткәндә хәл эчендәге кешенең кан басымы, йөрәк тибеше һәм башка күрсәткечләре борчу тудырмый, ул үзе дә хәлсезлек, баш әйләнүдән генә зарлана, тәнендә җәрәхәтләр дә күренми. Кыскасы, аны сырхауханәгә салып җентекләп тикшерергә кирәк табылмый.
Эш узгач, тикшерү комитеты тикшерүчесе А.Фәйзуллинга тугыз медицина хезмәткәре рәсми аңлатма бирә. Аларны тыңлагач, барысы да дөрес эшләнгән, тиешле дәвалау һәм диагностика чаралары күрелгән дип табыла. Шулай биш көн буе өендә дәваланган һәм табиблар күзәтүендә булган авыру 22нче августка каршы төндә кан төкерә башлагач реанимация бүлегенә салына. Һәм иртәнге якта 1957нче елгы Р.Садыйкова дөнья куя. Тиздән дөрес диагноз да мәгълүм була…
Әлбәттә, аны суд-медицина эксперты куя. Патологоанатом Дмитрий Верховцев, мәрхүмә алты урыннан кабыргалары сыну, нәтиҗәдә кайбер эчке әгъзалары җәрәхәтләнү аркасында җан биргән, дип белдерә. 16-22нче августта авыруга «ярдәм» итү белән шөгыльләнгән табиблар бердәм рәвештә, күкрәк читлеген яктыртып карау өчен сәбәп булмады, дип сөйли. Имеш, эче йомшак булган, үпкәсеннән чит авазлар ишетелмәгән һ.б. Ә кеше, чынлыкта, уң үпкәгә зыян килү аркасында җан биргән.
Полиция кая караган дигән сорау да туа монда. Роза Садыйкова улы кыйнавы турында табибларга 11нче августта да, соңрак та әйтә. Дөрес, күршеләр ул көннәрдә Садыйковлар йортына ашыгыч ярдәм генә түгел, полиция дә еш килде, диләр. Рафаэль 16нчы августта кулын тыймаган икән, димәк, нәтиҗәсе булмаган бу ыгы-зыгының, гадәттәгечә, явыз бәндә эш узгач кына якасыннан алына.
Аңа әнисенең вафаты турында иртә белән икенче атадан туган абыйсы хәбәр итә. Шамил да әнисенең Рафаэльдән зарланган чакларын искә төшерә. Роза ханымның шул явыздан качып кунарга керүен күршеләр сөйләп тора. Инде әйтелгәнчә, моны ул үзе дә яшерми бит. Әнисен җирләгән көнне кич белән Баулы эчке эшләр бүлегенә килеп 16нчы августта әнисен кыйнавын, димәк, аны үтерүен тануы турында беркетмә яза. Шәһәр суды тәүбә итеп торган Р.Садыйковны сак астына ябуны кирәк санамый. Шуңа күрә тикшерү эшләре барышында иректә йөри ул. Ләкин суд залында аның кулларына богау кидереләчәгенә шик юк.
Психиатрик экспертиза Рафаэльне акылга камил, ләкин эчкечелектән дәвалануга мохтаҗ дип таба. Бу исә җинаять җаваплыгыннан коткармый. Әлбәттә, әнисен үтерү нияте булмаган анда, юкса, аның белән сырхауханәгә йөрмәс иде. Шуңа күрә аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп, саксызлык белән кеше үтерүдә гаепләнә.
--- |
Иң күп укылган
|