|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2020 Хәвеф-хәтәр
![]() 3 яшьлек сабый магнит шарчыклар йотканСабый аларны тәм-том дип уйлагандыр инде – Мәскәүдә 3 яшьлек кыз бала магнит шарчыклар йоткан. Башкаланың Сперанский исемендәге балалар клиник дәваханәсе табиблары ашыгыч рәвештә операция ясап, баланың гомерен саклап калганнар. Хирурглар әйтүенчә, шарчыклар бала ашказанында 3 көн йөргән. Сабыйны дәваханәгә китергәндә аның эче авырткан, ул коскан. Баксаң, теге магнит шарчыклар бер-берсенә тартылып, эчәклектә “үтмәслек” хәл тудырганнар. Җитмәсә, бер урында эчәкне үтәдән-үтә зарарлаганнар.
Табиблар тырышлыгы белән сабый исән калган. Организмнан 4 чит әйбер – шарчыклар алынган. Шунда бер уңайдан сукыр эчәгесеннән дә коткарганнар. Хәзер сабыйның хәле әйбәт, аны дәваханәдән чыгарганнар инде. Ә табибларга афәрин!
Фото: lenta.ru
Чыганак: lenta.ru
Автор : Таҗиева Руфина
--- |
Иң күп укылган
|