|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2020 Шоу-бизнес
Лев Лещенконы ашыгыч рәвештә дәваханәгә салганнарХалык артисты Лев Лещенконы хатыны Ирина белән, икесен дә коронавируска шикләнеп, Коммунарка йогышлы авырулар дәваханәсенә салганнар. Аларның иң якын дуслары Владимир Винокур хәлләрен белергә барган да инде.
Шәхси ашыгыч ярдәм медиклары Лещенконың үпкәләренең ике яклап та ялкынсынуын ачыклаган. "Коронавирус" диагнозы әлегә расланмаган. Җырчыны һәм аның хатынын профилактик максатларда дәваханәгә салганнар, дип яза Кызыл таң.
Фото: Наталья Мущинкина
--- |
Иң күп укылган
|