• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 09 Апрель Айрат Арсланов
  • 09 Апрель Эльмира Исрафилова
  • 09 Апрель Рифкать Йосыпов
  • 10 Апрель Зөфәр Закиров
  • 10 Апрель Айрат Арсланов (1928-2010)
  • 10 Апрель Александр Долгов
  • 10 Апрель Рафис Фазылҗан
  • 10 Апрель Фәридә Төхвәтуллина
  • 10 Апрель Камил Бикмөхәммәтов
  • 10 Апрель Бикә Рәхимова
  • Казанның Проспект Победы урамында барлык уңайлыклары булган 1бүлмәле фатир арендага бирелә. янәшәдә МЕГА, мәктәп, балалар бакчасы. 12мең+КУ. 89375777702
  • Азнакай районында 7,5 га чәчүлек җир сатыла. 89600451800
  • Продаётся доильный аппарат МДУ5 на 2 козы б/у. Тел. 89172553973
  • Казанның Г.Кайбицкая урамында барлык уңайлыклары булган 1бүлмәле фатир арендага бирелә. 12мең+КУ.т.89196307461.
  • Ике булмэле фатирга бергэ яшэргэ бер кыз эзлим. Ибрагимова урамында. 4500 сум. Хужа. +79179361290 (ватсап)
  • Ф.Әмирхан урамында 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 13 мең сум. Телефон 89872974229
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.

 

 
Архив
 

               

25.03.2020 Экология

Синоптик: «Язның иртә килүе сагайта»

Быел яз 28 февральдә үк килде. Башка елларны 10 – 12 апрельдә генә эри башлаган кар катламы быел инде 11 мартта ук таркалды. Мартта исә һава температурасы, гомумән, 7 градуска җылырак булган. Кошлар да я иртәрәк кайткан, яки бөтенләй китеп мәшәкатьләнмәгән. Табигать безгә тагын нинди сюрпризлар әзерли?

Җәй ничек килер дә, игеннәр уңышына ничек тәэсир итәр? Белгечләр журналистларга әнә шул хакта сөйләде.
 
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтүенчә, 1870 елдан башлап Җир шарында һава 1-1,1 градуска кадәр җылынган.
 
– Аеруча соңгы елларда бик тиз җылыну күзәтелә. Бу бик күп, чөнки мондый җылыну табигый шартларда берничә йөз, хәтта миллион ел дәвамында бара, – ди ул.
 
Климат җылыну диңгез сулары артуга, бу исә үз чиратында суның ачуына һәм кислород кимүгә китерә. Шулай ук катаклизмнар (корылык, янгыннар) арту да күзәтелә, ди белгечләр.
 
КФУның климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, быел 83 көннең 5есе генә нормадан бераз суыграк булган. Башка көннәрдә һава температурасы нормадан югары торган. Җир шарының 70 процентында шундый ук хәл күзәтелгән.
 
Мондый гадәти булмаган һава торышы кошларның да башын әйләндергән. Биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов сүзләренә караганда, җылы якларга китүче кошлар соңгы елларда монда да гына кышлый.
 
– Яктылык, температура, дымлылык кошлар һәм үсемлекләр дөньясына бик нык йогынты ясый. Үсемлекләр вакытыннан алда яфрак яра, чәчәк ата башлый. Шулай ук билгеле бер төр бөҗәкләр саны да артырга мөмкин, – ди ул.
 
Орнитолог әйтүенчә, соңгы елларда кошлар тормышында зур үзгәрешләр бара.
 
– Кышын катмый торган сулыклардагы үрдәкләр саны егерме ел эчендә бермә-бер артты. Ул вакытларда унлап кошны гына очратырга туры килсә, быелгы исәпләүләр буенча, 1500дән артык үрдәкнең кыш чыгарга калуы билгеле булды, – ди ул.
 
Кара каргалар килү дә һәрвакыт табигатьтә яз җитү символы буларак кабул ителә иде, ләкин бу да хәзер тарихта гына калыр төсле. Быел алар да җылы якларга китеп мәшәкатьләнеп тормаган.
 
– Бу әле – башы гына. Кызылтүш, хәтта сыерчык кышлау очраклары да бар. Акчарлаклар да февраль ахырында ук кайтты. Бу – уникаль күренеш. Шаккаткыч, әмма без кичә Арчада аккошларны да күрдек. Кыр казлары да очып йөри. Гомер-гомергә иң соңгылардан булып, 12 – 15 майда керәшәләр очып кайта иде. Соңгы елларда алар инде 9 майда ук бездә күренә, – ди белгеч.
 
Быел талпаннар да иртәрәк уянган. Дөрес, әлегә алар активлашмаган. Шуңа күрә кояш нурлары астында уянган бөҗәкләр әлегә кешеләргә куркыныч тудырмый.
 
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, якын көннәрдә һава торышы кискен үзгәрәчәк. Безне кояшлы, җылы көннәр көтә, дип вәгъдә итә алар. Пәнҗешәмбедән башлап көннәр аеруча җылыначак.
 
Быел җәй ничек килер дә, иген уңышлары ничек булыр икән? Журналистлар шул хакта да кызыксынды. Озак вакытка ясалган фаразлар буенча, синоптиклар апрель аеның нормадан җылырак буласын әйтә. Ә менә июль салкын һәм коры булырга охшап тора.
 
– Иген уңышы өчен иң мөһиме – җәйнең иртә килүе. Май, июнь айларындагы һава торышы зур йогынты ясый. Быел, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, әлеге айларда һава температурасы нормада булачак. Шуңа күрә начар булмас дип уйлыйм. Дөрес, озак вакытка булган фаразлар 60 – 70 процентка гына туры килә. Ә менә июль коры киләчәк. Шулай да язның иртә килүе мине сагайта. Башка елларны мондый хәлнең булганы юк иде, – ди Юрий Переведенцев.
Фото: pixabay.com

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.03.2020
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik