|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2020 Бәйрәм
"Балмай бәйрәм" яшь парларны "коткара"Яңа өйләнешергә җыенган парлар туй итүне оештыруда ниләр күрәчәкләрен әле үзләре дә белми, гадәттә. Баштан узгач кына “бывалый”га әйләнәсең бит ул. Туйны үз белдеклегең белән оештырып уздыргач инде соң була. Ул белемнәрнең бүтән кирәге чыкмасын, әлбәттә. Һәркемнең никах туйлары гомерендә бер генә булсын һәм бердәнбер сөйгәне белән пар булып, тигезлектә яшәргә, бәхетле картлыкларга җитәргә язсын барча кешеләргә дә. Куанычлы булса да, мәшәкатьләре шактый булган туй алдыннан истерикага бирелүдән, туйның ямен бозардай гамәлләр кылудан, үпкәләшү, күз яшьләреннән, оештыру эшләреннән коткарып, "Балмай бәйрәм" яшь парларга ярдәм килә. Туй мәҗлесен үткәрүне үз эшенең осталарына, махсус агентлыкларга тапшыру – иң кулай, иң зирәк адым, гаилә тормышы башында иң беренче киңәшле эш булыр.
Карантин үтәр, туй итәргә, өйләнешергә теләүчеләр планнарын кора торсын дип, “Балмай бәйрәм” мәҗлесләр оештыру агентлыгы үзенең киңәшләрен бирә. Загска гариза биреп, туй көнен билгеләү – яшь пардан, калганын “Балмай бәйрәм” үз өстенә ала. Планга туйның нинди стильдә үтәчәген билгеләү, туй концепциясен булдыру, бюджетны исәпләп бирү һәм аны контрольдә тоту, тайминг, очрашулар, сөйләшүләр оештыру, туй программасын төзү, артистлар сайлау эше керә.
--- |
Иң күп укылган
|