поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.03.2020 Экология

Татарстанда су басу куркынычы яныймы (ЯЗ СЫНАМЫШЛАРЫ БЕЛӘН)

Язны ел да көтеп алабыз, тик ул ел да көтмәгәндә килеп җитә. Быел менә бер айга алданрак килде, ди белгечләр. Һава температурасына карасаң, яз әллә кайчан килде инде. Шулай да нольдән түбән температура сакланганда барыбер кыш санала иде.

Март башында кисәк җылытып җибәрде, елгаларда боз кузгалды, су күтәрелде, җирдәге туң эри башлады, торак пунктларны су басты. Гадәттә, бу хәлләр март ахыры-апрель башында күзәтелә торган иде. Шуңа күрә быел тагын (!) язны каршыларга әзерләнеп бетә алмый калдык.

ТУҢ КАТЛАМЫ ЗУР
 
Дөрес, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы су басуга каршы көрәш чаралары башланып китте, без язны каршы алырга әзер идек, дип хисап тотты. Узган елгы кебек, каш ясыйм дип күз чыгарып куймасалар ярый. Хәтерләсәгез, узган ел су басудан куркып, Куйбышев сусаклагычында су күләмен шактый киметкәннәр, нәтиҗәдә су кирәгеннән артык кимегән, урыны-урыны белән Идел хәтта кипкән дә иде. Иделнең суы «китте» дә, кешеләр су «төбеннән» алтын эзләп йөрде. Әллә кайчангы борынгы, инде күптән су астында калган агач трамвай юлларына тап булдылар хәтта. Кешеләргә кызык, ә экологлар һәм балыкчылар чаң сукты, Идел, Зөя, Казансуда су «китү» сәбәпле балыклар күпләп үлде. Куйбышев сусаклагычында гаепне Гидрометүзәккә сылтап калдырдылар: янәсе алар су басу куркынычы була дип кисәткән, шуңа күрә сусаклагычның суын кирәгеннән артык киметкәннәр. Су җәй урталарында гына «кайта» башлады.
 
Быел кар әз булды, тик туң катламы шактый тирән. Шуңа күрә су басу куркынычы бар. Температураның еш «уйнавы» аркасында яуган кар тыгызланып, туфракка туң булып утырган. Көзге салкыннар да үз эшен эшләгән. Казан шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов сүзләренчә, Татарстан башкаласында грунттагы туң 35-90 сантиметр, ди. Ә уртача күрсәткеч буенча 57 см булырга тиеш. Шунлыктан Казансу, Киндерка, Вертлевка, Нокса һәм Коры елга тирәләрендәге үзәнлекләрдә урнашкан торак пунктларны су басуы ихтимал, ди. Узган атнада Казан буенча гына да су басу турында 68 хәбәр алынган булган инде.
 
Казанның үзәк урамнарына су басу куркынычы янамый, дип тынычландыралар. Туфрактагы туң катламы эрүдән су басу янамыйдыр анысы. Тик яңгыр суы ага торган «ливневка»лар дөрес урнаштырылмау, чистартылмау яисә төзек булмау, юллар дөрес салынмау, чокыр-чакырлы булу сәбәпле Казан үзәген дә ел да су баса.
 
ТРАКТОР СУГА КАПЛАНГАН
 
Яз хәвеф-хәтәрсез генә узмый. 11нче мартта Буа районы, Кыят авылы янындагы су баскан күпер аша чыкканда трактор суга төшеп китеп, бер егет батып үлгән, дигән хәбәр килде. «Татар-информ» язуынча, Кыят авылы җирлегенә кергән Рус Киштәге авылында яшәүче Борис Герасимов Зөя елгасы аша салынган су баскан күпердән үзенең МТЗ-82 тракторында кешеләрне чыгарырга алынган. Александр Старостин белән Александр Сиротин Мәскәүгә барырга җыенганнар, шуңа күрә елганың икенче ягына чыгарга кирәк булган. Бу күпердән шулай тракторлар йөреп торган, кешеләрне, машиналарны чыгарганнар. Герасимов алдыннан гына да бер трактор үткән булган. Тик Герасимов тракторы күперне чыкканда, руле борылып китеп, елгага төшеп киткән. Тракторчы һәм Александр Старостин исән калган, ә 30 яшьлек Сиротин суга бата. Егетнең гәүдәсе һаман табылмаган иде әле.
 
«Татар-информ» хәбәрчесе Буага барган көнне Кыят авылындагы күпердә су 1,7 метрга күтәрелгән булган. Күпер янында «Керү тыела» дигән билге булган, 10нчы март көнне әлеге күпердән йөрүне туктатырга дигән боерык чыгарганнар. Шулай да кешеләр күпердән йөреп торган. Баткан тракторны һәм кешеләрне чыгарырга булышкан икенче бер тракторчы Владимир Самсонов журналистка болай дип сөйләгән: «11нче мартта иртәнге уннарга кадәр машиналарны чыгара идем, су әле күтәрелмәгән иде. Көндез су унбиш сантиметрга күтәрелде. Мин бу якта тора идем. Герасимов үзенең тракторында теге яктан килә иде. Беркемгә дә күпер аша йөрергә ярамый. Ә бу тракторчы үзен сынап карарга булган, күрәсең. «Кая барасың?!» – дип кычкырдым. Бер мәлне трактор суга ауды. Мин тракторымны кабызып, аларга ярдәм итәргә ашыктым. Хәтта МЧСка шалтыратырга да оныттым. Ике кеше тракторга ябышып чыкты. Аларның авызларыннан пычрак су ага иде, үзләре өшегән. Ә менә өченчесен, кызганыч, таба алмадык. Соңыннан коткаручылар да килде. Алар тиз килсәләр дә, егетне барыбер табып булмады. Авылга башка юл бар, диләр, әмма анда да йөреп булмый. Юл юк! Күперне күтәрергә кирәк – бары шул. Авыл халкы азаплана бит. Күперне төзәтә алмасалар, әйләнгечтәге юлны ясасыннар».
 
Тракторы суга төшеп киткән Борис Герасимовның кызы Елена да, башкалар да күпер белән бәйле хәл ел саен кабатлана, дип сөйләгән. Су баскач, утрауда калган кебек, әйләнечтән дә юл юк, авылдан чыгып булмый, дигәннәр. Әллә нинди яңа технологияләр, роботлар уйлап чыгарыла торган заманда бу! Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев күперне үзгәртү турында сүз бармый дип сөйләгән. «Бу – «низководный» күпер, ягъни ул үзенең проекты буенча су астына керергә тиеш. Аның култыксалары кушыла да, күпер су астына китә. Бүген бу типтагы күперләрне ясамыйлар. Алар республикабызда берничә генә. Кайбер елларда күпер 1-2 сәгатькә генә су астында кала. Әгәр су кинәт ташып китсә, күпер су астында 1-2 көнгә калырга мөмкин. Күпер атналап, айлап су астында тормый. Әгәр күпер су астында икән, кешеләрне көймәләрдә башка якка чыгаралар. 2012нче елда авылга урау юл да ачылды. Аны 2016нчы елда туктатып тордылар. Безнең үтенеч буенча, 2018нче елда янәдән ачтылар. Хәзер анда ремонт эшләре бара, 2020нче ел ахырына ремонт төгәлләнәчәк. Авылларга ризыклар, дарулар җиткерәбез. Фельдшерлар да, кибетләр дә эшли. «Автолавка»лар да бар», – дип сөйләгән җитәкче.
 
Буа районындагы фаҗига куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыккан, анысы аңлашыла. Тик бүгенге заманда, 1-2 көн генә булса да, дөньядан аерылып тору мөмкин түгел кебек. Эш кешесенә бигрәк тә. Ә бөтен дөньядан аерылып, утрау кебек кала торган авыллар республикабызда тагын бар әле.
 
Татарстанның рәсми порталында китерелгән мәгълүматка караганда, 2019нчы елда республикада 209 торак пунктка су басу куркынычы янаган. Аларның күпчелеге Казан шәһәре тирәсендә, шулай ук Биектау һәм Лениногорск районнарында урнашкан булган. Республика Премьер-министры Алексей Песошин узган ел су басуга каршы көрәшкә 15 меңләп кеше җәлеп ителгән, 477 миллион сум акча тотылган, дип хисап тоткан иде. Быел бу эшкә күпме акча бүлеп бирелгәне әлегә хәбәр ителмәде. Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында яңгыраган мәгълүматлар буенча, Татарстанның 51 торак пунктына, 15 юл участогына һәм 11 күпергә су басу куркынычы яный.
 
РЕКОРД
Быел кышын һава температурасы шактый рекорд куйды. Мәсәлән, 16, 17, 18нче гыйнварда Казанда 145 елга беренче тапкыр рекордлы температура теркәлгән. 16нчы гыйнварда иң югары температура күрсәткече +2,8 градуска җиткән, 17сендә – +4,2 градуска, 18ендә – +2,4 градуска. Тик быелгы гыйнвар иң җылысы түгел икән. Иң җылысы 2007нче елда булган.
 
Мартның беренче яртысында да рекордлар күп булган. КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова «Татар-информ» агентлыгына: «Быел 28нче февральдә ноль градустан плюслы күрсәткечләр ягына бик иртә күчеш теркәлде. Мондый хәлнең әле беркайчан да күзәтелгәне юк иде. Моңа кадәр ноль градустан плюска иң иртә күчеш Казанда 1975нче елның 7нче мартында теркәлгән иде. Норма буенча бу күчеш, гадәттә, 30нчы мартта була», – дип белдергән. Плюслы температура биш көн рәттән сакланса, күчеш дип санала. Белешмә өчен: Казанда метеокүзәтүләр 1875нче елдан башлап үткәрелә. Димәк, температураның нольдән шулай тиз өскә күтәрелүе 145 елга беренче тапкыр.
 
Гомумән, быел яз бер айга алдан килде, ди белгечләр. Календарьда яз ае саналса да, мартның болай җылы башланганы юк иде әле. Мартның беренче яртысында абсолют рекордлар күзәтелгән. 3, 7, 11, 12, 13 һәм 15нче мартта температура рекордлары куелган. Әйтик, 3нче мартта абсолют максимум +5,2 градус тәшкил иткән, бу – 1995нче елда куелган рекордтан 5 градуска артыграк. 7нче мартта Казанда 4,7 градус җылылык (элекке рекорд 2002нче елда булган – +3,9 градус) теркәлгән. 11нче мартта термометрның терекөмеш баганасы – +9,4 (2014нче елда – +5,7 градус), 12нче мартта – +9,2 (2016нчы елда +6 градус), 13нче мартта +6 градуска (2014нче елда – +4,9 градус) кадәр күтәрелгән. 15нче мартта Казанда максималь температура +8 градуска җиткән (элекке рекорд 2015нче елда булган – +6,6 градус).
 
Бу язманы әзерләп бетергәндә, яңа температура рекорды турында хәбәр ителде. 16нчы мартта Казанда температура +5,3 градуска кадәр күтәрелгән. Моңа кадәр рекорд 1975нче елның 16нчы мартында теркәлгән булган – +4,6 градус.
 
Ел башыннан бирле Казанда барлыгы 17 тапкыр температура рекордлары теркәлгән.
 
БУ КЫЗЫК
Америкалылар язның килүен байбакларга (сурок) карап белә. Әгәр җәнлекләр кышкы йокысыннан вакытыннан иртәрәк уяна икән – яз иртә килә, озак йокласалар – яз да соңара. Бу алымга Русиядә дә кызыкканнар. Берничә ел элек Санкт-Петербург шәһәр зоопаркында да байбаклар асрый башлаганнар. Һәм аларга карап, язның кайчан килүен теркәп баралар икән. Быел Августина белән Ижорик атлы «ирле-хатынлы» байбаклар 3 айдан да азрак йоклаган, февраль башында ук уянганнар. Чагыштыру өчен: узган 2019нчы елда март ахырына хәтле йоклаган булганнар. Җәнлекләр ялгышмаган: яз, чыннан да, иртә килде бит.
 
Гомумән, язның кайчан башлануын һәркем үзенчә исәпли. Байбаклар, әнә, үзләренчә. Календарь буенча яз 1нче марттан башлана. Астрономик календарь буенча – 21-23нче мартта, ягъни көн белән төн тигезләшкән вакытта. Төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме дә шушы көннәргә туры килә бит. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә «нәүрүз» «яңа көн» дигәнне аңлата. Аны табигать уянуы, җылыту һәм авыл хуҗалыгы эшләре башлану белән бәйлиләр. Фенологларда (ел фасылларына карап, табигать үзгәрешләрен өйрәнүчеләр) яз башы «күчеп йөри»: яз килүен һәр төбәктә кошлар кайтуына һәм үсемлекләр уяна башлауга карап билгелиләр. Метеорологлар исә тәүлекнең уртача температурасы ноль градустан артып киткәч һәм биш көн дәвамында шул арткан килеш торгач, яз килде дип исәпли. Быел метеорологлар үзләре «бездә аномаль җылы кыш булды, димәк, инде өч ай рәттән яз» дип шаярта.
 
ЯЗ СЫНАМЫШЛАРЫ
* Март башы көн кояшлы булса, яшелчә уңа.
 
* Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
 
* Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.
 
* Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.
 
* Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.
 
* Сыерчыклар иртә килсә, сабан ашлык уңа, соң килсә – арыш уңа.
 
* Апрельнең алтысында аяз булса, җәй коры килер; болытлы булса – ашлык уңар.
 
* Апрель азагында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.
 
* Май ае салкын булса – игенгә туклык.
 
* Майның алтысында төшсә чык – ул ел кыярга тук.
 
* Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә – зыян.
 
* Майның егерме берендә яңгыр булса, көз яңгырлы булыр.
 
* Яз көне терлекләр көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәйдә азык начар булыр.
 
Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит
Фото: Татар-информ

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 24.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»