|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2020 Мәдәният
Филармониядә “Виртуаль концерт залы”эшли башладыГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 23нче мартта “Виртуаль концерт залы”эшли башлады. Филармония сайтындагы әлеге бүлектә онлайн-концертлар, турыдан-туры трансляцияләр, архив язмалары коронавируска каршы карантин чоры беткәнче, 15нче апрельгә кадәр күрсәтеләчәк. Видеоязмаларны сайтта бары бер көн дәвамындагы гына карап була. Филармония сайты аша концертлар - түләүсез, теләгән бөтен кеше дә карый ала. Видеоязма барышында паузага куеп торырга, алдагы кадрны кире кайтып карау, ягъни “перемотка” мөмкинлеге бар. Барлык концертлар да сәгать 11дә башлана. Татар филармониясе архивыннан концерт видеоязмалары трансляциясе графигы:
25.03.2020 «На встречу 100-летию со дня рождения!» СССРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Зельдинның иҗат кичәсе. «Филармониада» Халыкара сәнгать фестивале (08.12.2014 елгы язма)
27.03.2020 Төрки телле илләрнең сәнгать осталары концерты.«Филармониада» Халыкара фестивале кысаларында узды. (13.12.2014 ел.)
30.03.2020 ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты. Солист – СССРның халык артисты Иосиф Кобзон. «Филармониада» Халыкара сәнгать фестивале. (2011 ел.)
01.04.2020 СССРның халык артисты Рөстәм Яхинның тууына 90 ел тулуга багышланган концерт. «Филармониада» Халыкара фестивале кысаларында узды. (2011 ел.)
03.04.2020 «Джазовая Казань» фестивале. “Нью-Йорк войсес” һәм филармониянең джаз-оркестры (09.10.2014.)
05.04.2020 ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры концерт. СССРның халык артисты Муслима Магомаевның 75-еллык юбилеена багышлана. (01.10.2017 елгы язма.)
07.04.2020 ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты. Солист – Ришар Гальяно.
09.04.2020 Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахмановның юбилей концерты (25.04.2015 ел.)
11.04.2020 ТР Фольклор музыкасы ансамбленең «Гәрәбә» программасы (06.11.2016)
13.04.2020 Сергей Есенинга багышланган әдәби-музыкаль спектакль. ТР Филармония музыкаль-әдәби лекторие һәм Рөстәм Галич. (18.11.2017 елгы язма)
15.04.2020 «Бал поэтов» (Михаил Лермонтов). Филармония музыкаль-әдәби лекторие (09.10.2016.)
--- |
Иң күп укылган
|