|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2020 Шоу-бизнес
Инсаф Марданов: “Күңелем яз тели”... бу җырны сагыну хисе белән башкарам”Эстрадага “Нигә елый ландышлар” җыры белән килеп кереп, тиз арада тамашачы мәхәббәтен яулаган, Балтач районы егете Инсаф Марданов тагын бер яңа җырын һәм шул җырга төшерелгән клибын тәкъдим итә. Бүгенге көнгә актуаль булган, яз темасына багышланган “Күңелем яз тели” җырын Инсаф ниндидер бер ностальгия, сагыну хисе белән башкара. "Чөнки гитарада уйнарга өйрәнгән яшүсмер чагымда ук бу җырны бик яратып җырлый идем”, - дип сөйләде ул. Шушы көннәрдә "Күңелем яз тели” җыры музыкаль интернет-кибетләргә сатуга чыкты. Җырны шуннан алырга мөмкин. Гадәттә, талантлы сәнгать әсәре йөрәкләргә үтеп керми калмый, бу очракта да, талантлы башкаручысы да, җыры да күңелләрне битараф калдырмый. Җырчының инстаграмдагы сәхифәсендә тыңлаучылардан уңай кайтавазлар килеп тора. Үсмер чакларны, егет чаклардагы хатирәләрен яңартып, Инсаф Марданов әле моннан бер ун еллап элек кенә дә авыл-район яшьләренең кичләрен дискотекаларга җыелуын, матур итеп кич утыруларын искә төшерә.
“Студент чакларымда да, укып бетергәч тә, җиде ел дәвамында үзебезнең авылда дискотекалар оештырдым. Район буенча хәйран гына халык җыела иде. Йөзләгән кеше урам тутырып кайта иде. Авыл клубы янында гитарада уйнап, җырлап, күңелле итеп кич утыра идек. Урамда күрешкәндә дә, дуслар миңа гитарасыз чыкма дип, әйтеп кайтаралар иде. Шул кич утырулар вакытында егетләр, кызлар танышып, дуслашып китәләр. Җанлы аралашу, бер-береңә гашыйк булулар, күз төшерүләр – барысы да шул кич чыгуларда була иде. Хәзерге көн белән чагыштырганда, телефонга текәлеп, интернет аша аралашып, ватсапта язышып утырмый идек. Өлкәннәр әйткәндәй, без яшь чактагы җыр инде бу, шул җырга яңа сулыш бирергә теләп аранжировка ясатып, яңадан яздырдым, - дип сөйләде Инсаф Марданов “Матбугат.ру”га. Хәзерге вакытта Инсаф Марданов мәҗлесләр алып бару өлкәсендә уңышлы эшли. Зур сәхнәгә чыкканчы ук ул күпләрне үзенең талантына мөкиббән иткән, үз тамашачысын булдырган яшь җырчы.
Моңарчы яшь җырчы Инсаф Марданов турында “Матбугат.ру”да язган идек, тулырак танышу өчен алдагы язмада укый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|