|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2020 Могҗиза
"Пеләшенә чәч үсте! Кашпировскийга телеграмма салдым" (БУЛГАН ХӘЛ)Миңа 1989 елда телевизордан Кашпировскийның дәвалау сеанансларын карарга туры килде. Ул иртә-кич дүрт көн булды. Беренчесен карый алмадым, җидесен бик яратып карадым. Бернинди файда өмет итеп түгел. Миңа гипноз-мазар тәэсир итми. Бу — гипноз да түгел. Элек җылы сүзгә мохтаҗ идек бит. Ярый хәзер, дингә якынайгач, яхшы сүзләр, теләкләр күбрәк әйтелә, языла, ишетелә башлады. Моннан ун еллар элек бер танышым: “Элек урамга чыгып, кара-каршы кычкырышулар була иде”, — дип искә төшерде. Аларның урамында андый хәлләр булган. Димәк, хәзер андый күңелсез хәлләрнең күзәтелмәве дин рөхсәт ителеп, мәчетләрдән азан тавышы яңгырап тору белән бәйледер, дигән фикергә килдек.
Ә Кашпировский һәрвакыт яхшы сүз генә әйтә, яхшылык турында гына сөйли, һәркемгә яхшылык тели иде. Шуңа күрә мин аның гадәттән тыш сәләтенә сокланып, куанып карап утырдым.
Берсендә тәндәге яраның эзе югалу турында сүз барды. Миндә дә бар бит яра эзе! Егерме яшемдә сукыр эчәгем шартлап, операция ясаганнар иде. Алабуга больницасында ярага нечкә резина трубка тыгып калдылып, 20 көн кырын ятып, үлек агызып яткан идем. Шуннан 14 сантиметрлап яра эзе калган иде. Мин ул чакта ябык идем. Хәзер шактый калынаелды. Теге яра эзе тирәндә калды. Карыйм — ул эз йомыла башлаган. Ягъни, чокырдан чыгып, юан гәүдә белән тигезләнә башлаган!
Кашпировский сеанслары вакытында кемдер йоклый, кемдер көлә, кемдер башкача кабул итә. Мин берни сизмәгән идем, ә организм сизгән икән бит! Җиде сеанс карау вакытында 14 сантиметрлы яра эзеннән бер борчак сыярлык урын гына тирәндә калды, калганы тигезләнде.
Иремнең баш түбәсендә пеләш барлыкка килгән иде. Як-ягында чәчләр бар. Пеләшлеген күрсәтәсе килмичә, аны шул чәчләре белән капларга тырыша иде. Кашпировский сеансларыннан соң пеләшенә чәч үсте! Мин — шаһит. Иремнең апасы: “Чәчем каралды”, — диде. Рәхмәт йөзеннән, үзебездәге үзгәрешләрне аңлатып, Кашпировскийга телеграмма салдым.
Яра эзенең югалганын күрмәсәм, Кашпировский сеанслары миңа тәэсир итмәде дип уйлар идем. Ә элеккеге хезмәттәшем менә нәрсә турында сөйләде: аңа кардәш тиешле хатын шәһәрдә яши, дәрәҗәле урында эшли икән. Гәүдә — саллы, авыруы да бардыр. Моның Кашпировскийның үзен күреп сөйләшәсе килә икән. Бара ул аның янына. Ләкин теләккә тиз генә ирешә торган түгел! Ниһаять, Кашпировский белән очраша. Ул “килдеңмени” дип колач җәеп каршы алмый, борылып кына карый да: “Нажралась! Пей соки, ешь овощи!” — дип, үз эшен дәвам итә. Ханымның моңа бик ачуы чыга. Кайтышлый ашханәгә керәләр. Беренче, икенче, өченче ашларга заказ бирәләр. Ханым ашны каба — керосин тәме килә. Ачуланып, алыштырта. Тик аннан да шул ук тәм килә. Икенче ризыкны китерәләр. Анысы да авызга кабарлык түгел ди. Алыштырсаң да шул ук хәл. Ә янәшә утырган кешеләрнеке алай түгел. Шуннан ашханә хезмәткәрләре боларның кем булулары, кайдан кайтулары белән кызыксыналар. Алар Кашпировский янына баруларын сөйләп биргәч: “Ул нәрсә әйтте?” — дип сорыйлар. Аңлашалар — димәк, бу ханым хәзер җимешләр генә ашый, соклар гына эчә ала икән. “Хәзер кардәшем фәлән килограммга ябыкты, саулыгы да яхшырды”, — дигән иде хезмәттәшем.
Мәсгудә. Сарман.
--- |
Иң күп укылган
|