|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2020 Бәйге
Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе игълан ителдеРоссия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы ярдәме белән мәгариф проектлары үсешенә ярдәм итү фонды яңа бәйге игълан итте. Әлеге «Наша история» - “Безнең тарих” дип исемләнгән Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе Бөек Ватан сугышы тарихына һәм батырлыклары белән тарихка кереп калган геройларына багышлана. "Татаркино" оешмасы хәбәр итүенчә, бәйге берничә номинациядә үткәрелә:
Эссе язу темалары:
«Пока мы едины, мы непобедимы», «Герои живут рядом» - 11-35 яшьтәге катнашучылар өчен;
Рәсем ясау темалары:
«Спасибо за мир» , «По следам военных событий» - 7 яшьтән 14 яшькә кадәге балалар катнаша;
Видеоролик темалары:
«Лица победы», «Рассказ о Великой Победе новому поколению» - 15-35 яшьтәге катнашучылар өчен;
Поэзия әсәре темалары:
«Не прервется связь поколений», «Слава, которой не будет конца» - 7 яшьтән 35 яшькә кадәр балалар һәм яшьләр катнаша ала;
Фәнни-тикшеренү эше темалары:
«Героические страницы истории России», «Война в судьбе моей семьи» - 11-35 яшькә кадәрге катнашучылар өчен;
Гаризалар 2020 елның 2нче апреленә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат my-history.ru сайтында.
Шулай ук 8 (499) 653 – 64-26, 8 -916 – 839-41-78 телефон номерлары буенча белешергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|