|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2020 Әдәбият
Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар галиме Резеда Ганиеваны соңгы юлга озатты (ФОТО)Күренекле татар галиме Резеда Ганиева соңгы юлга үзенең ишегалдынан озатылды. Ике әдәбият галиме - Зөфәр Рәмиев һәм Резеда Ганиева яшәгән йорт ишегалдына татар җәмәгатьчелеге, нигездә, коллегалары һәм шәкертләре җыелган иде. Озату мәрасимен филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов алып барды. Галимә белән хушлашу сүзләрен күренекле галимнәр Хатыйп Миңнегулов, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, галимә Флера Сәйфуллина, халык шагыйре Рәдиф Гаташлар әйтте.
Резеда Ганиеваның ире Зөфәр Рәмиев быел бергә гомер итүләренә 52 ел буласы икәнлеген әйтте, җыелган халыкка рәхмәтләрен җиткерде.Мәрхүмә Самосыроводагы Мөселман зиратында җирләнә.
Рузилә Мөхәммәтова, "Татар-информ"
--- |
Иң күп укылган
|