|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2020 Мәдәният
Раяз Фасыйхов: “Кыр казлары кайта, Аллаһка шөкер!”“Тезелешеп кыр казлары китә...” дип җырлаган Раяз Фасыйхов бу көннәрдә кыр казларының туган якларына тезелешеп кайтуына сөенеп, күңеле нечкәреп йөри. Өчпочмаклап тезелеп очкан кыр казларын видеога да төшереп куйган иде. Әлбәттә, җылы якларда кышлап, зур төркемнәр булып тезелеп, зәңгәр күкне сагыну хисе тулы авазларга күмеп, җирсегән кошларның, туган җирләренә кайтуына битараф калып булмый. Күңелләр тула, күздән яшьләр килә... Эчтән генә исән-сау кайткан кошлар өчен сөенеп, аларга изге теләк теләү – үзе бер йола. Кайтып җитә алмаганнары да күпмедер...
Бу күренешне күзәтеп калу, күрә белү - бик зур бәхет. Зәңгәр күкне тутырып очкан кыргый кошлар сагышы шуңа да милли моңнарга салынган бит инде. Кыр казлары турындагы җырларны саный китсәң, хәтсез генә җыела.
--- |
Иң күп укылган
|