|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2020 Мәдәният
Коронавирус сәбәпле дөнья виртуальләшә: тиздән Камал театрында онлайн-спектакльләр башлана
Шул нисбәттән, Камал театры зур эш алып бара. 6 апрельдә Камал театры сайтында спектакльләрне онлайн форматта һәм видеоязма рәвешендә күрсәтү сезоны башлана. Онлайн-трансляция репертуары 1 апрельдә игълан ителә. Онлай-спектакльләргә билетлар да 1 апрельдән сатуга чыга. Моңа кадәр онлайн-билет алган тамашачыларга якын арада спектакльләрнең онлайн-трансляциясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук, онлайн-билет алучылар, карантин беткәннән соң, шул ук билет белән, шундый ук бәядәге урында спектакльләргә чакырыла. Камал театры сайтында тамашачылар арасында туры эфирда күрергә теләгән спектакльләр өчен тавыш бирү дә бара.
Өстәп әйтергә кирәк, Камал театрына барып булмаса да, kamalteatr.ru сайтында театр буйлап 3D сәяхәт мөмкинлеге дә бар. Театр сайты аша кайбер спектакльләрнең видеоязмаларын дискларда сатып алырга мөмкин.
“Кадерле дуслар! Театрыбызның нурлы, якты, тарихи бинасы буйлап театрның эченә керми генә сәяхәт итү мөмкинлеге булдырдык. Әлеге виртуаль сәяхәт Сезгә 360 градустан театрның фойесын, гардеробын, зур залын, кассасын һәм башка урыннарын колачлаган 43 манзара тәкъдим итә. Виртуаль рәвештә булса да, театрыбызга керегез! Яраткан спектакльләрегезне исегезгә төшереп, театр атмосферасына чумыгыз! 3D сәяхәтне сайт kamalteatr.ru, гугл һәм Вконтакте төркеме vk.com/kamalteatr аша карарга мөмкин”, - диелә театр сайтындагы хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|