поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.07.2010 Җәмгыять

ПЕЧӘН ӨСТЕ

Хөрмәтле укучыбыз! Үткән сандагы «Сабан туе»н һәм хәзер син укыячак «Печән өсте»н мин бер көнне бер утыруда яздым. Шуңа күрә алар бер рухтарак булса, гаҗәпләнмәгез. Кәефнең әйбәт чагы иде. Җәй айлары бит. Җәй айлары турында начар кәеф белән язып булмый. Ярамый да. Җәйнең үпкәләве бар. Ул безгә кышка әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр бирә. Бөтен байлыгын алдыбызга куя.

Менә сиңа җир – чәч, үстер, игенен ал, амбарыңа салып куй. Әнә чәчәкле болын. Җиләк вакыты. Иелеп өзәргә иренмә. «Хутор кырында җиләк инде өлгергән», дигәннәрен ишетү үзе бер рәхәт. Дөрес, малай-шалайга әниләр кушканга җиләк җыю кызык түгел, ачуны китерә. Аның каруы, җыйган җиләгеңнең иң эреләрен учыңа салып, авызга шудыруга ни җитә?! Җиләкне юкә яфрагына төреп ашау да бик тәмле. Ышанмасагыз, җиләк вакытында Идел ярына – Хутор кырына килегез.

 

Җиләк белән мавыгып, «Печән өсте»н онытып җибәрәм икән ич. Кемнәргә ничек булгандыр, минем малайлык белән егетлек арасындагы гомеремнең иң матур чакларының берсе – печән өсте. Печән өсте, әлбәттә, бәйрәм түгел, шулай да...

 

Безнең авылның болыны Идел аръягындагы язын су астында кала торган җирдә иде. Су киткәч, печән котырып үсә иде. Көннәрнең бер иртәсендә атларга төялеп Идел ярына килеп туктыйбыз. Анда безне паромчы Чумак көтә. Ул:

 

– Куда прёшь? Монда кил! – дия-дия, урысчалап-татарчалап сүгенеп безне паромга төйи. Аның сүгенүенә берәүнең дә исе китми. Урыс булсын да сүгенмәсен, имеш. Шунысы яхшы – без дә аңардан сүгенергә өйрәнәбез – чөнки урысча сүгенә белү егетлеккә санала.

 

Аргы якка чыккач, бер чакрымлап ап-ак ком өстеннән барабыз да болынлыкка җитәбез. Тотынабыз куышлар корырга. Өлкәннәр куышның кабыргаларына яшь таллар кисә, өстенә ябарга печән чаба, без аларны ташыйбыз. Өч дүрт сәгать эчендә куышлар әзер була. Беренче төнне куыш эчендә йоклау оҗмахның түрендә төн үткәрүгә бәрабәр. Яңа чабылган печән исе борыннан кереп тәнгә тарала. Өстәвенә, борынның кызлар исен сизәр чагы җиткән. Күршедәге куышта алар чыркылдаша. Алар печән чабучыларга аш пешереп торырга, чабылган печән пакусларын әйләндерергә килгәннәр. Без, атларга атланып, чүмәлә тарттырырга тиеш. Кызларның күбесе бездән өлкән, аларның куышы читтәрәк. Безгә тиң кызлар үзебез янәшәсендәге куышларда. Әкрен генә үрмәләп, кызлар куышына керәбез. Кызлар чырылдап кычкыра. Шунда бер агайның үз куышыннан «Җиттеме сезгә, юкмы!» – дигән калын тавышы ишетелә. Без дә, кызлар да шым калабыз. Пышылдап кына ызгышабыз, аннан кайсы эләкте – шунысын кочаклап, шуңа бик тә канәгать булып, үзебезнең куышка шылабыз. Сөйләшер сүз озакка җитә. Атна-ун көн арып-талып эшләп, авылга без инде шактый ук олыгаеп кайтабыз. Сугышларда йөреп кайткан агайларның күргәннәрен тыңлаган булабыз, бездән өлкәнрәкләрнең мәхәббәт аңлашканнарын тыңлап, тәҗрибә туплыйбыз. Борчак ашы, солы боткасы, умач кына ашасак та, мускулларыбыз ныгый.

 

Алда безне тулы бер гомер көтә. Сөеләсе ярлар, туасы балалар, оныклар көтә. Аларга үсмерчакның якты хәтирәләрен сөйлисе бар. Безнең сүзебезне аларның күбесе аңламас та инде. Шәһәрләшкән буын «Печән өсте»ннән мәхрүм. Сагынып сөйләр өчен чәчәкле истәлекләре булыр микән бичаракайларның.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 7 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»