|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2020 Тарих
Милли музей да онлайн-режимга күчтеТатарстанда коронавирус таралуны булдырмау максатыннан, Милли музей һәм аның филиал бүлекләре дә 19 марттан 15 апрельгә кадәр ишекләрен япты. Шушы периодка планлаштырылган барлык чаралар күчерелә. Эпидемиологик хәл куркынычсыз дип игълан ителүгә барлык чаралар да үткәрелер, дип көтелә. Музейлар эше дә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты санитар-эпидемиягә каршы комиссиясенең 2020 нче елның 13 нче мартындагы 19 нчы номерлы «Яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны киметү буенча өстәмә чаралар турындагы» карары белән тукталып тора.
Әлеге вакыт аралыгында музейга интернет аша сәяхәт кылырга мөмкин. ТР Милли музее - museum.tatar.ru, Россиянең барлык музейлары - artefact.culture.ru, Россия Федерациясенең музей фонды каталогы - goskatalog.ru, әлеге сылтамалар аша музей экспонатлары белән танышу мөмкинлеге барлыгын исегезгә төшерәбез.
--- |
Иң күп укылган
|