Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2020 Шоу-бизнес
Ди-джей Радик яшәргә авылга күчкәнDJ Radik буларак билгеле булган җырчы, музыкант, продюсер, Мәскәү татары Радик Яруллин гаиләсе белән авылга күченгән. Нижгар өлкәсенең Рыбушкино авылында үз йортларында яшиләр. Үзенең инстаграм сәхифәсендә DJ Radik үзләренең авыл тормышы күренешләрен тасвирлаган фотоларын куеп бара. Авыл урамы буйлап квадроциклда элдерүе, балалар белән урамда уйнавы, тау шуулары, хәтта мунча керү фотолары да бар. Яруллиннар гаиләсенең уллары белән бәләкәч кызларына саф һава сулатып, шәһәр шау-шуыннан еракта, бик матур урында яшәп ятуларыннан хәбәрдар булдык.
--- |
Иң күп укылган
|