|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2020 Шоу-бизнес
Җырчы Рената Тейның иренең хәле авыр дип бәяләнә
Җырчы Рената Тейның тормыш иптәшенең хәле авырайган. Билгеле булганча, Рената Тейның ире Сәгыйрь узган ел автомобиль һәлакәтенә очраган иде. “Хәзергә иремнең хәле авыр дип бәяләнә. Без тернәкләнү курслары узабыз, яхшыга өметләнәбез”, - ди җырчы. Моңа кадәр әле ул тормыш иптәшенең савыгуы, алга китеш булуы хакында язган иде.
Билгеле булганча, Рената Тейның ире Сәгыйрь узган ел автомобиль һәлакәтенә очраган иде. Җырчы бу хакта улына хәбәр иткән, әмма әтисенең кулы һәм аягы гына сынган дип әйтергә мәҗбүр булган. Хәзер исә уллары да мәсьәләнең нинди катлаулы икәненә төшенде инде, ди җырчы.
Ренатаның тормыш иптәше тизрәк савыгуын теләп калабыз!
--- |
Иң күп укылган
|