поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.03.2020 Шоу-бизнес

Чәчкә: "Тормыш тәҗрибәсе шулай барлыкка килә. Сөйләп тормыйм"

Шушы җыры белән минем күңелемне яулады Чәчкә. Бар нәрсәгә дә үз көче белән ирешкән һәм үзенә бай репертуар туплаган, тамашачысын булдырган җырчы ул. Һәм гәзитебезнең бүгенге кунагы.

- Әле кайларда яшисез?
 
- Казанда үз фатирыбыз белән торабыз.
 
- Яраткан китабыгыз?
 
- Китап күптән укыганым юк, вакыт житми.
 
- Яратып караган фильмыгыз?
 
- Һинд киноларын яратам. Аларны карарга да вакыт юк, бик сирәк карыйм. Өйдэ, гомумән, телевизор карамыйбыз. Кирәкле нәрсәләрне интернеттан гына укып беләбез.
 
- Нинди ризыкны пешерергә, ә ниндиен ашарга яратасыз?
 
- Камыр ризыкларын пешерергә яратам. Авылда әби (нәнәй) белән үскәч (мин 3нче сыйныфны тәмамлагач, авылга күчеп кайттык - Мөслим районы Баланлы авылы), ничек пешергәннәрен күреп, өйрәнеп үстем. Аеруча ит бәлешен, бәрәңге тәкәсен яратып әзерлим.  Алма, мантый, кара шоколадны ашарга яратам.
 
- Үзегезне ике сүз белән ничек тасвирлар идегез?
 
- Сәхнәдә төрле характерда жырласам да, тормышта мин бик тыйнак кешемен.
 
- Тормышта нәрсәне беркайчан да эшләмәячәксез?
 
- Ялган/гайбәт сөйләү, кеше алдау, хыянәт итү кебек нәрсәләрне яратмыйм һәм эшләмәячәкмен. Аллам сакласын.
 
- Яшәешегездә иң катлаулы әйбер?
 
- Аяк-кул исән булганына шөкер итеп яшибез. Алай катлаулы нәрсәләр бар димәс идем.
 
- Буш вакытыгызны ничек үткәрергә яратасыз?
 
- Буш вакыт юк шул. Ялларда мунча керергә яратам. Үзем дә, ирем дә  мунча “кортлары”быз.
 
- Балачакта кем булырга хыялландыгыз?
 
- Балачакта - балерина, үсә төшкәч табиб булырга хыяллана идем.
 
- Ничек җырчы булып киттегез?
 
- 9 сыйныфтан соң Лениногорск музыка һәм рәсем педагогия училищесына укырга кердем. Анда, вокал дәресләреннән тыш, хор дәресләре дә керә иде, бик яратып йөрдем. Шунда ук баянда уйнарга өйрәндем. Училищены тәмамлагач, Казанга барып, читтән торып укырга кердем (2005).
Шул вакытларда беренче чыгышларым башланды, шигырьләр-җырлар иҗат иттем,  аудио-альбомнар чыгардым. Шулай әкренләп җырчы юлын сайладым.
 
- Иҗатыгыз, проектларыгыз турында да бәян итеп китсәгезче.
 
- Мин күбрәк үзем иҗат иткән җырларны башкарам. Чөнки күңелемә якын булган җырларны үземә ничек кирәк, шулай итеп язам.  Кайбер бүтән авторлар белән дә эшлим. Күбрәк татарча шансон стилен якын күрәм, шул стильдәге җырларны яратып башкарам. Җырларым арасында  күңелгә үтеп керә торган  - “Кайтуыңны кыр казы юрар”, “Карганмыйм язмышка”, “Ниләр булды сиңа, авыл”,  “Арыган йөрәгем”, “Туганнар” һ.б.; юмористик “Кабәхәт”, “Муен”, “Тәмәке”, “Мин үз-үземә хуҗа” һ.б.  җырлар да бар. Халык җырларын да яратып башкарам, концерт программама аларның берничәсен һәрчак кертәм.
 
- Җыр-сәхнәдән башка тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?
 
- Тормыш иптәшем белән банкетлар да  алып барабыз. Берничә ел элек үзебезнең “Веснушки” балалар сәнгать үзәген булдырдык. Шуның белән шөгыльләнәбез. Биредә хореография, брейк-данс, хип-хоп, вокал, театр, зурлар очен стретчинг (бөтен тәннең сыгылмалылыгын үстерүгә юнәлдерелгән махсус күнегүләр)  түгәрәкләре эшли. Балалар бик теләп йөриләр, конкурсларда катнашып,  уңышларга ирешәләр.
 
- Үзегез өчен гомерлеккә сабак булган хәлләр очрадымы?
 
- Андый хәлләргә һәр кеше юлыгадыр инде ул. Шуннан тормыш тәҗрибәсе барлыкка килә. Сөйләп тормыйм.
 
- Сезнең фанатларыгыз автограф алу өчен нинди дә булса гадәти булмаган гамәлләр кылганы булдымы?
 
- Футболкага автограф куйдым бервакыт.  Кулга, жилкәгә, аркага...  “Хәзер юынмыйм инде”, диеп әйтүчеләр бар иде.
 
- Сез уен коралларында шултиклем матур итеп уйныйсыз, кем өйрәтте?
 
- Балачактан өйдә бабайдан (картәтәй) калган баян бар иде, шуны “шыңгырдата” идем, училищеда профессиональ рәвештә уйнарга өйрәндем, шунда ук фортепиано дәреслэре дә керә иде. Гитарада үзлегемнән 2009 елдан башлап уйныйм. Бик ошый.
 
- Гадәттә, сайларга кушалар: я кыллы инструмент, я клавишалы. Бу бармакларның сизгерлегенә бәйле. Ә сез ике төрдә дә уйныйсыз. Кайсы җиңелрәк, кайсы якынрак?
 
- Күңел биреп уйнасаң, барысы да якын.
 
- Илһам чишмәгез кайда?
 
- Көн дә җыр язып утырмыйм. Шулай да уйламаган җирдән төрле җырлар башыма килә. Шунда ук язып куярга тырышам. Язмасам, онытыла.
 
- Әңгәмә өчен рәхмәт Сезгә, Чәчкә. Илһам чишмәгез саекмасын! Уңышлар юлдаш булсын!.
 
Чәчкәдән "Бәрәңге тәкәсе” рецепты
  
Камыр: 0.5 л. сөт, тоз, он, 50гак май. Камыр басабыз.
Эчлек: вак итеп шакмаклап туралган бәрәңге, суган, тоз, борыч. Яраткан кеше әнис тә сала.
 
Камырны кечкенә өлешләргә бүлеп, түгәрәкләп җәябез. Эчлек салып, пирожкилар ясыйбыз, якынча уч кадәр зурлыкта.  Духовкада пешерәбез. Пешкәч, буйга урталай бүләбез, көймәләр кебек итеп. Эченә май салып ашыйсы. Без гаиләбез белән бәрәңге тәкәсен сөт белән ашарга яратабыз. Телне йотарлык була, кайнар килеш бигрәк тә.
 Фото җырчының социаль челтәреннән алынды.
 Автор : Шаһиева Гөлназ

---
Өмет
№ --- | 20.03.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»