|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2020 Мәдәният
Кариев театрының Мәскәүгә гастрольләре майга күчерелә! Спектакльләрнең яңа графигы төзелдеИлдәге катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә Кариев театрының Мәскәү гастрольләре 16 һәм 17 майга күчерелә. Исегезгә төшерәбез, Мәскәүнең «У Никитских ворот» дәүләт театры сәхнәсендә «Кәҗүл читек», «Шәй-бу! Шай-бу» һәм "Супер кияү» спектакльләре күрсәтеләчәк. Шулай ук Кариев театры 15 апрельгә кадәр планлаштырылган барлык чара һәм спектакльләрне кичектерергә мәҗбүр. 28нче мартка билгеләнгән яңа премьера, Фәнәвил Галиев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Корт” спектакле 25-26нчы апрельгә күчерелә. “Безнең җыр гала-концерты да яңа датага билгеләнде, ул филармония залында 1нче октябрьдә узар дип көтелә. ⠀ Алынган билетлар белән апрель һәм май айларында булачак шул ук спектакльләргә керә аласыз. Билет акчасын bileton.ru, kassir.ru сервислары аша кире кайтарырга да мөмкин. Театр кассасыннан алынган булса, гариза язарга һәм үзегез белән паспорт, билетлар һәм, билетлар банк картасы ярдәмендә түләнгән очракта, шул картаны алырга кирәк.
⠀
Билетларны кире кайтару тәртибе: ⠀
Театр кассасыннан алынган булса, гариза язарга һәм үзегез белән паспорт, билетлар, банк картасы ярдәмендә түләнгән очракта, шул картаны алырга кирәк. Кассаның эш сәгате: 10.00-20.00 сәг. Тел.: (843) 237-62-51
⠀
bileton.ru, kassir.ru сервислары аша алынган билетларны кире кайтару өчен мәгълүматны аларның сайтларыннан таба аласыз: kzn.kassir.ru һәм test.bileton.ru
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф телибез! Театрда күрешкәнчегә кадәр!
⠀
Белешмәләр өчен телефон: (843) 237-93-52
--- |
Иң күп укылган
|