|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2020 Мәдәният
Тинчурин театрында спектакльләр кичектерелә! Билетларны кайтару мөмкинТатарстан Республикасында, коронавирус таралуны булдырмау максатыннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 19 нчы марттан алып 15 нче апрельгә кадәр планлаштырылган спектакльләр кичектерелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты санитар-эпидемиягә каршы комиссиясенең 2020 нче елның 13 нче мартындагы 19 нчы номерлы «Яңа коронавирус инфекциясен кертүне һәм таратуны киметү буенча өстәмә чаралар турындагы» карары чыгуга бәйле рәвештә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачылар белән очрашуларны туктатып торырга мәҗбүр. Барлык өстәмә мәгълүмат, рәсми сайтта һәм социаль челтәрләрдә игълан ителәчәк. Бүгеннән театр кассасыннан сатып алынган билетларны театр кассасына көн саен 10:00-19:00 кадәр кайтарып була.
Билетларны кире кайтару тәртибе:
1. Спектакльләргә билетлар театр кассасында сатып алынган булса, кассага килеп, гариза язарга (үзегез белән паспорт һәм билетыгызны алырга онытмагыз!);
2. Билетлар банк картасы ярдәмендә түләнгән очракта, шул картаны алып килергә кирәк. Бу очракта акча кайтару вакыты якынча 3 тәүлек тәшкил итә.
3. Театр сайты аша сатып алынган билетлар театр партнеры — bileton.ru компаниясенә кайтарыла.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге телефон номеры буенча: 8 (843) 238-56-17
Тинчурин театры коллективы әлеге вәзгыятьне дөрес кабул итүегезне сорый, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек тели!
--- |
Иң күп укылган
|