поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.07.2010 Мәдәният

БӘЛӘКӘЙЛӘР

БӘЛӘКӘЙ СӘХӘБИ

 

Мин шундый идем...

 

Белмим, сез минем кечкенә чагымны ничек күз алдына китерәсездер, әйтә алмыйм. Хәзерге кыяфәтемә, шөгылемә, эшләгән урыныма карап, һичьюгында, карале бу Рафаэль Сәхәбиев шундый шук, шаян, тәртипсез булган икән дип уйларлык түгел. Чөнки, йөземдә зыялы караш, гәүдәм ыспай, һөнәрем – опера җырчысы, консерватория укытучысы! Мин үземне әллә нинди зур шәхес дип чутламыйм, ә шулай да… Һәрхәлдә, татар җыр сәнгатен сөючеләр мине таныйлар, беләләр, хөрмәт итәләр. Олы рәхмәт аларга! Ә менә яшьләргә, кайчандыр операда сәхнә тоткан җырчылар булганын белеп торсалар комачауламас иде. Бу – СССРның халык артисты Азат Аббасов, легендар Фәхри Насретдиновлар, соңрак буын – Хәйдәр Бигичевның (мин ир-зат җырчыларын гына санап үтәм), әле дә исән-саулары – Мөнир Якуповларны, Руслан Дәминовларны һәм без фәкыйрегезне... Мин үземнең бала чагымдагы кайбер ялгыш адымнарымны да һич яшерми язып бирергә булдым. Андый ялгышлыклар һәммәбездә булгалый, ләкин бу киләчәктә начар кеше булачаксың дигән сүз түгел әле. Бүтән кабатламаска өйрәнәсең икән, алар сине бары тик тәрбиялиләр генә...

 

Тамак кипкәч

 

Миңа дүрт яшьләр булгандыр. Җыенга (Сабан туе алдыннан бер ай чамасы бәйрәм вакыты) әче бал куялар иде. Ул вакытларда әле хөкүмәт үз аракысы белән халыкны хәзерге кебек сыйламый, кибеттә дә шешәле шәраблар бу кадәр масаеп утырмыйлар иде. Һәркем кунаклар чакыра, ә кунакны чәй белән генә каршы алып, озатып булмый – «мәй» кирәк. Менә шул «мәй» мич башында чүмереп, матур гына җырлап утыра. Аны нәкъ Сабан туйларына өлгереп җитәрдәй итеп куялар. Агач кисмәк , башында борыны. Әти көн саен тәмен татып карый, көчен, куәтен чамалый. «Их, тагын әзерәк торса! – дип иреннәрен чапылдатып куя. Тәмледер инде, чокыр төпләрен ялап ала бит. Икенче көнне тагын килә, бераз агызып ала: «Булгандыр инде, өлгергәндер, дия. Әллә сабан туй көненә өлгермәс дип курка, әллә бәрәңге утыртканда ял итәргә җай табып, чамалап керә. Әйе, бәрәңге утыртабыз. Әйтәм бит, мин әле бик кечкенә. Нәрсә беләм соң мин? Тәрәзәләр ачык, мин утыртучыларны күзәтәм. Тамагым кибеп китте. Тоттым да әти кружкасына теге кисмәктән шул «су»ны агызып эчеп куйдым. Рәхмәт! Шундый тәмле компот булып чыкты ул!

 

Калганын әнкәй сөйли: бер заман нишләп тавышы чыкмый соң бу баланың дип кереп карасам, син изрәп йоклап утырасың, ди. Сөялеп кенә.

 

Менә, җәмәгать, хәзер минем хәмер дегустациясендә осталыгымның кайчан башланганын белдегез инде.

 

Чалбар үтүкләү

 

Без гаиләдә биш малай, бер кыз үстек. Шулай үскәнгә кызлар эшен дә үзем башкара идем. Беренче сыйныфка барган елны миңа вельвет чалбар алдылар, пиджәге дә шул материалдан иде. Чалбарын үземә үтүкләргә туры килде. Инде мин аны бөтен кануннарына туры китереп башкардым. Аннары сызгыра-җырлый ындыр артлап, тыкрыктан мәктәпкә юнәлдем. Чалбар шәп бит, күрәләр микән? Кинәт күзем чалбарга төште: күрәм, аркылыга үтүкләгәнмен бит, сыры як-якка туры килгән. Ярый әле берәү дә күрмәде. Өйгә йөгердем. Тиз генә үтүкләп бирделәр.

 

Һөнәр сайлыйм

 

Һәркем башыннан үтә торган нәрсәдер инде ул һөнәр сайлау. Кечкенә чагында әллә кемнәр булып бетәсе килә. Машина күрсәң – шофер буласы килә, трактор күрсәң – тракторчы, комбайнчы буласы килү дә үтте минем баштан. Мәктәптә укыганда минем клоун буласым килде. Шәп һөнәр бит – бөтенесен көлдерәсең. Аннан соң кинәт баянчы буласы килә башлады. Йөрәк сыза, их бер уйнап җибәрсәң, бөтен кызлар синеке булыр иде дим. Әйбәт музыкант булыр өчен нота белергә кирәк икән шул – авыр эш, миннән булмас. Бу хыялымнан өметемне өздем, ПТУга китеп бардым.

 

Әле бәләкәйрәк чагымда тракторларга, комбайннарга май ташучы булып урнашасым килеп киткән иде. Нигә дисезме? Безнең урамнан дегет арбасына утырып, калын тавышлы, авызына тәмәке капкан марҗа апа үткәли иде. Их, мин әйтәм, шуның кебек тәмәке тартып барсаң иде!.. Шул хәтле җайлы эш – атка: «На, малкай! – дип кенә әйтәсе бит. Арба артына тагылган дегет чиләкләренә хәтле күңелгә якын тоела башлады, минсиңайтим!

 

Менә инде артист булынды. Җиңел эш эзли-эзли килеп каптым. Моннан да авыр эш юктыр дөнья йөзләрендә!..

 

Солдат булып алдым

 

Әле солдат буласы килүемне язмаганмын икән. Мәктәптә укыганда мин хәйран юан идем. Гәләфи киеп, солдат каешы буып йөрдем. Бишмәткә погоннар тагып саташтым. Бер вакыт, дәрес алдыннан каешны катырак тарттыруда ярышабыз. Мин җиңәргә тиеш! Шул хәтле дә кысканмын бүксәне – каешны инде ычкындырып булмый! Тын кысылды. Агара башладым. Инде укытучы да керде. Берсенең дә гамендә дәрес юк – минем белән маташалар. Мине партага сузып салдылар, эчкә басып каешны ычкындырмак булалар. Инде «бетәм» дигәндә генә, ничек булгандыр ул, каеш ычкынып китте тәки. Ну көлделәр дә инде соңыннан, һәм журналга «2»ле дә чәпәлде әле.

 

Әтине танымадым

 

Иң кечкенә вакытымның бер вакыйгасын хәтерлим. Минем әти бик оста артист иде. Алар бөтен укытучылар коллективы белән концертлар да, спектакльләр дә куялар, Яңа ел кичәләре дә уздыралар – бер сүз белән әйткәндә, әллә ниләр кыланалар иде. Хәтеремдә Яңа ел бәйрәме – чыршы кырыенда тезелешеп утырабыз. Кыш бабай килә дә берәребезнең исемен әйтеп, йә шигырь сөйлә әле ди, йә бие ди, җырла ди. Шул вакыт бу минем янга килде дә: «Әйдәле, Рафаэль, һөнәреңне күрсәт әле!» – димәсенме? Мин куркып елап җибәрдем. Кыш бабай шунда, сакалын аска тартып, йөзен күрсәтте. Шаклар каттым – әти икән бит бу. Шуннан соң тынычландым инде.

 

Бәлки, шушы мизгел миңа артистлык тылсымын таныткандыр.

 

Саңгырау

 

Беркөн әти белән әни кинога киттеләр. Без энекәш белән икәү өйдә калдык. Кино беткәч, болар кайтканнар, шакыйлар, шакыйлар, мин ишетмим икән. Бүселеп йоклаганмын.

 

«Рафаэль, Рафаэль!» – дип кычкыргач, исәрләнеп верандага чыкканмын, ләкин, нишләптер тагын кереп ятканмын.

 

 – Рафаэль, ач улым!

 

Мин:

 

 – Кем бар анда? – Тагын борылып киткәнмен. Инде ярты сәгать рәттән кычкырганнар. Әти балта алып өй почмагын төя башлаган:

 

 – Рафаэль, Рафаэль!

 

Интегеп беткәннәр. Энекәш тә уянмаган бит, ичмасам.

 

 – Нишлисең син, улым! – ди икән әти. – Үлдең мәллә?

 

Шуннан соң алар беркайчан да кинога бармадылар. Ә бит югыйсә булачак җырчының колагы яхшы ишетергә тиеш.

 

Арка таба, кул урлый

 

Яшьләргә бер «этлек» өйрәтеп алыйм әле. Хәер, хәзер андый заман түгел инде. Кыяр урларга өйрәтмәкче идем. Аны кул белән капшап табып булмый, фонарь кабызып йөрергә дә ярамый, күрергә мөмкиннәр.

 

Без менә болай эшли идек. Кыяр түтәленә аркаң белән ятасың шунда, кай төшеңне нәрсәдер каезлый. – Кыяр дигәнең шул була инде. Рәхәтләнеп җыясың.

 

Ат билендә

 

Юктан килеп чыкмагандыр инде ул бәләкәй чакта ук волокушага печән, салам төяп ат белән эскерткә тарттырулар. Атта йөрисе килү дә малай-шалайның бер хыялы иде инде ул. Җилдереп кенә ат өстендә төшке ашка кайту үзе бер могҗиза. Күрше Раиф бигрәк оста иде ат дигәндә. Йөгереп килә дә сикереп сыртына менә дә куна. Ә мин капка төбендәге утыргычка басып кына менә ала идем. Минем атның исеме «Липат». Шул хәтле куркак ат. Бер заман чаптырып барам, басудагы чөгендер чүмәләсеннән куркып шып туктады бу. Мин тимер сука кырыена мәтәлеп килеп төштем. Сукага эләккән булсам, Рафаэль Сәхәбиев дигән артистны белмәгән булыр идегез. Ходай Тәгалә саклаган.

 

Дустым Толик

 

Безнең Шәңгәнче авылы уртасында бик тирән һәм киң буа бар иде. Андагы балык! Шунда бервакыт миннән олырак абыем Рафис белән бер тас балык тоттык. Кармакка. Бик соң кайтканга күрә, кичен чистартып маташмадык, өстенә кәгазь каплап, чоланда калдырдык. Иртән торсам – ике балык калган. Мәчеләр ташып бетергән. Әллә шуңа күрә, мәче халкына хөрмәтем зур түгел. Этләр белән бик дус үзе. Безнең Сарбай белән Толик атлы этләребез бар иде. Аларга мин кышын чана тарттыра идем, җәен бергә каз көтәбез, балыкка барабыз. Толикны атып үтерделәр. Кем атканын беләм, хәзергә хәтле шул абыйга хөрмәтем юк. Аңлыйм да югыйсә, авылда чир таралган чак. Этләр тарата диделәр. Нишлим соң, Толикны жәллим. Ул бит ишек алдыннан да чыкмый иде, гел минем белән йөри иде.

 

Без аны дусларым белән авыл башындагы тау итәгенә күмдек. Кабере өстенә: «Монда ерткычларча үтерелгән Толик ята» – дип язып та куйган идек. Күп еллар үтте, әле һаман шул тау кырыеннан үткәндә Толикны искә алам.

 

Яшәсен кунак кызлары

 

Мин, нигәдер, үзебезнең авыл кызларын яратмадым. Хәер, яратмадым дип әйтү дөрес тә түгелдер. Күз төшеп, акылдан шашып, аның өчен үләрдәй булып йөргәнем булмады. Кечерәк вакытта, яз җиткәч, яшел чирәм чыккан җирләрдә кызлар белән төрле уеннар уйнаштырадыр идек. Ул күбрәк малайлар уены була торган иде. Кайсыдыр кызны яклаштырыбрак маташсаң – елатканчы үртиләр, янәмәсе, мин аны яратам булып чыга. Ташаяк белән дә уйнадык, курчаклар белән дә. Үсә төшкәч, бераз борын астына мыек чалымнары сызылгач, бергәләп йөзек салышлы да уйнадык. Ничек әле?

 

Зәй, Зәй, Зәйнәбем,

Атны кая бәйләдең?

Алмагачка бәйләдем.

Алма төште шап итеп,

Зәйнәп чыкты ялт итеп!

 

Менә искә төште. Учларына йөзек салганны көтеп утыручы кызлар, малайлар күз алдына килде. Берәүләре көенеп утыра, берәүләре сөенеп. Чөнки көенгәненә җә биергә, җә җырларга җәза бирелә, ә аның кулыннан бернәрсә дә килми, таланты юк. Сөенүчесе, кем йөзек салуына карап, куанып утыра. Их, миңа салса иде ди. Бу фал аны яраталар дигән сүз дә бит әле. Малайлар йөзекне минем кем учына саласымны белеп торалар. Ул кызны сикереп чыкканчы ук тотып алалар. Исемен әйтмим. Инде байтак еллар үтсә дә, җә оялыр.

 

Ә менә кунакка кайткан кызлар өчен үлә идек. Ул ял көннәре җиткәнен көтеп кенә торабыз – шәһәрдән безнең авылныкыларга ияреп кызлар кайта. Сабан туйлары җиткәнне көтүне әйткән дә юк. Бер заман Мәскәүдән берәү кайтты. Ул аның гәүдәсе, йөрешләре, чибәрлеге. Шуның кулын гына тотып карасам да дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмас кебек иде. Кулын тоттырды үзе – тән буйлап чымырдап кайнар ток йөгерде. Шунда көн тагын да ныграк эсселәнеп китте. Русчалы-татарчалы итеп бераз сөйләштек тә әле. Тик нәрсә турында сөйләшкәнне хәтерләмим. Мин үземне – «Рафаэль!» дидем, ул үзен – «Гөлсинә!» – диде. Без бүтән күрешмәдек. Ә ул сабантуй минем күңелдә иң шәп, иң матур бәйрәм булып истә калды. Мәхәббәт ул булса була, булмаса юк. Ул китте, бетте, дөньяда яшәүнең мәгънәсе җуелды.

 

Әй, кызлар бетмәгән лә! Күрше Разим белән шәһәрдән кайткан кызларны озатырга керештек. Бер кичкә өчәр кыз «озаткан» чаклар булды. Разим икене дисә, мин өч кыз дим, ул: «өч!» – дисә, мин «дүрт!» – дим. Нәрсә, телнең сөяге юк бит, сынмый. Минем баянда уйнарга өйрәнүем дә шул кызлар миңа карамас микән дигән хыял белән бит инде. Кара мунчаларга кереп көне-төне шыгырдатуымның нәтиҗәсе хәйран булды. Кичке уеннарда, клубтагы «вечер»ларда мин идем инде баянда сыздырып уйнаучы. Тик файдасына караганда зыяны күбрәк шул. Ник дисәң, кич буе уйнап утырасың, бер заман, инде таралышырга вакыт җитәрәк, кызлар капылт кына торалар да клубтан чыгып шылалар. Каласың шунда баяныңны кочаклап берьялгызың. Чыгуыңа егетләр кызларны өлеләп бетергән булалар. Соңыннан мин дә җаен таптым тагын: уйнап утырам-утырам да, шалт итеп баянны эскәмиягә куям, ишек төбенә барам да басам. Кызлар күтәрелеп ишеккә килүгә үземә ошаганын эләктереп тә алам.

 

     


Рафаэль СӘХӘБИЕВ
Казан утлары
№ 7 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»