|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2020 Шоу-бизнес
Әлфинә Әзһәмова: “Сәхнәгә чыгасым, таныласым килмәде”Кемдер гомер буе зур сәхнә, танылу, мактаулы исемнәр, алкышлар турында уйлап яши. Бөтен көчен шушы хыялларын тормышка ашыруга сарыф итә. Ә менә Әлфинә Әзһәмова беренче җырыннан ук популяр булып киткән. Тамашачы күңелен яулауның сере нәрсәдә соң? – Сәхнәгә вакытында чыгуымдадыр бәлки һәм үзенчәлекле тавышымдадыр. Мин кешене кабатламадым, табигатьтән килгән тембр.Тавышым нервларына тигән кешеләр дә булгандыр, ләкин күбесе яратты.
– Артист буласыгыз килә идеме?
– Заводта эшли идем бит мин, туганнар, дуслар арасында гына җырлый идем. Чаллыда “Күңел радиосы” барлыкка килгәч, җыр яздырып шунда бирергә киңәш иттеләр. Киосктан автор-башкаручы Мөдәррис Газетдиновның аудиокассетасын сатып алып, “Төнге урам” дигән җырын сайладым да, үзе белән элемтәгә чыгып, башкарырга рөхсәт сорадым. 2002 елда аны “Күңел радиосы” яңгыратты һәм “Барс медиа” продюсерлары ишетеп алып, бу җыр популяр булды. Җырларга ярата идем, ләкин сәхнәгә чыгарга теләмәдем. Таныласым килмәде.
– Бөтен кешегә дә мактаулы исемнәр өләшәләр, “мин кемнән ким соң” дигәнегез бармы?
– Уйлаган да юк аның турында. Бер әңгәмәдә дә “нигә миңа бирмиләр” дип сүз кузгатканым булмады. Ул исем бүгенге көндә нәрсә бирә? Сәхнәгә чыкканда зурлап игълан итәләр инде, үзара мактанырга ярап тора...
***
Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак"ның 8 нче саныннан укый аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|