поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.03.2020 Язмыш

"Мин бу могҗизага ыша­­­нып ук бетмәгән идем. Чүт егылмадым"

Никахлар әүвәл күктә, аннан соң гына җир­дә укыла, диләр. Дөрестер, синең насыйбың туганда ук билгеле буладыр. Миңа бер туйда утырырга туры килде. Ата-ананың бик җаваплы көннәре: улларын өйләндерәләр.

Түр башына кунаклаган кара костюмлы кияү егете бөркеткә, ә кәләш чүлмәк тутырып аткан ак чәчәккә охшаган. Табындагы тәм-том белән сыйланган кунаклар алардан күзен алалмый. Ә йортына килен төшергән хуҗабикә Әлфия апа, ике басасын бер басып, очып йөри. Иренең дә зәңгәр күзлә­рендә елмаю. Әти- әнисенең ризалыгы белән өйләнгән икән егет, шуңа болар шат икән дип уйладым. Чөнки эчтәге борчу чир кебек бит ул, ничек кенә яшерсәң дә — йөзеңә бәреп чыга.

 
Туй мәҗлесеннән соң вакыт табып, Әлфия апа миңа үзенең язмышын сөйләде. Мин аны үзгәрт­мим, бары тик хатынның башыннан кичергәннәрен кыскартып, укучыга ярак­лы өлешләрен генә калдырам.
 
— Миңа уналты яшь иде, — ди Әлфия апа. — Җәйге эссе көн, яңгыр яумаганга да байтак. Йөгерә-йөгерә яшелчәләргә сибәргә тау астындагы чишмәдән су ташыйм. Турыбыздагы коеның чылбырга эләктергән чиләге тишелде, ә әти белән әни кунакта, өч көннән генә кайталар. Минем карамакта алты яшьлек сең­лем дә дүрт яшьлек энем. Нәниләрдә дөнья кайгысы юк, күрше балалары бе­лән туп сикертеп уйныйлар. Чиләкләр авыр, кө­ян­тә җилкәне кисә, аска гына карап атлыйм.
 
Җир астыннан калыктымыни, кинәт каршыма бер әби килеп басты. Ят әби, безнең авылныкы түгел. Ак яулыгын туздырып бәйләгән, кулында буынтыклы таяк, аркасына капчык аскан.
 
— Тамагым кипте, ике генә йотым эчим әле, бәбкәм, — диде карчык. Аңа җайлы булсын өчен чиләкләремне җиргә куйдым.
 
— Иллә безнең чишмә суы кебек баллы, — диде әби, мактап. — Ике улактан ага безнеке. Берсе — тимер улак, икенчесе — агач. Ансыннан аккан су йомшаграк төсле. Рәхмәт, бәбкәм, мосафирның сусавын бастырдың. Күрше районнан мин, мамык шәлләр сатам. Мондаен эсседә кем кызыксын диген­, кышкы суыкларда туңсалар гына җылы әйбер караштыралар шул. Авылыгыз зур икән, бәбкәм. Көчкә урыйм менә. Аякларым арыды.
 
— Ерак чакрымнардан килеп шәл сатмасаң акчаң юкмыни, әби? — дидем.
 
— Ыстудин оныгыма булышам, миндә үсте ул, — диде карчык. — Нужа йөртә, бәбкәм. Пинсәм кечкенә. Ул җегетнең өс-башын да бөтәйтәсе бар. Әнкәсе бала таба да таба. Унау хәзер. Исәбен югалт­ты килен.
 
Әбине үзебезнең дәү әни белән чагыштырдым. И-и, безнең әбекәй нинди рәхәттә яши икән!
 
Карчык, юлын дәвам итәргә ниятләп, капчыгын күтәргән иде, җиңеннән тартып туктаттым. Ул миңа нигәдер бик кызганыч тоелды.
 
— Әби, тамагың да ачкандыр, иеме?
 
— Ходайның рәхмәте, кортка, сиңа кызу, димәде. Ачты шул, бәбкәм. Бе­рәрсеннән капкаларга ипи кыерчыгы сорасам, ачуланмаслар, шәт, — диде.
 
Мин инде олылар кебек җитдиләндем.
 
— Әби, әби, әйдә безгә, аш та пешкән, чәй дә кайнаган. Әниләр кунакта, мин бәләкәчләр белән генә, — дидем.
 
Карчык, рәхмәт укый-укый, артымнан иярде. Без кырый йорт идек, узган-барган юлчыларны чәй эчертеп җибәрү гадәткә әйләнгән, олылардан күрмәк, хәзер мин дә кунак сыйларга җыенам.
 
— Үзең пешердеңме, бәбкәм, бигрәк тәмле, — дип ашады әби ашны. Чәй янына коймак та чыжлатып алгач, бөтенләй шаккатты. — Сөбханалла, яшь кенә башы белән аш-суга остарган, — диде. — Коймаклары авызда эри. Кем өйрәтте, бәбкәчем? Әниеңме? Атаң бәхетле җан икән. Минем килен рәхәт күрсәтми малайга, һай бәхетсез дә минем малай! Яткан урыны — каты, ашаган ризыгы — коты. Әтисе сугышта үлде, ятим үсте. Киленне тиргәмим дә үзе, тапсын бала. Малайга тәрбия юк, малайга.
 
Мин — яшүсмер, ничек юатыйм инде, «әйе, әйе» дип, баш селкеп тыңлап утырдым.
 
— Ирнең бәхете хатыннан, бәбкәм, — диде карчык, дога кылгач. — Бала өммәтеннән ул ир. Ашатсалар — ашый, ашатмасалар — ач килеш ятып йоклый. Көнозын тегермәндә он тарттырган балакаема өйдә «аш әзер» дими­ләр. «Син килеп пешер, пычагым да эшең юк, мин балалар карыйм», — ди килен, әзрәк әйткәләсәң. Кодагый да ялкаурак кемсә иде, мәрхүмә. Шулар нәселе белән туганлаш­мыйк, дидем, тыңламады, малай. Зар зар белән, юл юл белән, мин кузгалыйм, хуш, бәбкәм.
 
Әби, капчыгыннан болыт кебек күпереп торган ап-ак шәл тартып чыгарды да иңнәремә япты:
 
— Мә, бәбкәм, Шәмсенур әби бүләге дип бәйләрсең. Җегетең бармы соң?
 
— Юк, — дидем мин, кызарып һәм бик ошаса да шәлне әбигә кире суздым:
 
— Әниләр ачуланыр, кирәкми.
 
Карчык кулымны этәрде:
 
— Мин аны сиңа бушка гына бүләк итмим, бәбкәчем, — диде. — Кайгырма, сатмыйм да. Син миңа япан кырда бер теләк теләргә генә рөхсәтең бир. Оныгым тәүфыйклы, акыллы бала. Зур укуларда укый. Шәл бәйләп, мин аңа әз-мәз акча юнәтәм. Әнкәсе ише пошмас хатын эләкмәсен иде күз нурыма. Сиңа юлыксын иде ул, синең белән кавышсын иде, бәбкәм. Шуны елап-елап сорармын мин Ходаемнан.
 
«Егет» дисәләр, бит очларым алланган чаклар иде, ояла-ояла «ярар» дип, кунакны капка тө­бенә кадәр озаттым. Әбинең хыялы, билләһи, көлке иде. Алдаштым мин, бар иде егет дигәнем, бар. Быел ул мәктәпне тәмамлады. Казанда педагогия институтында укырга тиеш. Ә мин икенче елга имтиханнар тотасы. Наил белән безнең мө­нәсәбәтләр дуслык чиген узып, мәхәббәт күперенә якынлашкан, без бергә-гомергә калырга вәгъ­дәләр дә куешкан идек. Ә монда ниндидер карчык Ходайдан мине оныгына сорамакчы!
 
Шәл матур, ныграк кыс­саң, учка сыя иде. Мин аны әниләргә күрсәтеп мактандым да бүтәнен ләм-мим. Тора-бара сәер әбине дә, аның сәер теләген дә оныттым. Яшьлек вак-төяк вакыйгаларга игътибар итәргә яратмый, олыгайгач кына берәм-берәм үткәннәреңнән хатирәләр чүплисең икән ул.
 
Бер елдан мин дә Казан педагогия институтына укырга кердем. Төскә-биткә чибәр булганга, Наил көнләшеп үлә иде. Егет-җиләнне якын да китерми. Хәтта лекцияләр арасындагы тәнәфесләрдә дә аудитория ишегеннән башын тыгып тикшерә. Мин, әлбәттә, гарьләнә идем. Җитмәсә, группа егетләре аңа Озын Койрык дигән кушамат тактылар. Наил күренде исә, кызлар: «Әнә, койрыгың», — дип, хихылдаша башлыйлар. Ачулансам, авылдашым: «Нишләтим, яратам», — дия. Шуннан мин, йомшарып, кичерәм инде. Ләкин көнләшкән кеше туйдыра икән, сеңлем. Туйдыра да, арыта да. Наил бит артыгын кылана: «Син бүтәннәргә каш сикертәсең», — дип, бер гөнаһсыз башыма әллә нинди гаепләр тага. Мин: «Син бу чирең белән мине дә авыруга сабыштырасың», — дисәм, ул тагын: «Яратам», — дип үзәкне өзә.
 
Өч ел без Агылый бе­лән Тагылый булып йөрдек. Диплом алгач, егетемне Казан мәктәпләренең берсенә эшкә билгеләделәр. Ул махсус үзе шулай эшләде: минем бер ел укыйсым бар, әгәр ул авылга-фәләнгә китсә, кем аның сөеклесен саклар иде соң? Без инде, «өйләнешәбез» дип, балдакларга хәтле алдык. Наилгә әз генә түзәсе: мин бер район мәктәбендә ике ай практика үтәргә тиеш. Ярә­шелгән егетем, көчкә сабырлыгын саклап, автобуска утыртып, озатып калды. Район мәгариф бүлеге, үзәктә урын юк дип, авылга җибәрде. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә хәлемне тасвирларга тел байлы­гым җитмәстер, мөгаен. Җилкәмә салган ак шә­лем (мин аңардан аерылмадым, ул юган саен агара гына иде) җилкәмне кайнарлатып, гәүдәмне йомшак дулкын биләде. Көнләшүләрдән алҗыган җаным үзен шун­дый ирекле итеп тойды ки, мине каршы алган зәңгәр күзле директор егетнең кулларына орынсам, без бергә очып ки­тәрбез шикелле тоелды. Егет тә әсәренгән иде. Озын сүзнең кыскасы, без ун секунд эчендә бер-беребезгә үлеп гашыйк булдык. Әйтерсең без очрашу көннәрен тилмереп көткән. Ярату иде бу, ирекле чын ярату иде. Мин Наилгә нибарысы ияләшкән генә булганмын икән.
 
Бүтән китмәдем мин бу авылдан, сеңлем.
 
Илдар — мәктәп директоры, күрше авылдан йөреп эшли иде, аңа колхоз җитәкчеләре йорт бирде, һәм без ай дигәндә качып кына мулладан никах укыттырдык. (Заманасы шундый, укытучыларга никах укыту ярамый.) Аннан, коллективны шаккатырып, авыл советында язылыштык. «Болар» дигән исем таратып тормадык без, институтта Наил-койрык белән чи­ләнүләрем дә җиткән иде. Тыйнак кына туй мәҗлесенә кунакларны загс көнендә генә чакырдык. Безнең чорда хәзерге яшьләр кебек алдан ук егетнең яки кызның әти-әнисе белән танышу юк иде. Илдарым, бәхет кошым, уңайсызланып кына:
 
— Әлфия, әби «туйга килмим, карт кешегә яшьләр янында утыру килешми, үзләре кайтып күренсеннәр» дигән. Мине ул үстерде, укытты, кеше итте, ничек әбинең фати­хасын­нан башка өйләним, ул миңа әни урынына, аның исеме дә Изге бит, — диде.
 
Күңелем нәрсәдер сизенә иде инде.
 
— Сезнең ерак чишмәгез ике улактан ага. Берсе — агач, берсе — тимер, әйеме? — дидем.
 
— Каян беләсең? — диде Илдарым.
 
— Болай гына сорадым, — дидем.
 
Мин бу могҗизага ыша­­­нып ук бетмәгән идем. Авыл саен улаклы чишмә, авыл саен әбиле онык. Бигрәк тә, сәер карчыкның теләкләре кабул булачагына ышанмадым.
 
Илдарымнан төпченер идем, шикләнер дип куркам. Наил турында сөйләгәч тә сөмсере коелган иде.
 
— Әбиең килсен, ат җи­бәр, — дидем.
 
Карчыкны тиз китерде­ләр. Йа Аллам, тәрә­зәдән үк күрдем һәм... чүт егылмадым. Ат арбасыннан ак шәленә уранган Шәмсенур әби төшеп килә иде...
 
 

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.03.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»