поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.03.2020 Ана теле

Сөйләмеңнең максатына, мотивларына карап текстны төрләндерү – иҗади эш. Моңа тәҗрибәң, белемең җитәме?

Хикәяләүдә хис белдерү аеруча үзенчәлекле чаралар сорый. Синтаксик бөтен бәйләгечләренең хис белдерү мөмкинлекләре гадәттә бөтен текстка йогынты ясый.

Мәсәлән, антитеза рәвешендәге бәйләгечләр ике янәшә синтаксик бөтенне бәйләп кенә калмый, ә бәлки бөтен текстка теге йә бу хис төсмере урнаштыра: “Бу бергә кайтуның шундый тиз үтеп китүен, Мәдинә белән аерылышу минутларының болай тиз килеп җитүен ул көтмәгән иде. Казан урамнары нинди кыска! Хәбирнең хыяллары нинди озын! (Курбатов, 150 б.).
   
Бәйләгечләрнең хис төсмерен белдерү сәләтен күрсәткән тагын берничә генә мисал китерү белән чикләник:
   – тискәре хис. Бер зат яисә күренеш тискәре яктан хикәяләнә дә алга таба, бөтен текст буена ул теге, тегеләр, теге фәлән алмашлыгы белән кабатлана (Әйди, 152 б.). Каршы як, дошман гыйбарәләре дә шул максатта кулланыла;
   – шик белдерү, икеләнү хисе. Ни әйтсәң дә; Нәрсә генә уйлама; Алай-болай булмагае кебек гыйбарәләр белән; ...Управляющий М.З.Гыйлметдинев алдарга ышаныч белдерергә ашыкмаган иде. Ни дисәң дә, зур эш бит, меңнәр җилгә очмасмы (Шунда ук, 58 б.).
   
Хис белдерүдә тулаем текст чараларыннан башламнар зур урын тота. Алар хис төсмерләренең төрле спектрын бирә ала. Ф.С.Сафиуллина аларның “тасвирлама башламнар” дип хәтта бер төркемен аерып күзәтә. “Аларга интонацион яктан салмаклык, эпиклык, хикәяләү хас,–ди,– Тирән эмоциональлек белән аерылып тора трган башламнарның матур, нәфис, аһәңле үрнәкләрен Ә.Еникидә күрергә мөмкин (“Төнге тамчылар”, “Әйтелмәгән васыять”). Ярымсузык авазларны күп куллану, кыска-кыска синтагмалар төзү, тиңдәш кисәкләрнең симметрияле төстә кулланылуы нәтиҗәсендә туган аһәңлелек кабатлаулар ярдәмендә тагын да арта төшә, хиазм... бу камиллекне тагын да көчәйтеп җибәрә. Мондый башламнар әсәрнең чын мәгънәсендә музыкаль ачкычы булып торалар. Ә.Еникигә хас тирән моңсулык, салмаклык, уйчанлык, ул сурәтләгән борчулар, газаплар, күңел җилпенүләре шул башламнарда да чагыла. Башлам шул настроениене тудыра. Аларны укыгач, син әсир буласың, алга таба укымыйча һәм бөтен әсәрне укып чыкмыйча, сиңа тынычлык юк” (Сафиуллина, 1985, 9 б.).
   Галимә шул ук башламнарның динамизм, киеренкелек, кинәтлек, юмор һ.б. хисләрне белдерү мөмкинлекләрен дә ачыклый, мисаллар китерә (Шунда ук, 7–11 б.).
   
Күптөрле хис төсмере белдерү чара-бәйләгече буларак кабатлауларның да әһәмияте ифрат зур. Моны да Ә.Еники иҗаты үрнәгендә дәлилләргә була. “...Ә.Еники бу алымга искиткеч күп мөрәҗәгать итә. Әмма кабатлаулар ялыктырмый, туйдырмый. Чөнки әдип аларның яңадан-яңа төрләрен, калыпларын, чиратлашуларын таба, әсәрнең аһәңен көчәйтеп җибәрерлек төрләрен сайлый. Алар ритмик төгәллек, камиллек, аһәң алып киләләр. Еники җөмләне тәмамлаучы хәбәрне кабатларга ярата, әмма аның алдыннан кбатлауны акларлык итеп., өстәмә мәгълүмәт биргән сүзне өстәп куя: Ә алар көтәләр, сабыр гына, әдәп белән генә көтәләр (“Гөләндәм туташ хәтирәсе”); Әнә алар киттеләр, буш, тын авыл өстенә тәңкәләр чәчкәндәй, җыр, моң сибә-сибә киттеләр (“Җиз кыңгырау”)... (Шунда ук, 117 б.).
   
Фикерләмәнең теге йә бу хис төсмере белән сугарылуына башисем белән дә ирешелә.
   
Бу максатка шулай ук телдән башка чара-бәйләгечләр дә хезмәт итә ала. Мәсәлән, кызыл юллар. “Сөйләмнең тойгылылыгын, тәэсир көчен арттыру максаты белән матур әдәбияттә (сөйләмнең башка төрләрендә дә – Н.И.) гади җөмләләр кайчак аерым-аерым кызыл юл итеп тә биреләләр:
    ...Һәр сәгать, минут саен җирдә яңа кешеләр туа...
    Алар борын куыкларын елтыратып шуышалар...
    Үрмәлиләр...
    Аякларына басалар...
    Йөриләр...
    Кая баралар алар? (А.Гыйләҗев) (Курбатов, 1971, 138 б.).
   
Хикәяләүдә нәтиҗә ясау, гомумиләштерү, йомгаклау.
Мондый бәйләгечләр бөтен фикерләмәне “боҗралап” алу сәләтенә ия: Инде сүзебезгә йомгак ясап, язманың башында куелган сорауга җавап бирергә вакыт җитте шикелле (Әйди, 13 б.).
   
Гомумиләштерүле бәйләгеч текстның башында да (“Бу 1923 елның җәе иде”... шуннан күренешне тасвирлаган фикерләмә китә (Рафыйков, 11 б.); урта бер җирендә дә (Без хәзер ифрат та чуалчык заманда яшибез. Иҗтимагый тормыш системасы да, хуҗалык итү ысуллары да, фикерләр дә – һәммәсе дә тәмам чуалган чак... (Бәширев, 148 б.); ниһаять, иң еш очрак – азактан, очламда да белдерелә (Фикерләремне түгәрәкләү рәвешендә шуны әйтәсем килә, шәһәрдә яшеллекнең кирәге артканнан-арта барган бу заманда агачның кадере үзеннән-үзе үсәргә тиеш кебек иде инде. Ләкин чынбарлыкта ул алай булып чыкмады (С.Т., 1989, 16 май). Кыскача гына йомгак ясыйк. Килеп чыгышыннан башлап татар халкы этник үсеш юлын төрле баскычлар, этаплар аша үтте (С.Т., 1989, 13 авг.).
   
Йомгаклауның төрледән-төрле формалары гадәттә очламнарда чагыла. Очлам әдәби әсәрләрдә йомгаклау бурычыннан тыш әле композицион сурәтне “түгәрәкләп” кую ролен дә үти. “Әдәби әсәрнең исеме, башлам һәм бетеме (очламы – Н.И.) арасындагы эчке, мәгънәви бәйләнешне әдипнең (Ә.Еникинең) “Туган туфрак” хикәясендә дә күрәбез. Башламдагы беренче җөмләдә үк “туган туфрак” сүзе бар... Бетемдә шәһәр кызы ихлас күңелдән, ышанып һәм гомергә онытылмаслык итеп болай ди: “Бар икән ул туган туфрак дигән кадерле җир!” (Сафиуллина, 1985, 122 б.).
   
Ш.Камал иҗатыннан да бер сабак ачыклана: “...Новеллаларының күбесе талгын гына автор сөйләме белән тәмамланып куела. Ләкин монда, башламнан аермалы буларак, автор сөйләме генә түгел, бәлки персонажның новеллада сөйләнелгән эш-хәлләргә нәтиҗәсе яки икенче новелланы башлап җибәрү, дәвам итү рәвешендәге берәр репликсы да булырга мөмкин. Ләкин авторның үз сөйләме итеп бирелгән йомгаклау сүзе белән тәмамлау очраклары күп – авторның яраткан алымы икәнлеге сизелеп тора” (Бәширева, 1979, 60 б.).
   
Сөйләм шартына карап текст чаралары. Әйтмә фикерләмәнең текст бәйләгечләре. Әйтмә хәбәрләмәнең когезия (синтаксик бөтеннәрне бәйләү) чаралары берникадәр өйрәнелгән дигән идек инде. Ә менә әйтмә сөйләмнең интеграция чаралары, ягъни әйтмә фикерләмә оештыру бәйләгечләре татар теле фәнендә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Бу проблеманың әлегә куелганы да юк. Хәтта татар әйтмә сөйләме синтаксисы дип аталган бер-ике бөртек хезмәттә дә бу хакта ләм-мим. Чөнки, инде әйткәнебезчә, бездә бит синтаксис фәне әлегә җөмлә төзелеше белән, күп дигәндә, синтаксик бөтен төзелеше белән чикләнә, ә текст синтаксисы турында бездә әле башлангыч мәгълүмат, беренче хезмәтләр генә күренә, анда да текст төшенчәсе бездә язма сөйләмгә генә карый.
   
Әйтмә сөйләм реаль күренеш икән, димәк, хәбәрләмә, фикерләмә, текст төшенчәләре аңа да кагыла, фикерләмәнең бу төрендә дә текст бөтенлеген тәшкил иткән бәйләгеч чаралар булырга тиеш. Алар чыннан да бар. Менә ике таныш кыз очраша. Исәнләшкәч, берсе: “”Кара мыек” тагын килде. Авылда күргәннәрен сөйләде. Тамашалар булган икән анда. Бүлдермә, бөртеген дә калдырмый сөйләп бирәм. Тик бүлдермә, сораулар да бирмә, иң кызыгын, сиңа кагылганын – азактан...” диде.
   
Бу башлам хәбәрләмәдә әйтмә сөйләмгә хас күп кенә бәйләгечләрдән икесенә тукталыйк: 1) башлам белән очламның “төенләнеп” куелуы, ягъни дистанциягә бәйләгеч, 2) әңгәмәдәшләрнең икесенә генә билгеле “кара мыек” төшенчәсенең текст буена бәйләгеч ролен үтәве. Бу – әйтмә фикерләмәгә генә хас, конситуатив дип аталган күренешнең күптөрле формаларыннан берсе.
   
Менә тагын бер күренеш. Радиодан тапшыру бара. Комментатор үзе дә сөйли, интервью бирүчеләрне дә сөйләтә. Ул аларны башта таныштыра килде, аннары кем икәнлекләрен әйтмәс булды. Ә тыңлаучы барыбер буталмады, кемнең кем икәнен тавышыннан төшенә барды. Бу очракта фикерләмәне бәйләп, бөтен итеп баручы чара интонация иде. Тик, кызганыч, интонацияне дә әлегә без синтагмаларны бәйләүче, инде күп дигәндә, җөмләне җөмләгә, синтаксик бөтенне синтаксик бөтенгә бәйләү чарасы буларак кына өйрәнеп ятабыз. Ә бит интонация күренешенең мөмкинлекләре тулысынча бары фикерләмә һәм текст категорияләре белән бәйләнештә генә ачыла ала.
   
Кыскасы, башка милли сөйләмнәрдә күптән игътибар ителә башлаган (мәсәлән, кара: Земская Е.А., Китайгородская М.В., Ширяев Е.Н. “Русская разговорная речь”, М.: Наука, 1981) проблеманың бездә дә җирлеге, предметы, базасы бар, бездә дә тәмам өлгереп килә. Ләкин әлегә менә без дә аны кузгатып кына китәргә мөҗбүрбез.
   
Язма фикерләмәнең текст бәйләнечләре
   
Башта, инде гадәтләнеп киткәнебезчә, әйтмә һәм язма текст бәйләгечләренең үзара керешүе хакында. Бу күренеш, һичшиксез бар, ике төр сөйләм бәйләгечләре арасында үтә алмаслык киртә дә, әлләни зур аермалар да юк.
   
Катлаулы бәйләгечләр – мәсәлән, әйтмә сөйләмнең иң күп кулланыла торган үзәк чараларыннан. Алардан башка эзлекле сөйләм була да алмый. Әлбәттә, бу чара язма сөйләмгә дә ят түгел, шул ук вакытта бу сөйләм, аерым алганда, матур әдәбият сөйләме аны үзенчә, үз максатларында, әйтик, хис бирү, образ тудыру өчен дә актив куллана. Мәсәлән, менә антитеза күренешенә нигезләнгән эпифора рәвешле кабатлау: “Күрәсең, йоклый торгач Әгъләмнең дә йокысы туяр бер чик бар икән. Сикереп торып як-ягына караса, гаҗәп бер күренеш: Беракчы почмагы бар, ат муеныннан төшеп калган камыт бар, буразнада килеш ялтырап торучы сабан бар, ә ат юк. Ары карый, бире карый, кояш инде баш түбәсенә күтәрелгән, төшкә кайтырга вакыт, ә ат юк (Хөсни, 71, 143 б.); Шулай ук анафора рәвешле кабатлау: “Өй алдындагы кечкенә бакча – җәннәтнең тугызынчы бакчасы. Шул өйдә торучы, шул бакчада йөрүче Мәдинә – җир йөзендәге иң гүзәл зат. Шул затны очрату, сиздерми генә артыннан ияреп бару һәм өй алдындагы рәшәткә ярыгыннан күз салу – Хәбир өчен тиңдәше булмаган шатлык. Ул шул очрашуларны үзенә бәйрәм итте. Шул бәйрәмнәрне көтеп яшәде (Хөсәенев, 71,142 б.).
   
Шул ук вакытта язма сөйләм бәйләгечләренең, аерым алганда, һәм теркәгеченең әйтмә сөйләмдә дә бәйләгеч буларак активлашуы күзәтелә. Мәсәлән, бер тапшыру беткәннән соң икенче тапшыру, ягъни ике төр фикерләмә болай ялганып китә: һәм һава торышы турында (Радио).
   
Язма сөйләмнең аерым төрләренә килгәндә (матур әдәбият, фәнни-публицистик, рәсми әдәбият, хатлар һ.б.) аларның һәркайсы, алар кысасындагы һәр мөстәкыйль жанр, бербөтен фикерләмә буларак, үзенә хас текст бәйләгечләре белән эш итә. Бу өлкә дә җентекле өйрәнүне көтеп ята. Мәгълүм күзәтүләрне дә берләштерәсе бар.
   
Матур әдәбият сөйләмендә фикерләмәне бәйләү чаралары: башисеме, башлам, очлам, төрле формада кабатлаулар, автор сөйләме һәм персонаж сөйләме, авторның шәхси алымнары, уртак сөйләм, сюжет һәм композиция белән бәйле телнең бүтән чаралары һ.б. (Бәширова, Гарифуллин, Сафиуллина, Солганик хезмәтләре).
   
Санап кителгән бәйләгечләр, нигездә, барлык сөйләм төрләренә дә хас. Тик аларның һәркайсы ул бәйләгечләрне үзенчә, үзгә куллана. Мәсәлән, публицистик сөйләмдә кабатлау композиция чарасы буларак та хезмәт итә. Мисалга, Т.Әйди публицистик язмасын Г.Ибраһимовның “яратам мин үзебезнең авылны...” дигән цитатасы белән башлап җибәрә дә, шуны текст буена әледән-әле кабатлап килә, бу кабатлау әсәрнең композициясен тәшкил итә (Әйди, 60–65 б.).
   
Яисә Г.Тукайның “Мәкаләи махсуса” мәкаләсен алыйк: “Димәк, мин язалмыйм; әгәр материалыгыз булмаса, мәсәлән, Һинди Минһаҗ дарел-фөнүн акчасына “Дөньяда җәннәт вә аның хурлары” ясап ята ди. Шуны языгыз.
   Беренче апрель көнне Җиңги Садыйк кибетенә әлләкем алдап автомобиль китерткән ди. Шуны языгыз. Кяфер арбалар дин мәсхарә итә диегез. Шуны языгыз”.
   Бөтен текст диярлек менә шушы кабатлауга корылган. Авторның табышы буларак та, синтаксик фигура буларак та, композиция алымы буларак та бу чара көчле публицистик алымга әверелгән (Тукай, 143).
   Кабатлау алымын Г.Тукай “1912нче елның онытылганнан калган гына хисабы” фельетонында да куллана. Моңда инде яңа иҗади табыш – кабатлау анафора пәвешендә:
   “1912нче елда Италия белән Төркия вә дүрт берләшкән дәүләт белән Төркия һәм “ВАкыт” белән “Йолдыз” мохарәбәләре вакыйг булды.
   1912нче елда Ишми ишан “мөселманнар” “һилалеәхмәр”гә иганә җыялар” дигән яңа форма донос ихтирах боерды.
   1912нче елда Аксак Низамый җәдитлек вә иеромонах Ильядор яһүтлек кабул иттеләр.
   1912нче елда...” (Тукай, 177 б.).
 
Публицистик сөйләмдә хикәяләү рәвешенең көтмәгәндә үзгәреп куюы, ягъни грамматик, синтаксик формаларның алышынып-алышынып баруы да үзенә күрә бер бәйләгеч алым санала ала. Менә газет мәкаләсе. Башта фикер үткән заман -ды/-де кушымчалы фигыль белән бәян ителә. Шунда кинәт бу форма Үзгәрә: “Утының белән газың булыр дип өметләнәбез инде, әби! Авыл Советы рәисе Нашат Мәҗитев ышандырып калды (Заман сулышы, 1991, 25 авг.).
   
Фәнни, рәсми сөйләм фикерләмәләренең бөтенлеген тәшкил иткән махсус бәйләгеч-чаралар бар. Алар башлам һәм очламның стандартлашкан булуы, шушы текстка гына тиешле терминнар, профессионализмнар, шаблон гыйбарәләр кулланылуы белән аерылалар. “Фәнни иншалау стиленә һәр ике баш кисәге дә булган җөмләләр хас. Аларда ия логик субъектка, хәбәр – предикатка туры килә... Җөмләдә сүзләр туры тәртиптә килә. Фәнни стильдә кушма һәм катлаулы җөмләләр шактый зур урын ала” (Курбатов, 1971, 17 б.).
   
Рәсми документларда – эш кәгазьләрендә “языла торган мәсьәләгә карата авторның субъектив мөнәсәбәте, гадәттә, турыдан-туры белдерелми, иншалау стиле битараф рухта, гомум кабул ителгән төстә бирелә... Эш кәгазьләренә хас әйтелмәләр, гадәттә, бик нык калыплашкан һәм хәтта берникадәр архаик төстә була...” (Бәширева, 1979, 16 б.).
   
Бу сөйләмнәр текстлары композициясе-төзелеше белән дә аерыла. Анда да тел чаралары, бәйләгеч буларак, зур урын тота. Мәсәлән, фәнни текстлар баш исеме рәвешендә бирелгән, махсус башлам, очламнары булган (әйтик, нәтиҗә-резюме рәвешендә) кисәк, бүлек, бүлекчә, параграф, пунктларга бүленә. Рәсми текстларда исә андый бүленеш тәртип саннары белән, статья, пункт, матдә тамгалары белән күрсәтелә.
   
Хат сөйләменең текст үзенчәлекләре турында да күзәтүләр бар. Бүген бу төр сөйләмнең аеруча актив өч төрен күрсәтергә булыр иде: шәхси, рәсми һәм матбугат хатлары. Һәр өч төрнең үзенә хас башлам, очлам рәвешләре, эчке бәйләү чаралары бар. Гомумән дә, “татарларда хатларның борыңгы заманнардан алып бүгенге көнгә хәтле диярлек, башка халыкларныкыннан аермалы буларак, бик үзенчәлекле башланып китү, тәмамлану һәм сүз кулланылу рәвеше бар”, ди Х.Р.Курбатов һәм фикерен мисаллар белән ныгыта (Курбатов, 1971, 15–16 б.).
   
Шәхси хатларда күптөрле текст бәйләү чаралары кулланыла. Менә кайберләре: 1) хат мөрәҗәгать сүзләре белән бүленеп-бүленеп килә: Хәмзә! Бу каһәрле сүзләргә карап бик аптырамассың дип уйлыйм; Я, нихәл, егет, эшләр гөрлиме? 2) күчеш, чигенешне белдерүче кереш сүз, гыйбарәләр, мөнәсәбәтлекләр: Тагын ни языйм. Рәхәтләнеп кояш баеганны да күрә алмаган мәхбүстә ни хәбәр булсын? (Мисаллар М.Фәйзинең Х.Батыршинга язган хатыннан. К.т., 1991, 5 ноябрь).
   
Мондый бәйләгечләр хатларның бүтән төрләрендә дә кулланыла: “Инде килеп, теге сер турында. Хәер, нинди сер булсын ди. Авыл кешесе, берсе икенчесеннән күреп, үлмәскә азаплана (Ш.К., 1991, 5 ноябрь). Инде килеп, имеш, 26 мартта сайлауда катнашмаганмын. Бусын инде мин берничек тә аңламадым... (С.Т., 1989. 18 авг.).
   
Түгәрәкләп әйткәндә, хат текстының бәйләү чаралары булып автор мөнәсәбәтен ачыктан-ачык белдергән чаралар, әйтмә сөйләм элементлары, мөрәҗәгать сүз-гыйбарәләре һ.б. да хезмәт итә.
   
Соңгы вакытта матбугатта ачык хат төре (аеруча көндәлек матбугатта) активлашып китте. Аларга да үзенчәлекле текст төзелеше хас: рәсми мөрәҗәгать рәвеше, исбатлау, дәлилләү, кискенлек, бәхәс-полемика рухы, шуны чагылдарган лексик, синтаксик, интонация чаралары – бәйләгечләр һ.б.
                                                        х х х
Сөйләмебезне камилләштерү-шомарту юлында менә шушылай тырышып атлап барганда туктап торып, бераз тын алырга тәкъдим итәбез. Фәннәрне өйрәнгәндә дә, әйтик, татар лингвистикасын үзләштергәндә фонетика, морфология, лексика, синтаксис (нәхү) өлешләренә бүленгәләдек. Сөйләмият тармагына караган шушы язмаларыбызны да без шартлы рәвештә әлеге тел гыйлеме кыйблаларын күз алдында тотып эш иттек. Хәзер менә сөйләшүне нәхү тезислары белән төгәлләү дә мантыйкка ярашлы булыр дип саныйбыз – тел өйрәнү программа, кулланма, дәреслекләр шулай тәмамлана бит. Хәзер килеп, йомгак язмабызны тәкъдим итәр алдыннан сезнең белән киңәш тотарга булдык. Адәм баласы яши икән аның аралашуга, сөйләмгә ихтыяҗы туктамый. Алга таба сөйләмебезне өйрәнү, аны камилләштерү ниндиерәк фәнни юнәлеш алыр икән? Уйланып, фикерләрегезне тәкъдим итмәссезме?
                                                           
                                                            Илдар Низамов,
                                                        филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 19.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»