|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2020 Мәдәният
"Мир" кинотеатры да - карантиндаКазанның “Мир” кинотеатры да тамашачыларын вакытлыча кинопоказлар туктатылып торуы хакында кисәтә. Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 17нче мартта имзалаган 220нче номерлы боерыгы нигезендә, 2020 елның 19нчы мартыннан 15 апреленә кадәр сәнгать оешмаларында тамашачыларга хезмәт күрсәтү туктатыла. "Чикләүләр иртәрәк туктатылса, бу хакта хәбәр итәрбез", - ди “Татаркино” оешмасы. Йогышлы чирдән саклану чорыннан соң, “Мир” кинотеатрында тамашачыларны кабаттан көтеп калалар.
--- |
Иң күп укылган
|