|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2020 Мәдәният
Камал театрында спектакльләр туктап тора! Рузия Мотыйгуллинаның юбилее онлайн-трансляция аша күрсәтелде
Камал театры җитәкчелеге дә тамашачылар игътибарына мөһим мәгълүмат игълан итте! Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе кичектерелми. Бенефис кичәсе онлайн-трансляция аша тапшырылачак. Ул бүген, 18 мартта, 19.00 сәгатьтә Камал театрының Зур сәхнәсендә үтә. Бенефис-кичәдә популяр башкаручылар һәм «Казан» бию ансамбле чыгышлары, юбилярның сәхнәдәшләреннән котлаулар, спектакльләрдән күренешләр! Кичәнең сценарий авторы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, режиссеры – Радик Бариев. Юбилей кичәсен тамашачылар онлайн карый алачак. Театрның кайчан эшли башлавы хакындагы яңалыкларны рәсми сайт kamalteatr.ru һәм социаль челтәрләрдән күзәтеп бара аласыз. ⠀
Билетларны кире кайтару буенча мәгълүмат kamalteatr.ru сайтында.
6нчы апрельдә Камал театры сайтында спектакльләрне онлайн форматта һәм видеоязма рәвешендә күрсәтү сезоны башлана. Туры эфирда күрергә теләгән спектакльләрегез өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз. Онлайн-трансляция репертуары 1 апрельдә игълан ителә. Онлай-спектакльләргә билетлар да 1 апрельдән сатуга чыга.
Моңа кадәр ойнлан-билет алган тамашачыларга якын арада спектакльләрнең онлайн-трансляциясе тәкъдим ителәчәк. Билет алучыларны, карантин беткәннән соң, шул ук билет белән, шундый ук бәядәге урында спектакльләргә чакырабыз.
Мөмкин булган кадәр бу көннәрне өйдә үткәрегез, кулларыгызны ешрак юыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Күрешкәнгә кадәр! Хөрмәт белән, Камал Театры”, - дип хәбәр ителә мөрәҗәгатьтә.
⠀
--- |
Иң күп укылган
|