поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.07.2010 Мәдәният

БЕЗ КАЗАНГА ӘЛЕ ТАГЫН КИЛЕРБЕЗ

“Бердәмлек”тә Казанда “Федор Шаляпин” теплоходында үткән региональ һәм милли матбугат чараларының IV конгрессы һәм анда Самарадан да делегатлар катнашуы турында хәбәр басылган иде инде. Без бүген, инде вәгъдә иткәнебезчә, бу хакта тәфсилләбрәк язарга булдык.

Казан тагын да матурая төшкән

 

Соңгы елларда Казанда еш булырга туры килгәч, аның гел матураеп, төзекләнеп кенә торуына артык гаҗәпләнми дә башлаган идек инде. Ә менә былтыргыга караганда быел үзгәрешләрнең тагын да күп булуын, яңа йортлар, яңа көнкүреш биналары үсеп чыгуын күреп, сокланмый мөмкин түгел. Безне, Россиянең 40лап төбәгеннән килгән алты йөз чамасы массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен, баштан өч елдан соң Бөтенроссия Универсиадасын кабул итәчәк Татарстан башкаласы Казанның яңа төзелешләре белән таныштырдылар. 2013 елда булачак бу зур Спорт форумының 18 яңа корылмасы кабул ителеп, сафка бастырылган да инде. Ә күбесендә бу көннәрдә төзү эшләре кайнап тора. Бигрәк тә шәһәрдә яңа футбол стадионы төзелеше башлануы куандырды. Мәгърур Казан Кремленең дә яхшы якка үзгәрүе (безне анда да алып бардылар), һәр татарның йөрәгендә борынгы тарихыбыз, яңадан торгызылуы, яңа буыннарга кайтарылуы горурлану хисләре генә тудыра. Моның шулай икәнлеге, “Федор Шаляпин” теплоходында журналистлар конгрессында катнашучылар Идел буйлап борынгы тарихи һәйкәлләр урнашкан урыннарга сәяхәткә кузгалганчы, Татарстанның беренче президенты, хәзер Дәүләт киңәшчесе булып эшләүче Минтимер Шәймиев инициативасы белән оештырылган Республиканың “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондын тантаналы тәкъдир итү кичәсендә тагын бер кат раслану тапты.

 

Без алынмасак, бу эшкә кем алыныр?

 

Җиңел булмаган көч-хезмәтләрен түгеп, мәгълүмат кырларында үзләренең “икмәген” үстерүче мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен сәламләп, Минтимер Шәймиев региональ һәм милли матбугат вәкилләренә Татарстанда башлап җибәрелгән масштаблы бу яңа проектның максаты нидән гыйбарәт булуын сөйләп бирде.

 

– Вакыт узган саен тарихи һәм мәдәни ядкарьләребез җимерелә тора. Ә бит хәзер безгә борынгы бабаларыбыздан калган хәзинәләрне саклап калу турында уйланырга вакыт җитте. Бу эшне без эшләмәсәк, кем эшләр соң? – диде Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

 

Татарстанда шундый хәзинәләр булып иң беренче чиратта Болгар һәм Свияжск татар һәм рус халыкларының ике уникаль матди һәм рухи мәдәнияте таныклыгы тора да инде. Аларның икесенең дә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә эләгү хокукына ия булу өчен көрәшүе һәм икесенең дә бөек Идел ярында, бер-берсеннән 120 чакрым арада гына урнашуы да күп нәрсәне аңлата.

 

– Бүген безнең төп бурычыбыз – бу һәйкәлләрнең җимерелүен туктату һәм аларны торгызуны башлап җибәрү, – дип билгеләде үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев.

 

Свияжск белән Болгар арасы

 

Инде әйткәнебезчә, бу ике шәһәрчек бер-берсеннән артык ерак та урнашмаган. Язмышлары да бер үк: озак еллар таркалган, җимерелгән хәлдә яшәргә туры килгән аларга.

 

Аеруча Свияжск утрау – шәһәрчегенең хәле мөшкел бүген. Моны без 42 градус эсседә һәр палубада аерым рестораны, ял мәйданчыгы, каюталарында юыну бүлмәсе, кондиционерлары булган дүрт катлы “Федор Шаляпин” теплоходыннан “Омик”ларга утырып килеп (зур кораб ярга кадәр барып җитә алмый), Свияжск җиренә аяк баскач, үз күзләребез белән күрдек, үз җилкәбездә татыдык. Төзелеш эшләре башланып киткән, болай да ташландык хәлдә яшәгән утрау-шәһәрчекнең урамнарыннан үтеп йөрерлек түгел иде. Юлларны газ, су кертергә дип, казып, “ярып” бетергәннәр. Бөтен сукмакларны калын ком, тузан катламы басып киткән. Тубыктан тузанга батып, текә яр башында урнашкан шәһәрчекнең урамнары буйлап, изге тарихны күргән туфракка басып йөрү, биредәге гыйбрәтле хәлләр турында ишетү кызыклы да, кызганыч та иде, әлбәттә.

 

Свияжскига 1551 елның 24 маенда нигез салынган, диләр. Ул Россия патшасы Явыз Иванның (Иван Грозный) әмере буенча Казанны яулап алу өчен, шәһәр-крепость буларак, Мәскәү яныннан китерелеп, алдан әзерләп куелган агач биналардан һәм корылмалардан 24 көн эчендә 75 мең төзүче тарафыннан 62 гектар мәйданда төзеп куелган булган.

 

Казан ханбикәсе Сөембикә дә, Казанны яулап алганнан соң, патша Иван Грозный үзе дә, башка Россия императорлары да, танылган шагыйрьләр һәм язучылар да, җәмәгать эшлеклеләре дә биредә булып киткән.

 

Без дә шул тарихи урыннарда булып, борынгы тарихны хәтеребездә яңарттык. Свияжск урамнары буйлап йөргәндә 1551 – 1556 елларда агачтан төзелгән Троица, Никола һәм башка чиркәүләрне күрү генә дә ни тора?! Бу уникаль тарихи биналар революциядән соң ябылып, җимерелеп беткәннәр. Борынгы Успение ир-атлар монастыре бинасы 1953 елның мартына кадәр сәяси тоткыннар өчен колония буларак файдаланылган, ә аннан соң монастырь биләмәләрендә 1993 елга кадәр Свияжск психик авыруларны дәвалау хастаханәсе урнаштырылган булган.

 

1996-1998 елларда гыйбадәтханәләрне ил күләмендә торгызу эшләре башланып киткәч кенә, утрау-шәһәрчекнең сакланып калган монастырь корылмалары Россиянең православие чиркәвенә тапшырыла. 1997 елның 1 сентябрендә Свияжск утрау-шәһәрчегенә Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Алексий II килеп, Успение Богородицы монастырен торгызуга үзенең хәер-фатихасын биреп китә. 1990 елда Свияжск Россия Федерациясенең тарихи торак урыннары исемлегенә кертелгән. Шәһәрдәге 75 процентка кадәр югалтылган тарихи һәйкәлләрне һәм биналарны яңадан торгызу эше хәзер көн үзәгендәге төп бурычларның берсе булып тора. Свияжскида хәзерге көндә архитектура-сәнгать музее оештырылган, “Свияжск” музей-тыюлыгы төзү буенча ассоциация дә булдырылган.

 

Журналистларны каршы алып, Свияжск буйлап озатып йөрүче шәһәр-утрау башлыгы Артем Силкин сүзләренә караганда, бүген биредә 245 кеше яши икән. Аларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр, биредә җәй көннәрендә генә яшәүче бакчачылар да бар. Тиздән даими яшәүчеләрнең йортлары яңартылып, алар өчен бөтен уңайлыклар да булдырылачак, дип вәгъдә итте шәһәрчек башлыгы. Аның әйтүенчә, бүген йорт салу өчен җир кишәрлекләре сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар икән инде.

 

Республиканың икенче мөһим тарихи һәйкәле булып саналган Болгар шәһәренә безне икенче көнне алып бардылар.

 

Без бу изге җиргә аягыбыз белән килеп басуга, беренче булып музей-тыюлыкта казу эшләре алып баручы археологлар янында тукталдык. Алар әле яңа гына “хәзинә”гә тап булганнар икән. Безгә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән борынгы касә ватыкларын күрсәттеләр.

 

Изге Болгар җирендә әле бер атна элек кенә борынгы бабаларыбызның биредә Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүләренә 1121 ел тулуга багышланган, инде традициягә әверелгән мөселманнар җыены үткәрелгән. Минем бу изге урыннарга берничә тапкыр килгәнем бар иде инде. Менә хәзер яхшы якка күп үзгәрешләрне күреп, чын күңелемнән шатландым. Әнә зур манара да яңартылган, тарихи һәйкәлләр арасында юллар, сукмаклар булдырылган, музейның эчке һәм тышкы яклары да төзекләндерелгән. Әйтүләренчә (бу турыда “Яңарыш” фондын тәкъдир итү вакытында Минтимер Шәймиев тә сөйләгән иде, ә хәзер яңалыклар белән безне экскурсовод таныштырып үтте), биредә яңа коммуникацияләр һәм юллар төзү башланган, тиздән елга вокзалы сафка басачак.

 

Борынгы Болгарда Булгар мәдрәсәсен ачу күздә тотыла. Анда даими рәвештә якынча 30 шәкерт укыячак, мәдрәсәнең Россиянең Ислам университеты филиалы булып китүе дә ихтимал. Биредә динне үзләштерүчеләр тулысынча дөньяви тормыштан аерылган шартларда укырга тиешләр, дип санала.

 

Болгарда икмәк музее да булдырылачак икән. Минтимер Шәймиев уйлавынча, бирегә әти-әниләре белән килгән һәр сабый бала әле генә мичтән чыккан җылы ипине авыз итәргә тиеш.

 

– Бу баланың хәтерендә гомерлеккә истә калачак. Хәзерге глобальләштерү шартларында мондый әйберләр тагын да кыйммәтләнә төшә, – дип әйткән иде Дәүләт киңәшчесе үзенең кичәге утырышта ясаган чыгышында.

 

Без аның бу сүзләрен Болгар музей-тыюлыгында булган бер сәгатькә якын арада (вакыт борынгы диварларны карап чыгарга да җитмәде) тагын бер тапкыр исебезгә төшердек. Шуңа күрә киләсе елларда бирегә яңадан килергә туры киләчәк. Минтимер Шәймиев тә, Болгарда яшәүчеләр дә ике-өч елда музей-тыюлыкны тулысынча яңа форматта сафка бастырырга вәгъдә иттеләр. Журналистлар, моңа һич кенә дә шикләнмичә, тулысынча ышандылар, чөнки татарстанлыларның “булдырабыз” диюләренә ышанмаска мөмкин түгел. Бу көннәрдә районнардан, шәһәрләрдән, “Яңарыш” фондыннан ярдәмгә акча керемнәре ташкын булып агыла башлаган да инде. Физик затлар арасыннан гына да фондка 100 мең, 500 мең, 1 миллион сум акча күчерүчеләр дә бар икән. Татарстан илебезнең тарихи архитектура ядкарьләрен торгызу буенча әнә шундый колачлы проектларны тормышка ашырырга керешеп, Бөтенроссия җәмәгатьчелегенә изге эшләргә старт бирде. Һәр төбәкнең үз Болгары, үз Свияжские бар бит. Шуңа күрә берничә елдан мондый хәрәкәтнең бөтен илгә җәеләчәгенә өметләнергә була.

 

“Бердәмлек”не Татарстанда да, Россиядә дә беләләр, хөрмәт итәләр

 

Журналистлар конгрессы программасында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов белән очрашу да каралган иде. Тик президентның тыгыз эш планында үзгәрешләр килеп чыгу сәбәпле, ул үзе бу очрашуда катнаша алмады. Конгресста катнашучылар белән сөйләшүгә Республика хөкүмәтенең яңа премьер-министры Илдар Халиков килгән иде.

 

Очрашуны ачканда Илдар Халиков журналистларга Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның сәламләү сүзләрен җиткерде һәм “Федор Шаляпин” теплоходының йөрү маршруты республиканың тарихи-мәдәни изге урыннары – Идел ярындагы Болгар музей-тыюлыгы һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге аша узуын ниндидер бер символ буларак кабул ителүен билгеләп үтте.

 

Илдар Халиков шулай ук Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевнең үткәннәрнең бәһасез кыйммәтле һәйкәлләрен торгызуга юнәлтелгән инициативасы бөтен Россия буенча теләктәшлек табачагына ышаныч белдерде.

 

Премьер-министр мондый журналистлар форумының әһәмиятенә тукталып, конгресс кысаларында республика җитәкчелегенең Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче журналистларның теләкләрен, тәкъдимнәрен ишетүен, Татарстаннан читтә яшәүче киң җәмәгатьчелек белән элемтә урнаштыру мөмкинлеге булуын ассызыклап үтте. Ә конгресста катнашучылар бу мөмкинлектән файдалана алдылар. Очрашу вакытында мин, Самара төбәге татарларының “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире, Россия күләмендә нәшер ителүче барлык татар газеталары хезмәткәрләре исеменнән чыгыш ясап, Илдар Халиковка бу басмаларда Татарстан Республикасының атналык вакыйгаларын яктыртучы кушымта булдыруны сорап мөрәжәгать иткәч, шунда ук очрашуда катнашучы Татарстан Республикасы президенты аппараты җитәкчесе, бүгенге көндә “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Юрий Камалтынов яңгыраган тәкъдимнең урынлы һәм кирәкле икәнлеген раслап, бу турыда тиешле карар кабул ителгәнен, якын арада аның тормышка ашырылачагын белдерде. Бу хәбәрне конгресста катнашучылар көчле алкышлар белән каршыладылар.

 

Бу мизгелдә мин, Россиянең рус төбәгендә нәшер ителүче татар басмасының гади бер җитәкчесе, бөтен илдән җыелган журналистларның игътибар үзәгенә эләктем. Барысы да торып мине тәбрикләргә, кулымны кысарга ашыктылар. Ә мин үземчә шат идем. Чөнки тиздән, бу карар тормышка ашкан очракта, “Бердәмлек” газетасының дүрт меңгә якын укучысы атна саен сигез биткә өстәп, тагын унике битле Татарстан кушымтасын да өйләренә алдырып уку бәхетенә ирешәчәк. Бу алар өчен үзенә күрә бер бүләк булачак.

 

Шулай итеп, “Бердәмлек”не безнең Самара өлкәсендә генә түгел, Татарстанда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә беләләр, хөрмәт итәләр. Ә без үз чиратыбызда гел ярдәм кулын сузып торучы Татарстан хөкүмәтенә рәхмәтлебез.

 

Иң шәп журналистка - автомобиль...

 

Журналистлар җыенында мәгълүмат чараларына кагылган күп проблемалар турында сүз алып барылды. Конгресста катнашучылар үзәк газета-журналларда эшләүче күренекле журналистлар – “Огонек” журналының баш мөхәррире Виктор Лошак, “Известия” газетасының баш редакторы урынбасары Андрей Реут, Үзәк телевидение каналларында эшләүче Антон Хреков, Владислав Флярковский үткәргән мастер-классларда фикер алыштылар. Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү, саклап калуда журналистларның җаваплылыгы хакында Татарстан хөкүмәте премьер-министры Илдар Халиков та, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов та, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Россия Журналистлар берлегенең Татарстан журналистлар бүлеге җитәкчесе Римма Ратникова да искә алдылар. Хөкүмәт җитәкчесе җыенда катнашучыларга “өй эше” дә биреп җибәрде. “Яңарыш” фонды башлаган эш турында бөтен Россиягә җиткерәсебез килә, бу юнәлештә мәгълүмат чараларының роле зур. Төзекләндерүгә мохтаж булган тарихи һәйкәлләрне торгызуга бергәләп алыныйк", – диде ул.

 

Журналистлар арасында әлеге темага багышланган ил күләмендә бәйге дә игълан ителде. “Күптөсмерле Россия” (“Многоликая Россия”) конкурсында беренче урын алучыга Татарстан җитәкчелеге чит ил автомобиле бүләк итәчәк. Әлеге тантана 4 ноябрьгә – Халыклар бердәмлеге көненә билгеләнде. Киләсе елда да алга таба да шушындый конгресслар үткәрү турында карар да кабул ителде.

 

Без, Татарстаннан читтә яшәүче татарларның өлкә газеталары журналистлары, бигрәк тә шат идек. “Бу очрашулар - Россия күләмендә бердәм татар мәгълүмат челтәрен булдыруга зур адым”, - дип белдерде үзара сөйләшү вакытында Ульян өлкәсе татарларының “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов. Бу фикергә башкалар да кушылды. IV конгресс эшендә катнашкан яшь делегатлардан Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе Тәнзилә Әһлиуллина да: “Безнең өчен бу зур тәжрибә туплау булды”, – диде. Камышлыдан Фәния Кәримова да конгресс эшенә зур бәя бирде.

 

Барыбыз да киләсе конгрессларда очрашырга вәгъдә бирешеп, таралыштык. Амин, шулай булырга язсын иде.

 

 

Татарстан премьер-министры белән очрашу вакытында: (сулдан уңга) Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Юрий КАМАЛТЫНОВ, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлары берлеге рәисе Римма РАТНИКОВА, Татарстан премьер-министры Илдар ХАЛИКОВ, матбугат һәм мәгълүмат коммуникацияләре буенча Республика агентлыгы җитәкчесе Марат МОРАТОВ.

 

 

Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар газеталары журналистларының бер төркеме: (уңнан сулга) Сания МИРХАЛИЕВА (“Татар дөньясы” газетасы, Омск), Исхак ХӘЛИМОВ (“Өмет”, Ульян), Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (“Бердәмлек”, Самара), Фәрит САДЫЙКОВ (“Заман сулышы”, Ульян өлкәсе, Кулаткы районы); Фәния КӘРИМОВА (“Камышлы хәбәрләре”, Камышлы), Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА (Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкәсе бүлеге оешмасы).


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»