|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2020 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе концертлары кичектерелә!Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар кичектерелү турында тамашачыларга белдерү ясады. Бу, әлбәттә, бүгенге көндә бар дөньяга куркыныч тудырган коронавирус чире һәм аннан саклану өчен катгый эпидемиология таләпләре сәбәпле булдырылды. “Кадерле тамашачылар! 19 марттан 15 апрельгә кадәр Татар дәүләт филармониясе КАРАНТИН режимында эшли! Бу вакыт аралыгына тәгаенләнгән тамашалар май, июнь айларына күчерелә яки билгесез вакытка кичектерелә.⠀
⠀
Алынган билетлар тамашалар күчкән датага гамәлдә кала, теләгән очракта – тамашачылар билетларны кире кайтара алалар. Билетларны кире кайтару сатып алынган урында гамәлгә ашырыла.⠀
⠀
Өстәмә мәгълумат Татар филармониясенең рәсми сайтына һәм филармониянең социаль челтәрләрдәге битләренә урнаштырылып барачак. Аңлавыгыз өчен рәхмәт. Саулыгыгызны саклагыз!” – диелә белдерүдә.
--- |
Иң күп укылган
|