|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2020 Шоу-бизнес
Гөлназ Сәфәрова Раяз Фасыйховның “коронавирус турындагы” җырын эзләп тапканТатарстанның атказанган артисты, популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова җырчы, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның “Гомер буе нидер җыя кеше” дип исемләнгән җырын бүгенге көнгә актуальләштергән. Үзе дә азык-төлек алырга Казанның авыл хуҗалыгы продукциясе сатыла торган зур сәүдә үзәгенә барышлый машинада яңгыраган җырга кушылып җырлап бара. Раяз Фасыйховның:
“Йөрмим әле дөнья йөзләрендә
Тиктомалга сүзләр таратып...
...Гомер буе нидер җыя кеше
Таратырга җитә бер сәгать... дигән сүзләре булган җырын Гөлназ Сәфәрова үзенчә хәзерге көндәге эпидемия ситуациясе шаукымына туры китереп җырлый.
Бүгенге көндә халыкның буш хәбәрләрнең дөресме-юкмыы икәненә инанмыйча башкаларга таратуын, берәр сүз чыгуга, "ачлык җитә" дип ябырылып көнкүреш кирәк-яраклары, азык-төлек җыюын һәм бөтен булганны таратырга бер вирус сәбәп булырга мөмкинлеген искәртә.
--- |
Иң күп укылган
|