|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2020 Җәмгыять
Татарстанда 77 кешедә коронавирус авыруы булуы ихтимал
Татарстанда 77 кеше Covid-19 авыруында шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га коронавирус белән көрәш буенча республика штабы җитәкчесе һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. «Контактлар бар. Тискәре анализлар алганчы ул кешеләрдә авыруның булу-булмавы сорау астында кала. Бүгенге көндә андыйлар — 77», — дип сөйләде Фазлыева.
Аның сүзләренә караганда, 1 гыйнвардан шундый 882 кеше булган.
«Саннар зур, әмма штаб бөтен чор дәвамында бик актив эшли», — дип нәтиҗә ясады Фазлыева.
Исегезгә төшерәбез, 15 апрельгә кадәр Татарстанда Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота. Чит ил сәфәрләреннән кайткан республиканың барлык халкын 8 (843) 296-02-24 кайнар линия телефонына кайту турында хәбәр итүне һәм ике атналык карантинны үтүне сорыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|