|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2020 Җәмгыять
Татарстанда коронавирус йоктыруның беренче очрагы теркәлгәнТатарстанда коронавирус йоктыруның беренче очрагы теркәлгән. Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр. "БИЗНЕС Online" Татарстан Президенты матбугат хезмәтенә һәм республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына шәрехләр сорап мөрәҗәгать иткән. ТР сәламәтлек саклау министрлыгында рәсми мәгълүматны соңрак бирергә вәгъдә иткәннәр.
Республикада беренче чир йоктырган кеше турында мәгълүматны ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да раслый.
"Читтән кертелгән очрак. Бу - Франция гражданины, ул Татарстанга килгән. Коронавирус симптомнары барлыкка килү сәбәпле хастаханәгә урнаштырылды", - ди Галимова. Хәзерге вакытта французның Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә табиблар күзәтүе астында булуы билгеләп үтелә.
--- |
Иң күп укылган
|