|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2020 Дин
Бака сыны байлык китерәме, әллә бәламы?Соңгы елларда күп кенә йортларда бронза бака, фил һәм башка сыннарны күрергә була. Халык алар байлык, гаиләгә иминлек китерә дип ышана. Тик менә дин күзлегеннән караганда болай эшләү зур гөнаһ икән. Бу бронза бакаларның авызында да, аяк астында да бронза тәңкәләр бар. Мондый бакаларны өйләрдә генә түгел, кибетләрдә һәм башка урыннарда да еш күрергә мөмкин. Тик менә мөхтәрәм хәзрәтләр мондый әйберләр белән мавыгудан сак булырга киңәш итә, мондый гамәлләр динебезгә туры килми, дип яза Кызыл таң.
Будда сыны да, бака да – дини яктан бик куркыныч әйбер. Фэн-шуй буенча дип, бакалар гына түгел, филләр дә куялар. Динебез буенча, мондый эш тыелган. Пәйгамбәребез хәдисләрендә, әгәр фатирда эт асрасалар, сурәтләр, сыннар булса, өйгә фәрештәләр керми, дип әйтеп калдырган. Болай гына сын куйсаң да, фәрештә кермәскә мөмкин. Мал китерә дип, Будда, бака сыны куйдың икән, димәк, син диннән чыгып китәсең.
Мөселманлыкның, иманның төп мәгънәсе – Алланың бар икәнлегенә, бер икәнлегенә, бар нәрсәне дә, байлыкны да, иминлекне дә Аллаһы Тәгалә бирүенә ышану. Әгәр филдән, бакадан могҗиза көтәбез икән, шул рәвешле дин юлыннан тайпылабыз.
Диндә иң зур гөнаһ – ширек. Ширек – Алладан башкага табыну, аңардан ярдәм сорау. Бүтән гөнаһларны Аллаһы Тәгалә гафу итә ала. Ләкин ширекне гафу итми, ди дин әһелләре.
Фото: avito.ru сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|