поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.03.2020 Ир белән хатын

Татарларның кимү сәбәбе – ялгыз егет-кызлар

Самараның Зубчаниновка бистәсендәге «Болгар мирасы» мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов, волонтерлар туплап, шәһәрнең ул ягында татарлар санын исәпли башлаган. Алар атнага бер мәртәбә мәчеттә җыелып, татар мәсьәләләре турында сөйләшәләр. Расих хәзрәт фикеренчә, татарлар саны артмауның сәбәбе ялгыз егетләр һәм кызларның күп булуында.

– Хәзрәт, нишләп татарларны барлый башладыгыз әле?
 
– Элек Зубчаниновка бистәсендә руслардан кала чегәннәр яши иде. Зубчаниновканы татарлар арасында Чегән авылы дип йөртәләр иде.
 
Ун ел элек, монда «Болгар мирасы» мәчете калкып чыккач, аның тирәсендә җыелган татар егетләре белән: «Россиядә сан ягыннан икенче милләт булып торган татарлар чегәннәрдән ким булмаска тиеш», - дип, биредәге татарларны исәпкә алырга булдык. Өстән-өстән санаганда да 300ләп гаилә чыкты. Әле тагын йөреп чыксак, тагын шулкадәр булыр.
 
Зубчаниновкага Смышляевка бистәсе дә терәлеп тора, анда да 100ләп гаилә бар. Җанисәп Алексеевка бистәсендә, Кошелев микрорайонында, Кинель шәһәрендә дә алып барыла инде. Картотека да төзедек. Телефон номерын, адресын, гаиләдә ничә кеше булуын язып алабыз. Бу мәгълүмат бары бездә генә саклана.
 
– Картотека белән нишлисез инде?
 
– Җыелган мәгълүматка таянып, Зубчаниновкада татар мәктәбе, балалар бакчасы ачуны сораячакбыз. Җирле Мәдәният йорты җитәкчесе Елена Викторовна белән сөйләштек. Атнасына бер мәртәбә булса да татар кинолары күрсәтәчәкбез, 15 мартка балалар концерты әзерлибез.
 
– Күпләр диндә милләт юк диләр. Сез бу эшкә керешкәч, каршы килүчеләр булмадымы?
 
– Динебез нацист булуны тыйган, әмма милләтпәрвәр булырга кушкан. Үзебезнең милләтне яратабыз һәм киләчәге өчен борчылабыз. Татар гаиләләрендә бала саны кимеде. Халык белән эшләгән кешеләр буларак, проблеманы күрәбез һәм чыгу юлларын эзлибез. Беренчедән, гыйлемгә, дингә, бала табуга әһәмият бирергә кирәк. Һәм, әлбәттә, бердәмлек кирәк.
 
– Соңгы җанисәп буенча бистәдә күпме татар яшәгән?
 
– Ул вакытта, ягъни 2010 елда, мин монда түгел идем. Мөгаен, бу мәсьәләгә бик сүлпән генә караганнардыр. Менә без тапкан 300 гаиләдә бер меңнән артык кеше бар дигән сүз. Хәтта 11 кешеле гаилә таптык. Дүрт ир бала үсеп килүче гаилә дә бар.
 
– Ә Самараның Киров районында татарларның ничә процент булуы билгеле түгелме?
 
– Татарлар күп. Авито сайты аркылы арзанрак өй, фатир сатучыларны табабыз һәм Самарага күчеп килергә теләгән татарларны шушы татар бистәсенә чакырабыз. Монда безнең кибетебез, мәчетебез бар. Бер мәктәпнең мөдире татар. Соңгы елларда өлкәбезнең Камышлы, Гали авылларыннан, Татарстаннан, Оренбургтан 10 - 15 гаилә күчеп килде.
 
– Гали - Россиядәге иң зур авылларның берсе. Аннан ни сәбәпле күчеп китәләр соң?

– Мин үзем дә тумышым буенча шул авылдан. Башта авыл мәдрәсәсендә укыдым, аннары Төркиягә киттем, армиядә хезмәт итеп кайткач, Казанда укыдым. Гали авылында 700 - 800 йорт бар иде. Хәзер шуларның йөзгә якыны сатыла, чөнки авылдагы эшмәкәр Расих абый Латыйпов үлеп киткәч, халыкка эш бетте. Яшьләрнең кешечә яшисе килә. Шуңа эш булган җиргә күчеп китәләр.
 
– Бу җанисәпне уздырырга сезне нәрсә этәрде?
 
– Милләтемә булган мәхәббәт этәргәндер. Мин бит статистиканы карап торам. Чеченнар соңгы ун елда 500 меңнән 1 миллионга җиттеләр (Википедиядә 1 550 000). Ә ник татарлар 7 миллионнан 14 миллионга җитмәде? Киресенчә биш миллион дип яза башладылар. Шуңа ачуым килә. Күңел ярсый, күршедән яхшырак булсын, дип тырыша.
 
Без алардан ким мени? Хәзер Россиядә бала табу өчен уңай шартлар тудырыла. Биш балаң булса, өйләр, фатирлар бирәләр. Ана капиталы каралган, хатының пенсиягә иртәрәк чыгачак. Элек боларның берсе дә юк иде, шулай да безнең әниләр биш-алты бала үстергәннәр. Ә хәзер бөтен шартлар була торып та, татар хатынының бала табасы килми.
 
– Төньяк Кавказда ике хатын алучылар шактый, шуңа анда туучы балалар саны да арта.
 
– Менә шуны гамәлгә кертергә дип уйлап йөрим әле. Хәзер бит статистика буенча дүрт хатын-кызга бер ир туры килә. Кызлар көтеп торалар-торалар да үзбәк, таҗикка чыгып китәләр. Имам булгач, бу статистиканы бик яхшы беләм. Мөселман булмаган кешегә чыкса, мин никах укымыйм. Әгәр мөселманга чыкса - укыйм. Татар егете христиан кызына өйләнсә дә укыйбыз, чөнки Коръәндә ул рөхсәт ителә.
 
Татарлар саны ни өчен аз булуын мин чамаладым инде. Бездә кияүгә бармаган кызлар, өйләнмәгән ирләр күп. Шуңа тормыш иптәшем Лилия белән татарлар өчен “Болгар” таныштыру агентлыгы ачып җибәрдек.
 
– Уңышлы эшлиме? Анда ничек мөрәҗәгать итәргә була?
 
– Татарлар арасында ялгызлык шундый зур проблема дип уйламаган да идек. Илебезнең төрле регионнарыннан, хәтта Сахалиннан хатлар алдык. Финляндиядә, Чехиядә һәм башка чит илләрдә яшәүче татарлар белән дә элемтәгә керергә җыенабыз.
 
Гаилә корырга теләгән кызлар-егетләр bulgartat@yandex.ru электрон адресына хат язып сала яисә 8-927-713-79-46 телефон номеры буенча шалтырата алалар. Аларга анкета тутырырга кирәк булачак. Барлык мәгълүматлар да аноним булып, безнең картотекада гына сакланачак. Анкетада күрсәтелгән ихтыяҗ буенча егеткә (кызга) пар эзлибез, ошаган кешенең телефон номерын бирәбез. Телефон аша аралашып, бер-берсенә ошыйлар икән – очрашу турында килешәләр. Безгә мөрәҗәгать иткән кеше насыйп ярын тапканчы аның белән эшлибез.
 
Шушы кыска вакыт эчендә “Болгар” танышу агентлыгы байтак буйдакларга пар табарга ярдәм итте. Кемнеңдер тормышын бәхетле итүгә өлеш кертүебезгә тормыш иптәшем Лилия белән чын күңелдән шатланабыз.
 
Хезмәт күрсәтү бәясе - 1000 сум. Бу күп түгел. Ә бушлай күрсәтелгән хезмәтнең кадере юк. Халык та: “Алдамыйлармы икән?” – дип шикләнә башлый.
 
– Шулай танышып өйләнешкән гаилә нык булыр дип уйлыйсызмы?
 
– Һичшиксез! Безне дә Лилия белән әтиләребез таныштырды. Һәм менә 22 ел бергә, тату, матур гомер кичерәбез, өч балабыз үсеп килә, әлхәмдүлиллаһ!
 
(“Азатлык” радиосы интернет сайтыннан)

---
Бердәмлек
№ --- | 16.03.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»