поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.07.2010 Җәмгыять

ПЕРЕЛЬМАН ГИПОТЕЗАСЫ-2

10.00 сәгать. 29 градус эссе. Кызган машинага хатынны, балаларны төяп, кайту юлына кузгалганда, безне озатырга чыккан туганнарның күз карашларында жәлләү, көлемсерәү, сәерсенү, “Илдарның башына кояш сукмаганмы?” – дигән шөбһә, аптырау, чарасызлык – барысы да булды. Алдагы көнне Казанга, һичшиксез, кичке сәгать бишкә кайтып җитәргә тиешлегемне, шуның өчен Чаллы трассасыннан көннең иң кызу вакытында барырга мәҗбүр калачагыбызны белдергәч тә, ниндидер шундый уңайсызлык кичергәнебезне сиздем. Хәер, безне аңламадылар түгел, аңладылар: башкаланың иң эре сәүдә йортларының берсе сатып алучылары арасында ике бүлмәле фатир, автомобиль, туристик юллама уйната, ләкин лотерея барабаныннан тартып алынган билетның хуҗасы шул урында булмаса, ул табыштан мәхрүм ителәчәк бит.

12.00 сәгать. 30 градус эссе. Мин рульне кысып, лазердай кояш нурларыннан һәм кызудан күзләрне чекерәйтеп барам. Хатын: “Ә фатир ничә бүлмәле?”, “Ә машинасы нинди?”, “Ә юлламасы нинди илгә?” – кебек сораулар биреп бара. Балалар шыңшып бара. Мин дәшмим, мин рульне кысып барам... Кыскасы, “бәхет эзләп” Казанга кайтабыз.

 

16.55 сәгать. 31 градус эссе. Сәүдә үзәге парковкасының (ә уйнату урыны шунда) кызу бөркелеп торган асфальтында 35 меңләп (!) кеше җыелган. Гаиләләре белән килүчеләр шактый. Кояш астында кечкенә бала күтәреп торучылар да бик күп. Болар Үзбәкстан чигенә җыелган качаклар да түгел, Рим Папасын күрү өчен мәйданда җыелган халык та түгел, митингта сәяси таләпләр белән чыгучылар да түгел. Болар фатир, машина, юллама отарга дип килүчеләр. Парковканың түбәсе астында күләгәдә урын алу өчен ярыш бара. Зур сәхнәдә булачак вакыйгаларны яхшырак күрү өчен эссе, тирле тәннәр, бер-берсен этеп, алгарак басарга тырыша. Учларда – “бәхет” китерергә тиешле, юешләнеп беткән лотерея кәгазьләре. Биш билет тоткан теге хатынга да, автомобильләрендә утырган теге яшь парга, хәтта коляскада йоклап утырган теге нарасыйга да, гомумән биредә җыелган бөтен бу 35 мең кешегә миңа дигән бүләккә кызыккан кешеләргә карагандай карыйм.

 

17.15 сәгать. 32 градус эссе. Алып баручы түбәндәгеләрне игълан итте: приз уйнатуда 28 мең кеше катнашырга теләк белдерде, шулар 52,5 мең билет тутырды (күбрәк әйбер сатып алган кешегә күбрәк гариза тутырырга хокук бирелә). Димәк, минем шанс 0,0019 процентны тәшкил итә. Кемдер аны бик аз дияр. Ә мин аны бар тик бер генә төрле бәялим: бәләкәй булса да, шанс бар! Әлегә миндә бер генә борчу: исемемне атасалар: “Монда! Мин бит ул!” – дип кычкырыргамы? Шулай итсәм, миннән көнләшәчәк бу кешеләр мине махсус тоткарламаслармы? Әллә сер бирмичә генә, сәхнәгә таба кузгалыргамы? Бу кадәр халык арасыннан ничек чыгып җитәсе булыр икән?!

 

17.30 сәгать. Кан басымы – 140/90. Юллама бер егеткә китте. Ярар, яшьти, бар ял итеп кайт! Машина уйнатканда исә исеме чыккан хатын-кыз килмәгән булып чыкты. Вәт ахмак! Хәзерге минутта син комлыкта кызынып йә бакчаңда чүп утап, автомобильсез калдың бит, юләркәем. Икенче тапкыр тартып чыгарылган билетта исеме аталган ир-ат халык арасыннан йөгерә, юк, очып бара. Ярар, сине дә котлыйм, яңа машинаңда артык куып йөрмә!

 

17.50 сәгать. Кан басымы – 145/95. Фатир чыккан ир-ат исеме аталды. Янымдагы кызчык: “Ә нишләп әле гел абыйларны гына әйтәләр!” – дип ризасызлык белдереп карады. Шушы минутта җир йөзендә феминисткалар саны тагын бергә артты, дип уйлап куйдым... Ә аннары тагын берничәгә, чөнки яңа аталган җиңүче дә ир-ат булып чыкты... Ул бирегә килгән. Һәм ул – мин түгел...

 

18.50 сәгать. 28 градус эссе. “Катнашучылар саны белән чагыштырганда, якынча шул ук чама кеше, билгеләнгән суммага товар алса да, лотерея шартлары буенча, уйнаудан баш тартып, аның урынына шоколад белән бүләкләнгән. Ягъни ике кешенең берсе күктән бәхет ишеләчәгенә өмет итми. Алар оптимистлар түгел”, – дип хатынга алардан өстенлегебезне дәлилләргә тырышам: “Нәрсә инде ул шоколад?! Теләсәң, кибеткә керәбез, теләгән кадәр алып бирәм сезгә! Ә фатир откан адәм Казанга шуның өчен махсус Алексеевск районыннан ук килгән икән. Ә автомобиль отучы – Чабаксардан! Күз алдына китерәсеңме, ул кеше, бәлки, 0,002 процентка да тулмаган шанс белән Чуашиядән Казанга лотереядә уйнарга килде һәм отты! Кем ахмак? Безме? Ә машина һәм фатир уйнатканда исемнәре чыгып та, үзләре килмәгәнлектән кыйммәтле призлардан колак каккан кешеләр кем? Реалистмы, пессимистмы? Кайсыбыз ахмаграк – алармы, минме?” мин әллә хатын, әллә үз-үзем белән бәхәсләшәм: “Ә откан булсак, моны ничек кичерергә, ничек кабул итәргә? 28000 кешедән Ходай Тәгаләнең ачкычны нәкъ менә синең кулыңа тапшыртуын нәрсәгә юрарга? Андый малның кадере, бәрәкәте булачакмы? Зур акчалар откан кешеләрнең төрле бәхетсезлекләргә дучар ителгәннәре билгеле”.

 

Хатын дәшми. Аның хәзер бары тик шоколад ашыйсы килә.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 140 | 10.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»