|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2020 Шоу-бизнес
Аида Гарифуллина Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булганТанылган опера җырчысы Аида Гарифуллина Россиянең атказанган артисты исеменә лаек булган, дип хәбәр ителә Россиянең Хокукый мәгълүмат порталында. Мактаулы исем бирү турында боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Аида Гарифуллина 1987 елда Казанда туган. 2013 елда Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Вена дәүләт операсы солисты.
Ул 2013 елда Operalia конкурсында җиңде. 2017 елда музыкаль «Оскар» бүләген алды, 2018 елның җәендә футбол буенча Дөнья чемпионаты ачылышында Робби Уильямс белән бергә Angels җырын башкарды.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|