поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.07.2010 Җәмгыять

ЮК

Ике Күзәнәк очрашты. Икесе дә ярыйсы гына салмыш иде. Хуҗалары авызларына хәмернең чамасын белеп коймадылар шул. Аз гына күзләре ачылып киткән мизгелләрдә ирләрнең җенси аппетитлары кабынып китеп, алар бер-бер артлы араларында булган шул бердәнбер хатынга ташландылар. Хатынны айнытып тормадылар. Соңыннан сорасаң, хатын бернәрсә дә хәтерләмәс иде, мөгаен...

Күзәнәкләрнең кәефләре күтәренке булса да, хәрәкәтләре үтә дә әкрен, үтә дә мыштыр иде. Шулай да алар тырыша-тырыша шуышып, бер-берсенә якынайдылар. Бер мизгелгә нишләргә белмиме, әллә белеп, бу адымнан сакланырга теләпме, туктап калдылар... Тик табигать үзенекен итте. Алар бербөтен булып кушылдылар да, бүленә башладылар. Матур бер Шарчык барлыкка килде. Авырлык белән генә булса да, шул шарчык тырыша-тырмаша, исерек әнисенең аналыгына кереп урнашты.

 

Көннәр-төннәр агылды. Чиксез галәмнең кешеләр тарафыннан онытылган пычрак бер почмагында кирәксез җанын асраган, үзе өчен бигрәк мөһим булып, кайчандыр, кемнәрдер аркасында челпәрәмә килгән «олы» өметләренә сылтап, үзен кызганып утыра-утыра дөньядан ваз кичкән, яшәүдән тәм тапмаган хатынның әлегә җылы карынында Шарчыкның барлыкка килүен беркем сизмәде дә, белмәде дә.

 

Шарчык үсте. Кул зурлыгында гына оешкан кан кисәгенә әверелде. Аңа туклану җитми башлады. Аналыкның бер ягыннан икенчесенә бәргәләнде, ачынып исерек әнисенә «SOS» кычкырды Кан-кисәк. Тик шундый киң һәм зур дөньяда Кан-кисәкнең исерек әнисеннән башка бер якын кешесе дә юк иде шул. Ишетмәделәр...

 

Хәмер йоткан саен актарылып коса башлагач кына айныды хатын. Кан сауган куркыныч күзләрен ачты. Янында таныш кына да булмаган шәрә ирне күргәч, тагын да ныграк укшый башлады. Таеп, егылып, бәрелеп, сугылып, мең бәла белән хан заманындагы юынгыч янына барып җитте. Бөгелеп-сыгылып, яшел сулар чыкканчы косты, күзләреннән яшьләре акты, тез буыннары калтырады. Комган өстендәге көзге ватыгыннан аңа чәче-башы тузгыган, акайган күзле, шешенеп беткән йөзле, кибеп-ярылып беткән төссез иренле карт бер хатын карап тора иде. Коточкыч чынбарлыктан качарга теләп, хатын күптән үз төсен оныткан, җыелмаган өстәл янына килде. Бер-бер артлы шешәләрне алып, төпләрендәге хәмерне йотты... Тагын юынгычка йөгерде...

 

Хатын аптырады. Айныды. Тәненең хәлсезлегенә, башының чатнавына түзәрлек көч тапмый, тагын берничә көнгә дөньядан төшеп калып, бөгәрләнеп, очлы тезләрен кочып, мәңге су күрмәгән тишек-тошык юрганлы урын-җирендә ятты.

 

Теге таныш түгел ир бер күренде, бер юк булды. Сөйләшмәделәр. Күрешмәделәр. Ирнең, күрәсең, үз хәле хәл иде...

 

Ябык күкрәген тутырып тын алырлык хәлгә җиткәч, хатын торып утырды. Ашказанының суыруына түзә торган түгел иде. Идән тулы буш шешәләргә абынып-сөртенеп, өй буйлап йөренде.  Бер кавым ризык тапмады.  Шешәләрнең чыңлавы башын авырттырды. Исереп, егылып яткан ирдән, урын-җирдән килгән сасы ис тагын күңелен болгатты. Хатын һавага ашыкты.

 

Шәһәр читендәге җимерелеп барган өйнең ишегалдындагы чүп өемнәрен, пычраклыкны күрмәскә тырышып, базар ягына таба юл алды. Йортсыз, хуҗасыз йолкыш этләр аның аяк астына кереп уралдылар. Тегендә-монда терәлеп торган, күзләре тонган исерек ирләр аның артыннан: «Сонька! Сонька!» – дип каркылдап басып торып калдылар. Хатын аларны күрмәде. Күптән онытылган, әле килеп каяндыр барлыкка килгән гайрәт белән куркыныч күзләрен алга төбәп, үзе дә алга егыла биреп, кулларын кискен-кискен селтәп, эре адымнар белән базарга ашыкты.

 

Үз илләрендә эшләп акча алыр урын тапмаган кара халыкны, өстәмә керем өмет итеп, бәйләгән оекбаш-шәлләрен, киптергән көнбагыш, берәмләп сигарет сатып торучы әбиләрне, халык алдап беркөнлек вак-төяк кытай товарын сатып торучы «вак бизнес» кешеләрен һәм «лаң-лоң» килеп торган, Рәсәйне кырмыска кебек басып алган кысык күзле бәләкәй халыкны, йортсыз этләрне, песиләрне үзенә туплап яшәгән базарда басар урын да юк иде. «Базар көне», дип уйлап өлгерде хатын. Очын очка чак ялгап, эш хакыннан эш хакына хәтле вакыт сузып көн күрүче халыкның саны күп иде шул Рәсәйдә. Барлы-юклы акчаларын югалтудан, урлатудан куркып тишек кесәләренә тыккан кулларына умарлаганнар да, илле тиенгә булса да очсызрак товар эләктерергә тырышып, базар буйлап чабалар.

 

Хатын аек баштан да күзләрен тондырып чапкан кешеләр дөньясына карап, кипкән ирен читләре белән генә елмайгандай итте. Аның сукыр бер тиен дә акчасы юк иде. Сасы исле чүп контейнерларына да якын барырлык хәлдә түгел иде ул. Шуңа сайланып торырга башына да килмәде. Ул ач күзләрен шар ачып халык арасына ыргылды. Кызыктырыр матур тау ясап өеп куелган җылы як җимешләрен эләктергәләде дә, яшен тизлеге белән базардан чыгып та йөгерде. Салмак холыклы кавказ кешеләре йолкыш кына хатыннан моны көтмәгәннәр иде, әлбәттә. Алар аңына килеп, үзләренең телләрендә нидер кычкыргалый башлаганда хатыннан җилләр искән иде инде.

 

Бер почмакка качып, куырышып утырып, ачлыкка түзелмәгәннән ашыга-ашыга, төелә-төелә җимеш ашаган хатынны милиция малайлары бу көнне барыбер каплы машиналарына утыртып алып киттеләр. Аларга да план тутырырга кирәк иде бит...

 

Бу унбиш тәүлек Кан-кисәк өчен ялгыш яралган гомеренең иң бәхетле мизгелләре булды. «Әни мине ишетте!» – дип сөенергә дә уйлады хәтта. Шул бәхетле көннәрдә аналыкта әллә күпме үзгәрешләр, Кан-кисәкне әнисе белән бәйләүче җеп барлыкка килде. Бу – туклану каналы иде. Кан-кисәк үсә башлады. Тынычланды.

 

Тик бәхет дигәнең унбиш тәүлеклек кенә икән. Бу аз гына вакыт эчендә хатын үзенең карынында Кан-кисәге яшәвен белеп, сизеп өлгерә алмады. Аның иреккә чыгуын шешәдәш ирләре «түземсезлек» белән көтеп алдылар. Очсыз аракының, одеколонның, тагын әллә нинди затсыз сыекчаларның хәшәрәт ачысын аналыкның туклану каналы да тоткарлап кала алмады хәтта. Кан-кисәк сасы томаннан чыга алмады. Бер генә минутка да айный алмаган әнисе белән бергә «йөзде», гөрселдәп ауды, сүгенде, тукмалды, типкәләнде, чүп савытларыннан калдыклар җыйды, буш шешәләр тапшырып, аракы сатып алды, эчте, билгесезлектә яшәде. Кем, нәрсә саклагандыр? Нигә саклагандыр...

 

Ни гаҗәп, Кан-кисәк бар әгъзасы да төгәл Сабыйга әверелде. Ике кулы, ике аягы, йөрәге, үпкәсе, бавыры – барысы да төгәл, кешеләрнекечә. Тик күңеле генә булмады. Сөенергә уйлаган бердәнбер мизгелдә яралырга да уйлаган иде югыйсә... Тик аракы дигәнең табигатьтән дә, Алладан да көчлерәк булып чыкты: яралып өлгермәс борын хисләр әгъзасын юып төшерде. Сабыйның күңеле яшәргә тиешле йөрәк түрендә бушлык хасил булды. Ул бушлык көннән-көн зурайды. Тик анда берни дә: хис тә, курку да, әрнү дә, өмет тә, сагыш та, сөю дә юк иде... Анда ЮК хуҗа булды.

 

Әнисе аракы җитмәгәнлектән генә ялгыш айнып киткән беркөнне, килбәтсез олыгайган корсагын күреп, карынында Сабые бар икәнлеген белде. Җан ачуы белән төкрекләрен чәчеп сүгенеп җибәрде. Янындагы һаман да кем икәнлеген белмәгән иргә:

 

–  Менә теге вакыт нәрсәдән косып ятканмын! Их, каһәр суккыры! Бүген тагын эчеп булмый, Бабкага барып килергә инде, – дип, сүзен янә сүгенеп тәмамлап куйды.

 

Ир дигәнең, бәлки, ата дигәнең дә, аны ишетмәде дә...

 

Сабый курыкмады. Хәтта әнисе, аңардан арынырга теләп, Бабканың эскәмиясенә барып, пычрак ботларын аерып яткач та курыкмады. Ул курка белми иде шул... Үзен үтерергә җыенган әнисенә, картаеп үләсе генә калган карчыкка карата хәтта нәфрәтләнә белмәде. Сабыйның зур зәңгәр күзләрендә салкын битарафлык яши иде.

 

–  Вакытың узган. Артык зур авырың. Алып булмый, – диде карчык, хатынны карагач. Тегесенең ризасызлык белдерергә җыенуын күреп, тизрәк өстәп куярга ашыкты:

 

– Тапкач, үзең карарсың әле нишләтергә... Анысы синең эш. Иртәрәк килергә иде...

 

...Бала шул пычрак урын-җир өстендә үзенең табигый тырышлыгы белән дөньяга килде. Ул Ир бала иде.

 

Бала туды, дип, мәхшәр тукталмады, тормыш үзгәрмәде. Арып кына күчәре тирәли тәгәрәгән Җирнең бу әшәке тарафларына могҗиза дигән илаһи нәрсәләр килеп җитә алмый иде, әлбәттә. Бала көннәр буе хәлсезләнеп ятты. Төннәр буе исереп егылган әнисенең күкрәген суырып чыкты. Кычкырып елый торды, шул тәмсез сөтне имә торды. Аны очсыз-кырыйсыз караңгы төннәрдә беркем дә ишетмәде.

 

Аның исән калуы могҗизага тиң иде. Тик могҗиза түгел иде... Бу тишектә үлем генә могҗиза була ала. Бала боларның берсен дә белмәде. Ул кыргый хайваннарга хас үҗәтлек һәм үткерлек белән үлмәскә тырышты.

 

Аяк астында ашарга сорап уралган песи баласыдай күрделәр аны җанварга әйләнгән исерекләр. Бер-ике чәркә эчкәч, йомшарып китеп, алып сөйделәр дә, өстәлдәге кабымлыкларына үрелә башласа, күтәреп бәрделәр. Махмырдан башлары чатнаган чакларда аякларына уралса, ачуланып тибеп очырдылар. Ә ул, калдыклар белән тукланып, һаман үсәргә тырышты.

 

Кешеләр эшләгәнне эшләргә, әнисе һәм аның шешәдәш ирләре кыланганны кыланырга өйрәнде. Сөйләшә белсә дә, авызыннан бик аз сүз чыкты. Башка балалар белән аралашмады. Бераздан аны песи баласы урынына да алып сөймәс булдылар. Салкын карашыннан курыктылар. Бөтенләй күрмәс булдылар...

 

Чүплектән калдык эзләп тукланыр, киенер өчен әни кирәкми иде... Бала әнисез дә барыбер үсеп буй җитте.

 

Аның исеме юк иде бугай. Исеме белән эндәшүче, документ бирүче булмады. Милиция һәм башка органнар бу тирәләргә килергә, чир, пычраклык, ачлык, кыргыйлык, азгынлык утравына башларын тыгарга куркалар, хөкүмәткә ялган хисаплар биреп кенә котылалар иде. Монда туганнар, үлгәннәр беркайда да теркәлми, аларның саны беркемне дә кызыксындырмый иде.

 

...Ул заводның иң яхшы эшчесенә әверелде. Аның һәр хәрәкәте төгәл, җитез, уйланылган иде. Ул бервакытта да эшкә соңламады, кайтырга ашыкмады, кайгылар, шатлыклар күтәрә алмый дулкынланмады. Завод җитәкчелеге иң мөһим, җитди, авыр эшләрне аңа курыкмыйча ышанып тапшырды, мактады, бүләкләде, яхшы акчалар түләде. Ир затлы киенде, тәмле ашады, фатир сатып алды, бүлмәләрен җиһаз белән тутырды. Тик кешеләр генә аңа сүз катарга, аның белән серләшергә курыктылар, аңа якынаймаска тырыштылар. Хәтта бик текә, усал нәчәлникләр дә Ирдән бераз шүрләде. Яхшы эшләвенә карамастан, үзеннән котылырга да ризалар иде, ахрысы...

 

Ир чибәр иде. Зур зәңгәр күзләр. Туры борын. Тезелеп торган тигез, ап-ак тешләр. Ябык кына гәүдә. Озын буй. Әллә үзенә, әллә җитеш тормышына кызыгып, якынрак килгән хатын-кыз, Ир күтәрелеп бер караш ташлагач та, аның яныннан ераграк китү ягын карадылар. Ул хәтта елмая да белми иде шул. Йөрәгендәге бушлык, гади кешеләрдә булган күңел урынын биләгән юклык аның йөзенә салкынлык пәрдәсе япты, кешеләрдән читләштерде. Ул беркемне дә ярата алмады. Яралган мизгелләреннән үк ялгыз булган Иргә бу хис таныш түгел иде...

 

Ул беркемгә дә кирәкми иде. Хәтта үзенә дә...

 

Әнә шул кирәкмәгән җанын асрап арыды ул...

 

Торган урыны заводтан әллә ни ерак түгел иде. Төнге сменага барырга дип чыккач, автобус көтеп тормады, җәяүләп кенә атларга булды. Көн кичкә авышты. Урамнарда халык сирәгәйде. Ир, юлын якынайтып, заводның элеккеге ташландык корылмалары аша турыга кисеп чыгып өйрәнгән сукмакта болай да кеше аз йөри.

 

Ир яхшы киенгән иде. Өстендә күн куртка, джинсы чалбар, кыйммәтле аяк киеме. Муенында алтын чылбыры, бармакларында алтын «печаткалары» ялтырый. Кулында кәрәзле телефоны. Адымнары салмак һәм төгәл.

 

«Кием-салымын сатсаң да, ярыйсы гына акча чыгачак...» –   дип уйлады караңгы почмактан Ирне күзәткән әрәмтамак...

 

Ит тураклый торган зур пычак күнне ертып йөрәккә керде. Ир, ни булганын да аңлап җитми, бераз чайкалып басып торды да шәһәр пычрагына йөзтүбән ауды. Урлашырга өйрәнгән оста куллар аның суынып та өлгермәгән гәүдәсен тентеп, сатып булырдай әйберләрен салдырып, тиз генә җыеп алдылар. Гәүдә пычракта аунап, ятып калды. Бераздан аның җаны, иреккә чыгарылган кош кебек, күккә атылды.

 

Йөрәктәге җәрәхәттән туктаусыз кан акты. Кан куерды. Укмашты. Кан-кисәкләр барлыкка килде...

 

Эссе июнь кояшы астында Кан-кисәк эчендә вәхши күзәнәкләр барлыкка килде. Алар кушылдылар, бүленделәр, үстеләр... Яңа туган коточкыч корт армиясе эшкә кереште.

 

Ирдән бары Бушлык кына торып калды. Бу кирәксез кеше гәүдәсен беткәнче ашап та, Күңелен тапмаган корт хәтле кортлар да аптырашта калып, бераз тын тордылар. Аннары бушлыкның салкыныннан тизрәк арынырга теләп, тирә-якка таралыштылар...

 

Әйтерсең лә бу дөньяда Шарчык та, Кан-кисәк тә, Бала да, Ир дә булмаган. Юк...


Гөл МИРҺАДИ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»