поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.06.2008 Мәдәният

БАТУЛЛАГА УНБЕР СОРАУ

- «Сәхнә»дә (ул чакта газета булып чыга иде – З.Х.) бер шулай синең хакта язып чыккач, телефоннан эт итеп сүккәннәр иде: «Батулла ул кеше түгел, нигә аны чыгарасыз. Сәнгать дөньясындагы бердәнбер абруйлы басманың дәрәҗәсен төшерәсез бит». Мин ул чакта: «Әйе, килешәм, Батулла, чынлап та, гадәти кеше, гади шәхес түгел шул ул», – дип җавап кайтарганым исемдә. Хәер, ул чакта сүз әсәрең хакында бара иде әле. Менә бүген минем синең шәхесеңә кагылышлы сораулар да бирәсем килә. Димәк, бу юлы «дусларыңнан» тагын да катырак эләгәчәген мин алдан ук белеп эш итәм. Бигайбә инде. Шулай бит?

– Башта мине танышларым: трай тибеп йөрүче, эшлексез шаталак, дип кимсетергә теләделәр. Болар миңа дошманмы, әллә дуслармы? Болар минем эшчәнлегемне көлкегә алып, иҗат үҗәтлегемне киметергә-кимсетергә, тора-бара юкка чыгарырга теләгәндер. Шул максат белән тәнкыйтьләгән булса, ул кеше минем дустым түгел. Әгәр дә минем кире холкымны белеп, кимсетергә теләгән саен тагын да катырак эшли башлаячагымны истә тотып тәнкыйтьләгән булса, ул минем ахири дустым булыр. Әйе, мине тәнкыйтьли тордылар, мин аның саен тибешрәк эшли тордым. Рәхмәт тәнкыйтьчеләремә! Алар миңа үшәнләнергә ирек бирмәделәр. Сәнгать кешесен мактап үтерергә була. Мактый торгач, ул үшәнләнә, бөеклек чире белән авырып, иҗатын юкка чыгара. Гаделсез тәнкыйть белән дә иҗат кешесен үтерергә була. Тәнкыйтьтән үлгән иҗатның кыйммәте дә шул кадәр генә инде аның, тәнкыйть күтәрә алмаган иҗат бетәргә мәхкүм. Минем иҗатымны мактау да, тәнкыйть тә юкка чыгара алмый.

 

– Рөстәм Фәйзуллин (Акъегет) белән бергә Татарстан радиосында эшләгәндә, шулай истә калган, Рөстәм, – ни уңай беләндер, – синең хакта тапшыру әзерләргә җыенып йөри, сүз әйтергә кеше эзли. Тегеңә шалтыратып карый, бу язучыга, кыскасы, һәммәсе дә матур гына сәбәп табып баш тарта болар. Шулчак үзең килеп кердең. Рөстәм шулай-шулай дигәч, ышанмыйсың, булмас дисең. Шуннан Рөстәм, – бу туры сүзле шагыйребез күп сөйләп тормый, ачыктан-ачык эш итә иде. Берничә кешегә үз алдыңда шалтыратты. Тагын «отказ». Мин яшь малай шулчак: «Бу иптәшләр Батулланы мактап сүз әйтергә КГБдан куркалармы соң», – дип уйлап куйган идем? Исеңдә булса, син шул чакта ниләр уйладың икән? Белми калдым, ә беләсе килеп, һаман эч поша әле.

 

– Бу хәл 1980 елда булды. «Ташламам, җанкисәгем» исемле хикәяләр китабым чыккач, кереш сүз белән шул китаптагы бер-ике хикәяне артистлардан укытырга ниятләп, Рөстәм Акъегет абруйлы ике тәнкыйтьчегә бер олы прозаикка телефоннан мөрәҗәгать иткән иде. Аларның өчес дә китап турында фикер әйтергә теләмәде. Юк, бу өч кеше КГБдан курыкканга күрә мине мактарга алынмаган, дип әйтмәс идем. Аларның өчесе дә минем шәхесемне кабул итеп бетерә алмый иде. Мин актив, мин сәхнәдә башкаларның иҗатын халыкка җиткезү белән мәшгуль, ТВдан атна саен әкият сөйлим, мәҗлесләрдә тамада булып хезмәт итәм. Театрларда минем пьесалар гөрләп бара. Шулар өстенә әле мин яшереп тормыйм, гүләйт тә итәм. Актив кешене аны бик яратучылар, мактаучылар була; актив кешене активлыгы, таланты өчен яратмаучылар, сүгәргә сылтау эзләүчеләр була. Шәхесне кабул итә алмаган кеше аның иҗатын да инкарь итә. Шул көнне шагыйрь Акъегетнең әйткәне исемдә: Батулла абый, син үзеңне: мин бик популяр һәм мине яраталар, дип ялгышма. Якын дустың дип санаганнар сине сөйми...

Бу миңа шәп киңәш иде. Популярлык күп вакыт нәфрәт чыганагы булырга мөмкин. Андый шәхеснең холкы үзенең иҗатына киртә булып ята.

 

– Син, беренче чиратта, прозаик. Драматург та. Пьесаң 500 мәртәбәдән артыграк куелды. Шәп юморист та һәм актер да. ШТМыңны гына искә төшерик! Өстәвенә кайнар публицист та. Татар әдәбият тарихы белгече дә әле. Син сукаламаган тагын нинди жанр калды?

 

– Шигырь яза алмыйм. Аллаһу Тәгалә миңа шигырь язу куәсен бирмәгән. Мин шагыйрьләргә һәрвакыт кызыгып яшәдем. Үзем шигырь яза алмаганга, мин аларның шигъриятен яраттым. Яраттым һәм яшьтәш шагыйрьләрнең иҗатын халыкка таныту өчен бөтен көчемне куеп эшләдем. Бар шундый холыклылар, үзләре майтара алмагач, майтарганнар өстеннән шикаять күтәреп йөри. Аллаһу Тәгалә мине андый мескенлектән саклап калды. Талантлы кеше өстеннән әләк язып утыручыдан да бәхетсез кеше бармы икән ул? Мин башкаларның уңышына сөенерлек дәрәҗәдәге бәхетле кеше. Классик шагыйрьләребезнең иҗатын сәхнәгә күтәреп чыкканнарымны санамыйча, замандаш шагыйрьләребезнең иҗаты турында мин быел өч том китап чыгардым. Бу – шигырь җанрында җир сукалау түгемени? Шулай да мин үз гомеремдә өч шигырь яздым. Бу «классик» әсәрләрем турында Рөстәм Мингалим әйткән уңай фикер минем өчен Нобель бүләге алу белән бер булды. Обкомга барган саен миңа: Батулла син милли мәсьәләләрдә тар карашлы кеше, дип сүгеп кайтаралар иде. Шуннан мин шушы сүзләрне язып ташладым.

 

Дөньяга киң караш

 

Тар карашлы диләр мине.

Ачуымнан сул кулым белән

Уң күземне каерып алып ашадым.

Шуннан мин дөньяга ике яктан

Карый башладым.

 

Татар шигърияте

Тартыла-кешни болында

Тышауланган тулпарлар.

Качырлар тоягы астында

Таптала парнаслар.

 

Өченче «шигырем» футбол уенындагы тилерә-тилерә акырып утыручы ир-атлар турында иде. «Репортаж» дип атала иде ул. 1963 елда язылган.

 

Оча туп. Җегет сикерә.

Ләкин тими тупка.

Меңләп кеше үкерә.

«Б» классы. Икенче зона.

«Очкын» белән «Прогресс» уйный.

Зур табакка охшаш стадион гөжли

Чебен өере күк, сызгыра, акыра.

Кырыйларда ак, кызыл,

Зәңгәр, сары чүпрәкләр...

Зур табакта сары, зәңгәр,

Кызыл тинтәкләр.

Анда ялт-йолт, монда җем-җем,

Чикерткәләр елтырый.

Бөтенсоюз категориясе сыбызгыга өрә.

Кабарына, бүртә-бүртә.

Ак ыштанлы кеше тупка тибә.

Зәңгәрләр кырда хөкем сөрә.

 

Прожекторлар табак төбенә утлар сибә.

Тел күрсәтә: унтугыз да ноль-ноль.

Халык сыкрый:

Мәгънәсез уен бетте ноль-ноль.

 

Бу «намә»гә шагыйрь Шәйхи Маннурның бәясе:

– Поэзиядә репортаж юк. Ул бер көнлек әйбер. Җурналистика.

 

Шагыйрь Рөстәм Мигалимнең бәясе:

– Шәп сатира ич бу, җәмәгать!

 

Шагыйрь Сибгат Хәкимнең бәясе:

– Батулла, синең бу тезмәләреңдә шигырь юк, андагы фикерләреңне син проза итеп яз!

 

Өчесе дә хаклы икән бит. Шуннан соң мин ярты юл да шигырь язмадым һәм татар шигыренә бәһаләп бетергесез файда эшләдем!

 

– Бату ага, әңгәмәбезне дәвам иттерик. Ахырда китапның кайбер битләренә күз салырбыз. Туган тел мәсьәләсендә... Шулай кайбер адәмнәрдән ишетергә туры килгәне бар: татар теле, гомумән, туган тел ул татар язучыларына, татар теле укытучыларына һәм татар театры артистларына гына кирәк, имеш. Ярый шулай да булсын ди. Ләкин кечкенә генә бер мисал. Казандагы татар мәктәпләрендә укучы яшүсмерләр арасында милициягә исәпкә басучылар, җинаять кылучылар бөтенләй юк! Башка телле мәктәпләрдә, кызганычка күрә, әнә шундый тискәре хәлләр күзәтелә.

Ярый хуш. Мәктәп мәктәп инде, ул зуррак масштабта. Мәсәлән, Казан шәһәрендә мин яхшы белгән бер мәктәптә катнаш сыйныфлар бар, саф татар сыйныфлары гына да бар. Бер үк мәктәп, шул ук укытучылар, шул ук спортзаллар һәм, ахыр чиктә, берүк ашханәгә йөреп ашыйлар. Ләкин сыйныфлар арасындагы хәлне чагыштырырлык түгел: татар сыйныфлары шәбрәк укый һәм тәртиплерәк.

 

– «Туган тел» дип сөйләшү «Ана теле» тәгъбирен кимсетә, читләштерә, кысырыклый башлады. Мин «Туган тел»гә каршы кеше түгел, әмма «Ана теле» җанга якын һәм иң дөресе шул. Тукайның урысчадан тәрҗемәсендә «Родной язык» «Туган тел» булып язылган. Әмма ул канун-кагыйдә түгел, без «Ана теле» дип сөйләшергә, язарга, «Ана телен» саклап, көрәшергә тиешбез. Татар мәктәпләрендә, татар сыйныфларындагы үрнәк тәртип ул 500 ел буена ачыктан-ачык та, яшертен, астыртын рәвештә дә татар халкын, аның йолаларын, әхлагын бетерергә тырышып та, милләтнең умырткасын сындыра алмаганга бер ачык дәлилдер.

 

– Татар нигә бер-берсен батыра, сата? Бу холык кайдан килә аңа? «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә?» – дигән гыйбарә кайдан килә инде тагын?

 

– «Татар түрә булса, чабатысын түргә элә» мәкаленең игезәге «Атка атлангач, атасын танымый», иномаркага утыргач, авылдашларына мыскыллы карый, дип аңларга кирәктер. Совет вакытындагы түрәләребезнең күбесе чабаталарын түргә элде, аталарын танымады, татарга файдасыннан битәр зыянны күбрәк салды...

 

Бер-берсен сату кебек гадәт ул фәкать татарга гына түгел, бөтен кысылган халыкларга да хас күренеш. Яһүдиләрдән башка. Бер-берсен сату Сталин режимы вакытында хәттин ашты, Сталин күршеңне сат, атаңны сат, дигән мохит урнаштырды, иң бердәм авыллар да, бер-берсен сатарга күнегеп китте. Бердәмлек Кырым татарларында, Татарстаннан тыш мишәр авылларында әле какшамаган, шөкер. Бөтен өмет шуларда.

 

Ләкин «чабата» мәсьәләсенә бүтән бер караш та яшәп килә. Чабата фәкыйрьлек, наданлык символы. Җае чыгып, тәхеткә утырган татар әнә шул наданлыгын, рухи фәкыйрьлеген байрак итеп түргә элә, ягъни ни сөйләсә дә, ни кылса да аның наданлыгы төртеп тора, ягъни аның гамәле гел киресенә эшли торган була.

 

– Сәхнә теле. Радио-телевидение теле бүген сине канәгатьләндерәме? Яшь эстрада «чебен гөмбәләренең» «Сөям» урынына «сиям, иркәм» дип җырлаулары эчеңне пошыра торгандыр инде. Театр сәхнәсенең теле дә саф түгел бит!?

 

– Ана телебез корама телгә әверелеп бара: гаиләдә Ана теленең кулланылмавы, мәктәптә зәгыйфь укытылуы, саф Ана телебездәге институтларның булмавын сәбәп итәргә мөмкин, әмма моның төп сәбәпләренең берсе – Ана телебезнең дәүләт теле булмавында. Терминология коммисиясенең гамәлсезлегендә, радио-телевидениедә Ана теле контроле булмауда. Ана телебезне сафландырырга әле соң түгел, телевидениедә дә, радиоларда да саф Ана телендә сөйләшүчеләребез аз түгел, корама телле дикторлар шулардан үрнәк алсыннар иде, атнага күпмедер сәгатьләрдә экраннарга чыга торган сөйләүчеләр белән эшләүне (һөнәри дәресләрне) тәртипкә салырга иде. Менә шул вакытта «тәэсир» урынына «тәйсир», «тәэмин» урынына «тәймин», «безгә шылтыраталар, чылтыраталар» урынына «студиядә шалтырау бар», «хәтәр малайлар» урынына «текә малайлар», «кесә телефоны» урынына «кәрәзле телефон» кебек мәгънәсез сүзләр югары эфирда яңгырамаслар иде, яшьләрнең телен бозмас иде.

 

– 90 нчы елларда татар баш күтәреп алды, булдыралганча ирек яулый алды. Кыскасы, уянып алды. Мондый күтәрелеш тагын булырмы, булса кайчан? Язучы интуициясе бу хакта нинди прогнозлар әйтә?

 

– Халык эчендә әле без белмәгән гайрәт бар. Бара-бара айнырлар. «Күтәрелеш» сүзен мин милли аң күтәрелеше буларак аңлыйм. Милли аң күтәрелеше булачак. Татар халкы үзенең эчке куәтен әле тулысынча сарыф итеп бетермәгән. Миллилекне бетерергә маташулар алар тарих буеннан буена килә, ләкин халыкны бетерә алмаганнар. Ләкин милли калкыныш ул тар милләтчелек әләме астында булмас, ялган бәйнәлмиләллек тә булмас, тигез хокуклылык рухында булачак. Татар бетә, дип җылап утыруга караганда, татар бетмәсен өчен көрәшергә кирәк: аның өчен белемле, гадел, гайрәтле һәм үҗәт булырга кирәк.

 

– Татар, шәригать кушуы буенча, дүрт-биш хатын белән торырга мөмкин. Бишне түгел, берсен асрау да кыен әле монда дип күп кенә зыялы, гыйлем, затлы татар ирләре.

Форсаттан файдаланып, тагын шуны да ачыклыйсы иде, алайса, зур шәхесләр хакында гайбәт бик куеручан, кыскасы: бүгенге гаилә хәлең?

 

– Күп хатын мәсьәләсе ул татарларда гына түгел, гарәпләрдә дә гадәти күренеш түгел. Дөрес, ханнарның дүртәр хатыны булган, диләр. Күпхатынлылык революциягә чаклы да булмаган. Булса булгандыр, бер дуамалрак байда яки ишанда. Акыллы, белемле, киң карашлы мөселманда күп хатынлылык ул мәҗбүрән генә булган. Ире үлеп китеп, балаларын ятим итмәс өчен, мал читләргә китмәсен өчен, исән ир кеше икенче хатын алырга мәҗбүр булган. Сугышларда ирләр кырылгач, бозыклык юлына басмасыннар өчен, хатын өстенә толларга өйләнү ул һәм әхлак ягыннан һәм сәяси яктан кирәк булган. Соңгы сугыштан соңгы авылдагы тол хатыннарны икенче хатынлыкка биргән булсалар, ул кадәрле бозыклык булмас иде...

 

Минем гаиләмдә нур вә җылылык, Аллага шөкер. Ике ир бала үсеп килә, берсе эшли башлады инде. Икенчесе дә тырыш. Озакламый хатыным да пенсиягә чыгачак, карт белән карчык оныкларыбызны сөяргә хыялланып яшибез.


Зиннур ХӨСНИЯР
Сәхнә
№ --- | июль 2008
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»