|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2020 Шоу-бизнес
Алсу Фазлыева әтисенең үлем сәбәбен атады10 март көнне Алсу Фазлыеваның әтисе вафат булган дип хәбәр иттек. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Фидаил абыйны белгәннәр аны бары тик яхшы яктан гына искә ала: Балтач районының алдынгы, Татарстанның атказанган техник хезмәткәре исеменә лаек булган кеше ул. Алсу Фазлыева әтисенең пневмния авыруыннан вафат булуын әйтә: "Бик авыр… Әле генә җир жимертеп эшләгән кешенең бүген юк икәнен йөрәк кабул итә алмый… Типсә, тимер өзәрлек әтиемнең 2,5 ай эчендә күз алдыбызда сулып баруын күреп, эчтән ничек янганыбызны үзем hәм якыннарыбыз гына белә. Салкын тиеп, пневмония авыруы алып китте… Без барын да эшләдек, 24 сәгать яныннан китми, өч бала, кияүләр hәм туган апабыз белән чиратлап сакладык. Рәхәтләнеп сөйләшергә дә, үткән тормыш юлына нәтиҗә ясарга да, киңәшләрен бирергә бирелде бу вакыт…
Хәзер инде Яшьләр урамын яңгыратып зур КАМАЗыңда кайтмассың, тик шулай да минем өчен ерак рейска киткән кебек кенә син, әти", - дип җан ярасы белән уртаклаша Алсу Фазлыева.
--- |
Иң күп укылган
|