|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2020 Җәмгыять
"Чигенәбез илне сатып, чигенәбез телне сатып" - Ләбиб Лерон көн кадагына суккан шигырь язганЯзучы Ләбиб Лерон үзенчәлекле шигырь язган. Туган телебезнең авыр хәленә зур киная белән язылган ул. "Бик дөрес язгансыз, бүгенге көндә хәлләр чынлап та җитди татар теле буенча", дип комментарийлар яза укучылар әлеге пост астында. Чигенәбез... Көнләп, айлап чигенәбез,
Җайлап-майлап чигенәбез.
Көлә-көлә чигенәбез,
Бөлә-бөлә чигенәбез,
Үлә-үлә чигенәбез.
Җырлый-җырлый чигенәбез,
Җылый-җылый чигенәбез.
Урлап, талап чигенәбез,
Алга карап... чигенәбез.
Йодрык чөеп... чигенәбез,
"Урра!" - диеп, чигенәбез.
Чигенәбез - илне сатып,
Чигенәбез - телне сатып!
Чигенәбез...
Инде җиттек
Чигенүнең чигенә без.
Чигенүнең дә чиге бар! -
Хут калмады чигенергә...
Күп калмады, кардәшләрем,
Соңгы тапкыр... җиңелергә.
13 март, 2020 ел
--- |
Иң күп укылган
|