|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2020 Шоу-бизнес
Алсу Әбелхановадан усал әбиләр көнләшә. Замирә Рәҗәпова моңа ни дип җавап бирә?Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова үзеннән усал әбиләрнең көнләшүен әйтә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, алар җырчының хәтта спорт белән шөгыльләнүенә дә бәйләнә икән. «Лентамда усал әбиләр кайдан барлыкка килгән икән? Аларга миннән нәрсә кирәк? Җавапны белсәгез, языгыз әле, зинһар! Язылучыларымның күбесе әйбәт һәм позитив кешеләр бит! Әллә бу язның тәэсире микән?
Спорт белән шөгыльләнүем дә аларның ачуларын чыгара. Мин 20 ел спортта, ташларгамы инде?», — дип уртаклаша җырчы.
Моңа җавап итеп танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова: «Алар һәркайда, Алсу! Усал әбиләрнең тормышларын бозучы син үзең генә түгел, без күп», — дип җавап биргән.
Аңа кадәр инстаграмда утыручылар Хәния Фәрхинең кызы Алсуга әдәпсез хәбәр юллый дип язган идек.
--- |
Иң күп укылган
|