|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2020 Киңәш-табыш
“Ханский дом” булганда, өй салуның ние бар..."Ханский дом” йорт салырга теләүчеләргә һәрдаим киңәшләре белән ярдәм итеп тора, төзелеш өлкәсендә хәбәрдәр булмаганнарга сораулары туганчы, алдан ук аңлату эшләре алып бара. Өй салуның ние бар.., дисәләр дә, йорт салган кешеләр генә йорт салучының хәлен аңлар. Бу юлы “Ханский дом” хезмәткәрләре төзелеш эшенә тотынганчы нинди рәсми кәгазь эшләрен тәртипкә салырга кирәклеген искәртә. Әлеге документларның исемлеге Россиянең төрле төбәкләрендә күпмедер дәрәҗәдә аермалы булырга мөмкин. Беренче чиратта, тиешле дәүләт органнарыннан йорт төзелешенә рөхсәт кәгазе алу кирәк. Аннан соң җир участогын тикшерү акты һәм төзелеш объектының паспорты рәсмиләштерелә.
Санитар-эпидемиология һәм янгын куркынычсызлыгы инспекциясендә төзелеш планына имза куелгач, янгын куркынысызлыгы идарәсендә, электр-газ схемасының дөреслеге турында документ алына. Килешенгән план буенча архитектура комитеты төзелеш паспортын рәсмиләштерә.
Ландшафт дизайны планы да йорт территориясен мөмкин кадәр уңайлы һәм файдалы итү өчен кирәк. Белгечләр ярдәмендә участок планын ясау йорт урынын, хуҗалык биналарын, ял зонасын, бакчаны дөрес урнаштырырга ярдәм итәчәк. Чөнки белгечләр, яктылык төшү, туфрак составын, участок формасын, катлаулы рельефны, җир астын суларын һәм башкаларын да исәпкә алып эш итә.
“Ханский дом”да сезгә үзегез теләгән йорт салырга ярдәм итәрләр, барлык сорауларыгызга да җавап бирерләр.
--- |
Иң күп укылган
|