|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2020 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты гүзәл затлар өчен махсус китаплар тәкъдим итәТатарстан китап нәшрияты гүзәл затларга менә дигән бүләк булырлык махсус китаплар тәкъдим итә! Татар хатын-кызлары тарафыннан иң күп укыла торган, кайсы гына хатын-кыз кулына эләкмәсен, барысына да ошый торган китаплар арасында Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача", Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"е, шулай ук "Татар киемнәре", "Татар халык ашлары" һәм башка китаплар бар. Китапларга сайтта заказ бирергә дә, нәшрият кибетләреннән алырга да була. Бәйрәмнәр үтсә дә, яз кәефе, хатын-кызларыбызны сөендерү теләге сүрелми бит. Туган көннәргә дә, “ни алыйм?” дип баш ватканда, китап кибетенә кереп чыгу сорауны хәл итә дә куя. Иң яхшы һәм матур бүләк – китап, ди нәшриятчылар.
--- |
Иң күп укылган
|