|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2020 Җәмгыять
Ләйлә Лерон кияүгә чыккан: ире кем, туй ничек узган (ФОТО)Ләйлә Лерон инстаграм битендә кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Аның сәхифәсен күзәтеп баручылар бу сөенечле яңалыкны аптырап кабул иткәннәрдер. Чөнки Ләйләнең инстаграм битеннән күренгәнчә, алар инде ир белән хатын буларак яши кебек иде. Әмма ялгышканбыз. Бу хакта үзе белән сөйләштек. – Егетең белән ничек таныштыгыз?
– Инстаграм сәхифәсе аша белә идем үзен. Күңел ачу өлкәсендә эшли. Кытайда чакта, аны уйлап, дисбе алдым. Бәлки танышырга сәбәп булсын, дигәнмендер. Аннан, әй ярар, үзем башлап язмыйм инде, дип шул дисбене кулыма киеп йөри башладым. Кытайдан кайтып, берничә көн узгандырмы, метрога төшкәндә шул егет очрады. Дисбене салып бирдем, инстаграмда карап баруымны, бу бүләкне аңа алуымны әйттем. Гаҗәпләнде. Җүләр, дип уйлагандыр инде. Шулай таныштык. Алты ел бергә.
- Сезне өйләнешкән пар дип уйлый идек, тәкъдимне күптән түгел генә ясаган икән...
- Әйе, алты елдан соң өйләнешергә булдык. Ул миңа узган ел Мәскәүдә "Әйдә, язылышыйк инде", - дигән иде. Мин ризалаштым.
- Туйны зурлап уздырырга теләмәдегезме?
- Мин - интроверт. Күп кеше булганны яратмыйм. Шуңа якын туганнар белән генә чәй эчеп алдык. Бик җанлы утырдык.
--- |
Иң күп укылган
|