|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2020 Шоу-бизнес
"Әшәке сүзләр язу нигә кирәк?" - Хәния Фәрхинең кызы Алсу аптыраштаИнстаграмда утыручылар Хәния Фәрхинең кызы Алсуга әдәпсез хәбәр юллаган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бер хатын-кыз аңа тышкы кыяфәте, ә төгәлрәк әйткәндә, иреннәре ямьcез дип язып җибәргән. "Син миңа ошамыйсың" дигән ул Алсуга. Аптыраган Алсу «Хәзер нишлибез инде? Сез бәхетсез», дип җавап кайтарган.
«Гаҗәпләнәм шундый хатын-кызларга. Һаман тынычлана алмый интегәләр. Беркемгә дә комачауламыйча иртәнге аш ашап утырам һәм хат килә. Ялкауланмыйча минем сәхифәмә кереп, яза башларга кирәк булган аңа. Кызык, кешегә начарлык язучылар шуннан ләззәт аламы икән? Аның сүзләре күңелемә тимәде, мин үземне бәяли алам. Әшәке сүзләр язу нигә кирәк икән аларга? Эчләрендә пычрак кайныймы икән?» — дип аптырый Алсу.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|