поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.03.2020 Ана теле

"Моны ни өчен яздың?” диярләр

Текстны төрлеләндерү ихтыяҗы, нигездә, аның эчендә вә тышында бәйләү чараларын үзгәртеп тору кирәклегеннән килеп туа. Без инде мондый ихтыяҗның сөйләм мотивларының (сөйләм иясе (С.И.), сөйләм адресаты, (С.А.), сөйләм максаты (С.М.), сөйләм нияте (С.Н.) үзгәрүе белән барлыкка килүен аңлата башлаган идек. Соңгы мотив (С.Н.) белән бәйле тезисны дәвам иттерик.

Бүген татар сөйләме рәвешләрен тулаем алсак, анда хәбәр итү текстлары өстенлек итә. Әйтмә сөйләмдә дә, язма сөйләмдә дә,  аерым алганда, вакытлы матбугатта, радио-телевидениедә хәбәр текстлары калыплынган-стандартлашкан. Башлыча бәйләгеч чаралар рәсми кысаларга алына. Мәсәлән, газетта бер рубрика астына баш исемнәрсез берничә хәбәр туплап бирелә. Алар, гадәттә, нәрсә, кайда, кайчан соравына гына җавап бирә. Бер рубрика белән бирелгән хәбәр текстлары мәгълүм бер грамматик форма белән берләштерелгән була. Мәсәлән, бер заман фигыле: сессия бара: сессия булды; сессия ачылачак;
   
Баш исемнәре белән бирелгән хәбәр текстлары да стандартлаша. Аларның башлам һәм очлам алымнары бертөрлерәк рәвешле була: “Таң” бүләге (баш исеме). Шатлыгыбызны сезнең белән уртаклашырга булдык. Октябрь юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә “Таң” колхозы безгә ике катлы яңа мәктәпнең ачкычын  тапшырды. Мәктәп ачылу тантанасына бик күп кунаклар килде. Шагыйрь Кави ага Латыйп – үзенең китабын, журналист Шаһинур ага Мостафин каһарман  якташыбыз Нух Идрисовның портретын бүләк иттеләр. Айгөл Нуриева. Кукмара районы Түбән Өскебаш урта мәктәбенең Ү класс укучысы.
   
Аңлатмалы хәбәр (киңәйтелгән дип тә атыйлар) дигән жанр да бар. Анда, өстәп, “ничек” дигән сорауга да җавап бирергә омтылына. Бу бурыч, гадәттә, хәбәрнең башламында һәм очламында үтәлә. Башлам кереш вазыйфасын, очлам йомгак-нәтиҗә вазыйфасын үти. “Кабат очрашу тәэсире (Баш исеме). Татар әдәбияты дәресендә без яраткан язучыфбыз Ибраһим Газинең “Онытылмас еллар”  трилогиясеннән өзекләр укыдык. Шулай итеп Хәлим образын яратып өлгердек. Бу геройның язмышы безне дулкынландырды, аның авыр бала чагы, ятимлектә үтүе тетрәндерде (башлам).
   
Күптән түгел үзебезнең яраткан героебыз белән зәңгәр экраннарда очраштык. Казан телевидениесе И.Газинең “Онытылмас еллар” романы нигезендә эшләнгән телевизион спектакль күрсәтте.
   
Без аны бик яратып карадык. Әдәбият дәресендә әлеге спектакль турында фикер алыштык. Дәрестә дә, тәнәфестә дә сүзебез гел шул хакта булды.
   
(Очлам). Яраткан героебыз белән спектакльдә очрашу, аның кайгы, шатлыкларын бергәләп кичерү безне “Онытылмас еллар” романына тагын да якынайтты. Октябрь районы Норлат урта мәктәбенең Ү1 класс укучылары (Я.л., 1987, 28 ноябрь).
   
Аңлатмалы хәбәрдә башлам һәм очлам бүтән максатларны да (мәсәлән, өндәү-чакыру, мөрәҗәгать итү, үгетләү, үтенү, сорау бирү һ.б. күздә тотарга мөмкин: “Без синең белән, Альбина! (Баш исеме). Кеше өчен иң мөһим нәрсә – сәләмәтлек. Авырсаң, бик кыен. Укып та, уйлап та булмый. “Социалисти Татарстан” газетасында Альбина исемле кыз турында язганнар иде. Без аны бергәләп укыдык һәм бик борчылдык. Альбинага ярдәм итәсебез килде. Аны чит илдә генә дәвалый алалар икән. Без Альбинага ярдәм итү өчен акча җыеп җибәрергә булдык. Әти-әниләр белән дә киңәштек. Алар безнең бу эшебезне хупладылар. Без бишенче класстан тугыз укучы, 50 сум акча җыеп, Альбина Гыйлметдиневалар гаиләсенә җибәрдек.
   
(Очлам). Альбина, син борчылма, күңелеңне төшермә, терелерсең. Без синең белән, Альбина! Ү класс укучылары. Саба. Иске Җөри мәктәбе (Сабантуй, 1991, 13 дек.).
   
Хәбәрдә бәйләгеч булып төрле лексик, грамматик чаралар да хезмәт итә ала. Менә бу хәбәрдә юмор элементлары – шундый бәйләгеч чара: “Алар түгел, ә – алтын” (Баш исеме). Берничә ел инде илдәге урам чиратлары һичкемдә гаҗәпләнү хисе уятмый. Казанда да шулай. Тәмәке, азык-төлек, кием-салым, аракы һәм башка төрле чиратлар... Бу көннәрдә башкалабызның үзәгенә урнашкан “Яхонт” ювелир әйберләр кибетен янә “штурмлый” башладылар. “Агач” акчаларга тәмам ышанычы беткән кешеләр... урамдагы кар-буран вә суыктан дер калтырап, алтын чиратында торалар. Каян акча тапканнар, диген. “Агач” акчага да кытлык заман ич. Хәер, аны сандыкларда капчык-капчык саклаучылар да бардыр. Шунысы гына гаҗәпләндерә: кешеләр алтынны сатып аламы, әллә алтын аларнымы? (Ш.К., 1991, 28 дек.).
   
Мондый текстта бәйләгеч чара буларак термин, архаизм, профессионализм, диалектизм кебек берәмлекләр дә,  ә грамматик чаралардан тартым, килеш кушымчалары, фигыльнең бер төрле заманнары кулланыла: 18–20 декабрьдә Алма-ата шәһәрендә төрки ассамблея булып узды. Анда РСФСРның төрки автономияләре һәм элеккеге союз республикалары вәкилләре катнашты. Ассамблеяда гомумтөрки дәүләт төзү мөмкинлеге турындагы  мәсьәлә каралды. Төрки регионнар арасындагы бәйләнешләрне гамәлдә тоту өчен вакытлы орган булган махсус координацион совет төзелде... (Т.я., 1991, 28 дек.).
   
Хәбәр итүдә төгәллеккә, конкретлыкка ирешү максатыннан фикерләмә төрле-төрле өстәмә бәйләгечле текстлардан файдалана:
   – өстәмә мәгълүмәт бирү бәйләгечләре: Өстәп шуны да әйтми китә алмыйм, малайлар, көзен кайтсалар, тын гына урман карау урынына, тырмашып агачларга “кунарга”, кош булып кычкырырга ярата. Хәтта, агачта куыш күрсәләр, аңа кулларын тыгарга да яраталар  (Хәсәнев, 81 б.); Миңа әйтерләр: “Ел йомгаклары вакытында әлеге әсәрләр турында сүз булды ич”, диярләр. Әйе, булды. Ләкин сүз арасында теркәп куюдан еракка китә алмадык. Бер уңайдан ел йомгаклары турында. Бу – инде традициягә әйләнгән, файдалы һәм кирәкле эш; Госман хатыннан күренгәнчә, Вагыйзь абыйга эшкә әйтергә килерлек булгач, Киров исемендәге колхозда да эшче көче санаулыдыр (С.Т., 1989, 4 авг.);
    – ачыклык кертү бәйләгечләре: ... Җитәкчеләр кеше хәленә керә, миһырбанлырак була барырлар, дип өметләник. Шушы урында икенче күршебез Мифтах абый Шәйхиев күз алдыма килде (С.Т., 1989, 4 авг.);  ...Бездән җиде генә чакрым Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди исемле бер кеше килеп, мине үзенә алып киткән. Бу урыннан игътибарән (башлап –И.Н.) тәрҗемәи хәлемне үземнән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, “булган”ны “булды”га, “йөргәнмен”не “йөрдем”гә иләх (ахырына кадәр) алмаштырам (Тукай, 16 б.).
   – чигенеш ясау, күчеш бәйләгечләре: Инде шушы хакта бераз фикер йөртеп карыйк. Һәркемгә мәгълүм, тарихи вакыйгаларның берсе икенчесенә үрелеп баруы, борын заманда халыкларның  бер урыннан икенчесенә күченүе нәтиҗәсендә, безнең болгар бабаларыбыз тора-бара руслар белән чиктәш чыкканнар; ... Беренче класстан алып унынчыга кадәр, каргадай авызларын ачып, абый, апа дип утыралар... Инде үзебезне – вузда укытучыларны алыйк...; Юмор турында сүз чыкты бит әле монда. Алайса аңа бераз тукталып китик.; Яшь язучылар белән әңгәмәгә кердек бит әле. Шул уңайдан тагын бер мәсьәлә калкып килеп чыга;
   – игътибарны көчәйтү бәйләгечләре: ... Бераз аңыма килә алмыйча тордым. Әллә ... Әллә чыннан да ахырзаман җиттеме? Югыйсә бит.
   Әйе, югыйсә бит аңлавы кыен! Әйе, кыен! Башка сыймый (Бәширев, 144 б.).
 
Хәбәр текстларының мәгънә белдерүдәге сәләтен күзәтүне әле дәвам иттерербез.
   
Хәбәр итү текстларыннан кала татар сөйләмендә хикәяләү (тасвирлау) текстлары күпчелекне тәшкил итә. Хикәяләү гадәттә фикерләмә  сыйфатында формалаша (тәфсилле озын монолог, әдәби, публицистик, фәнни хезмәт, рәсми документ, вәгазь һ.б.). Биредә С.Н.тенә  туры килә торган текст сайлау аеруча әһәмиятле. Фикерләмә үз максатына нәкъ менә бәйләгеч чараларның бөтен бер системасы табылганда гына ирешә ала. Ә мондый система тулаем текстта гына барлана. Бу система – шактый катлаулы. Шөкер, әдәби әсәрләрдә хикәяләү алымнары берникадәр өйрәнелгән. Шулай да бу эш әле яшь энтузиастларны көтеп ята. Алардан әдәбият фәне кануннарын тел фәне кануннары белән бер үк дәрәҗәдә яхшы белеп, “әдәби-эстетик анализны тел үзенчәлекләренә (аерым алганда, текст стилистикасы) бәйләп алып бару” осталыгы таләп ителә.
   
Бу бүлекчәдә без фикерләмәгә хикәяләү (тасвирлау) максатында җәлеп ителә торган текстлардагы кайбер бәйләгечләрне күрсәтеп китү белән чикләнербез.
   
Бертонлылыкка юл куймау чаралары. “Бәян итү, хикәяләү формасы үзгәрешкә дучар булмаса, информация кабул итү сәләтебез кимегәннән-кими бара. Бертөрлелек, бертонлылыктан да ялыктыргыч нәрсә юк”, ди И.Гальперин. “Әсәрнең композицион, идея-эстетик бөтенлеген тәэмин итү хикәяләү белән дә гаять тыгыз бәйләнгән... Хикәяләүдә динамизм, гаять зур эмоциональлек, бай сурәтләү чаралары, лиризм, авторның үз геройларына карата ачык әйтелмәгән, әмма тоелырлык актив мөнәсәбәте, ягъни автор концепциясе – болар хәзерге татар прозасында әйдәп баручы сыйфатлардан берничәсе”, ди Ф.Сафиуллина. Алга таба автор шушы сыйфатларга ирешүдә монотонлылыктан котылу чараларын тәфсилләп күрсәтә. Без аларны санап кына китәбез (безнеңчә, алар нәкъ менә текст бөтенлеген тәшкил итүче бәйләгеч чаралар булып тора да): авторның үзенә хас, үзенчәлекле алым белән хикәяләве, хәбәрнең азактан килеп, бер тонлы интонация тудыру шаукымыннан качу, бертөрле -ды/-де, -ты/-ты, -ган/-гән, -мыш/-меш формаларын алыштырырга омтылу, исем җөмләләрне активлаштыру; уртак сөйләмнән, диалог рәвешеннән актив, иҗади файдалану; монологны төрләндерү (эчке монолог); синтаксик фигуралар, башка синтаксик конструкцияләрне актив җәлеп итү; башлам һәм очламнарны иҗади куллану һ.б.
   
Бу юнәлештә И.Б.Бәширеваның да күзәтү, нәтиҗәләре игътибарга лаек, гамәли куллануга тәкъдим итәрлек. “Тасвир итү – сәнгать кануннарына барып тоташа,– кечкенә өлешнең барлык кыйммәте фәкать тулы эчтәлектә генә аңлашыла. Әсәрдә әйтелергә тиешле фикерне сурәтли торган һәрбер микрообраз: әсәрнең теле, сюжет-композицион төзелеше, әдәби алымнары – барысы да бер максатка юнәлдерелгән була. Менә шушы нигездән карап кына теге яки бу әдипнең индивидуаль осталыгы мәсьәләсенә якын килергә мөмкин”, ди ул (Бәширева, 51 б.). Бертонлылыктан котылу өчен югарыда тәкъдим ителгән бәйләгеч чараларга бу галимәбез күзәтүләреннән тагын менә боларны истә тотарга кирәктер: әдәби һәм телдән сөйләмнәрне бер бөтен итеп карый белү; автор сөйләме белән персонаж сөйләме нисбәтен дөрес үрү; автор мөнәсәбәтен белдергәндә туры мәгънә белән күчерелмә мәгънәне аралаштыра белү; “предметны атый торган сүзләр белән рәттән, сөйләүченең хисләрен аңлатырдай сүзләр дә куллану”; әсәрнең композицион бүленешләрендә тел чараларының (шул исәптән бәйләгечләрнең дә) нисбәтен бер төрлерәк кулланылуы.
 
Хикәяләүдә мөнәсәбәт белдерү чараларын куллану үзенчәлекле.
С.Н.тенә карап фикерләмәгә текст сайлау авторның мөнәсәбәтен белдерүдә аеруча көчле чагыла. Мөнәсәбәтне белдерә  торган типик бәйләгечләрне без Г.Исхакый фикерләмәләреннән китерергә булдык. Әлбәттә, болар әле беренче күзәтүләр генә, системалы, тәфсилле анализ алда тора.
    – Объектив хикәяләүдә мөнәсәбәтле бәйләгечләр: “Авылның бөтен урамыннан, өйләреннән, бакчаларыннан, ындырларыннан, кырларыннан көйгән ис килеп тора. Урамнардагы  үләннәр дә көлгә әйләнеп, аяк астында шытыр-шытыр ватылалар. Агачларның яфраклары сап-сары булып, сирәклекләре берлә ботаклары да яшерә алмыйча, үзләренең зәгыйфлекләреннән зарланган кеби, үзләренең ямсезлекләреннән оялган кеби, берсенә берсе бәрелешеп, сөйләшеп, коры-көйгән тавышлар чыгаралар. Һаваланып кына йөзеп йөри торган казлар, бакыр-бокыр сөйләшеп моназәрә кылыша торган үрдәкләр, иртәдән алып кичкә кадәр чыкмый торган коенучы балалар берлә гөрләп торган су буе да былтыргыча түгел. Көтү-көтү казлар урынында бер-ике канаты йолкынган каз берлә, зәгыйфь, авыру каз бәпкәләренең моңлы тавышлары ишетелә. Коенып чыккач та тәне кибеп беткәч суга төшәргә хәзерләнеп торыр өчен ыштаннарыны кими торган тук, таза, ачык малайлар урынына моң гына, тавышсыз гына өч-дүрт малай гына уйнашып маташалар...” (Исхакый, 112 б.).
   
Әлбәттә, текстта бөтенлек эчке (шәхси) бәйләгеч чаралар белән дә барлыкка килә. язучының иҗади сәләте, таланты, осталыгына бәйле ул чаралар Г.Исхакыйда бихисап: үзенчәлекле сынландыру, чагыштыру күренешләре, үзе ясаган-оештырган парлы сүзләр, антитезик фигуралар һ.б.
   
Шулай да бу өзектә мөнәсәбәтне белдерә торган тышкы (гомуми) бәйләгечләр дә бар. Алар:  былтыргыча ( автор үзенең мөнәсәбәтен узган белән чагыштырып белдерә); тук, таза, ачык малайлар (автор үзенең мөнәсәбәтен фаразы белән чагыштырып белдерә).
   
Янә бер мисал: “Менә уен башланды. Берәр кыз, берәр егет аерылышып кулга-кул тотыныштылар. Һәммәсе шулай бүлешеп беткәннән соң, бер егет бер таяк берлә сызык сызды да, башкаларга читкә төртеп күрсәтеп, әллә ниләр сөйләде дә янындагы кызы берлә килеп басты... Куа торган егет кача торган кызны тотыйм дигәндә генә аның каршы егете килеп җитеп, кара-каршы килә торган ике локомотив бәрелгән кеби, кыз берлә егет бер-берсенә бәрелделәр...”.
   
Бу очракта да объектив тасвирлау барышында автор мөнәсәбәте, фикер агышын бәйләүче чара булып” “ялтырап-ялтырап” китә.
   – Мөнәсәбәтне белдерүдә бүтәннәрнең фикерен чагылдыручы бәйләгечләр. Бу максатта уртак сөйләм дә, туры сөйләм рәвешендә  персонаж сөйләме дә кулланыла: “Кичә йәсигътән соң авылның могътәбәр картларыннан, безнең өйнең дустларыннан Әхмәт абзый кереп утырды... Ул – безнең авылның уеның, теләгенең көзгесе. Шул авыл көзгесе, бик күп чынаяклар чәй эчкәч, бик күп сүзләр сөйләгәч, мине дә яшь мулла дип бик мактагач:
   – Авыл халкымыз да ярата-фәлән итә, ләкин менә әле, көз көне мәдрәсәне тау астына күчертергә тели икән, аннан ары, Суфи абзыйны кертмәенчә, әллә кайдан мөгаллим китертергә тели икән, дип яратмаенчарак сөйлиләр. Кайсыберсе: “Хәзрәт исән булганда, алла теләсә, бернәрсә булмас”, дип берсене берсе бастырышсалар да, кайсылары: “Юк, болай ярамый, бик тиз әле баш булырга тели, атасы укыткан ярамаганмы? Менә, аллага шөкер, барымыз да шуның шәкерте, аллага шөкер, кирәгемез кадәр беләмез бит”, дип әйтәләр, ди. Шуның артыннан үз башыннан чыгарып: – Минемчә, бу елга шулай калдырырга кирәк. Әле менә яңа мулла дип, җир дә бирелгәне юк. Анысы да кирәк бит, хәзрәт. Алары үтсен әле. Бик яхшы гына җир алыйк.. Без бит мужик халкы, бер кызсак, сыер дулаган кеби буламыз,– дип сүзене бетерде.
   Әти дә миңа карап:
   – Менә мин күптән әйттем бит, мине тыңламый идең,– диде (Исхакый, 138 б.).
   – Персонажның уе, сөйләме рәвешендә белдерелгән мөнәсәбәт: Шуннан соң шул томанлы егет аның күз алдыннан китмәде. Ул үзенең киләчәгене уйлаганда һәрвакыт: “Хәдичә туташ, мин сине сөям!” дигән тавышы берлә килеп катышты. Хәдичә шуңа баш иеп кенә: “Разый!” дип җавап биргән кеби, үзенең тормышыны бергә иттереп... егетнең сөюе берлә бергә иттереп уйларга тотынды (Исхакый, 15) б.).
   
Татар сөйләмендә заманны аерып белдерүгә игътибар ителә.
   –Даими, гомумән булып торган, көндәлек хәл, күренешләрне хикәяләү: “Бонларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшеп беткән иде. Мәсәлән, Сөннәтче бабай: “Карчык, түтәлләргә сибәргә вакыт түгелме?” дияргә өлгерә алмый иде, Гөлйөзем әби чиләкне күтәреп чыга башлый иде. Көз җитеп, “сөннәт туйлары” җитә башларга вакыт җитеп, Гөлйөзем әби: “Карт, “сөннәтләр җитә”, дияргә өлгерми, Сөннәтче бабай тәһарәт төзеп, чалгы пәкене кайрарга тотына иде. Алай булса да, болар үзләре бер-берсене аералар иде. Гөлйөзем әби бер вакытта да Сөннәтче бабайга “карчык” дип дәшми, бабай да, онытып җибәреп, карчыгына “картым” дип эндәшми иде (Исхакый, 203 б).
    –Шушы минутта булып торган күренеш, хәл, вакыйганы тасвирлау: Шул тынлыкта гомер итеп килгәндә, шул тынлыкның очы, төбе күрелмәгәндә, бер көнне иртән хәзрәт йоклап ятканда, Сөннәтче бабай ишекне кагып хәзрәтне уятты. Калтыраган, каушаган тавыш берлән, бабай:
    – Хәзрәт, хәзрәт, карчык авырып китте. Ясин укырга рәхим итмәссеңме?– диде.
   Хәзрәт, Сөннәтче бабайны юатып: “Иншалла, кичәр, суык тигәндер”, дисә дә, күңеленнән, чыннан да куркып китте. Гөлйөзем әбине яктан-якка бәрелә-сугыла торган, “Алла, алла!” дип ыңгыраша торган рәвештә тапты, бик ихлас берлән ясинны укыды; бик озак иттереп дога кылды. Сөннәтче бабайны тагын юатып, чыгып китте (Исхакый, 215 б.);
   – Мәгълүм бер вакыт арасында (күптән түгел) булган, булып торган күренеш, вакыйга, хәлне тасвирлау тексты: Иртәгесен дә шуның артыннан (бергә торырга карчык табу артыннан – Н.И.) йөрсә дә, тагы өметле сүз ишетмәде. Ләкин бонларның берсе дә бабайның эссесене сүндермәде. Киресенчә, аңарда шул фикерне куәтләндергәннән-куәтләндерде. Ул күрше авыллардан сораштыргалый башлады. Күрше карчыкларына-картларына үзенә карчык табарга үтенде (Исхакый, 222 б.);
    –Булачак хәл, күренеш, вакыйганы тасвирлау тексты. Вакыт бүгенге белән үрелеп бара: Шул уйларны суза-суза бирнәләрнең төсләрене, кыйммәтләрен уйлый-уйлый (Мәрфуга абыстай – Н.И.) базга төште. Андагы каймаклар, майларны, тозлы ит, тозлы казларны күздән кичерде.
Тагы ике казны юкка сатуы өчен үкенеп, хезмәтчеләргә иртәгә сөтне бирмәскә уйлап, өйгә керде. Өйне җыйды, җыештырды. Мәҗлесне кая ясауны уйларга тотынды: “Сәкене чыгарсак, түргә муллалар, ишек төбенә ил картлары, бүлмәдә никях тыңларга кодагый, кодачалар, башка табыннар – келәткә! Бәлешләргә табалар җитәрлек булмаса да туйда күрше-күләннән алу да гаеп түгел. Беренче мәҗлескә ике бәлеш бирергә кирәк. Муллаларга катышкач, мулла әбисе булгач, ахырысы муллаларча булырга кирәк! Аштан соң мулла хатыны кеби иттереп җимеш суы ясарга кирәк. Кода-кодагыйларга сумсаларны ак оннан эшләргә кирәк. Бертөрле таба ашы гына бик простой була, коймак та кабартасың. Ләкин, әле шул, тагы килен уңмаган! Җаныңны тындырып таба ашларын рәтли белми. Былтыр карт муллаларда иртәге чәйдә ашаган кеби вак пәрәмәч ясасаң, аны серкә белән бирсәң, шәп булыр иде дә, әлеге килен! Казны бозмасак та, итне турап чыгарырга кирәк. Мулла-мөәзин белән катышкач мужик төсле затсыз булырга ярамый. Кием-салым, әлхәмделилла, кодагый белән ашка чыкканда бикәч вакыттагы җон күлмәкне киярмен, өйдә каршы алганда киленнең бирнәсене...” (Исхакый, 231 б.);
   – Үткәнне искә төшереп. бүгенгене тасвирлау, хикәяләү: Үзеңнән тиң җирдән кыз алмагач шулай була шул инде! Галәветдинем йөдәтте, юк исә безгә, әлхәмделилла, шәһәрдән дә бирүчеләр бар иде. Тукта, моңа карап торырга ярамас: ичмасам ак оннан бераз күмәч кабартып куйыйм, өч-дүрт йомыркадан гына булса да кош теле, юкуа пешкереп алыйм... (Исхакый, 232 б.);
    – Үткән хәл, эш, вакыйганы бүгенге белән бәйләп искә төшереп хикәяләү: Аның исәбе ястүсен уку булса да, күңелендә тулган курку берлән өмет аның бөтен тынычлыгын алганга, ул авыз эченнән генә үзе белгән догаларны укырга кереште. Күңеле никадәр сынык булса да, бөтен җанын-тәнен бәндәлек, бәндәнең көчсезлеге баскан булса да, аның башыннан: “Ул кая? Ни булды?” дигән сөаль китмәде.
   Чын, ул кая?
  Иртәгә, йә аннарыга кайтам дип киткән кешегә дүрт көн булды, һаман юк!
    Кайдан собраниесе шул юк кәгазьне тикшерергә җибәрде!
    Кайдан ул шундый караңгы төнле, кыска төнле көзге айларда белмәгән-нитмәгән авылга китеп барды... (Исхакый, 288 б.);
   – Күренеш, эшне киләчәктә дип фараз кылып хикәяләү: Менә ул, Сәгыйдә, үзе яучы булып бара. Зөлфия абыстай самовар куеп чәй янына утыргач: “Мин бит, Зөлфия абыстай, Галимәне бик яхшы бер урынга сорарга килдем. Дәүләт зур, дәрәҗә зур, кешесе яхшы, ләкин бер генә җитмәгәне бар: көндәш өстенә”, ди.
    Зөлфия абыстай: “Кемгә соң ул, абыстай?” дигәч, Сәгыйдә күз дә йоммыйча: “Үз хәзрәтемә!” ди.
   Зөлфия абыстай аптырап кала. “Әллә абыстай гакылдан язды микән?” дип шөбһәләнә. Бүлмәдәге Галимә дә чулпыларын шылтыратып тиз генә чыгып китә... (Исхакый, 306 б.).
   
Хикәяләүдә санау, тезү төсмерләрен белдерү ихтыяҗы да лексика байлыгын сорый. Санау өчен нигез булган әйбер, күренеш алына да (беренчедән, икенчедән, өченчедән...; әбисе, бабасы, әтисе, әнисе...; алфавит белән район исемнәре... һ.б.), укучы яисә тыңлаучы шул тәртип белән игътибарын юнәлтә: Әмма мине монда адым саен көтелмәгән нәрсәләр сагалап торган икән. Беренчесе – самолетыбыз түбәнәйгән саен җетерәк күренгән көмеш күлләр, футбол кырыдай тигез япан дала булды. Икенчесе – диңгез Әстерханнан җитмеш-сиксән чакрым ераклыкта ятканлыктан, әлбәттә, шәһәрдә Шәриф Камал тасвирлаган һөнәр ияләрен күрергә мөмкин түгел иде (Тәүфыйк Әйди, 47 б.). Әсәр башында автор менә бу “беренче, икенче...”ләрне ишарәләп киткән иде, аннары инде текст буена тәфсилле хикәяләп барды.
   
Яисә Г.Тукайдан бер мисал. “Кеше-хайваннар” фельетонында ул кешеләрне тасвирлар өчен хайван, терлек, кош-кортка чагыштырып санау алымын куллана: Үрдәк  – чапан эчендә симергән бай хатыннар. Ары да авып, бире дә авып, сатай-матай йөрер....
   
Шулай итеп, тискәре затлар мәче башлы ябалак, күке, дөя, сыер, дуңгыз һ.б. белән чагыштырыла (Тукай, 50–61 б.).
   
Хикәядәүдә исбатлау, дәлилләү төсмере дә үзгә чаралар сорый.
Бу тип бәйләгечләрне хәбәрләмә өлешендә күзәткән идек инде. Гадәттә алар бөтен бер фрагментларны да бәйләргә, бөтен текстка да тоташлык, тәмамланганлык төсмере бирергә сәләтле: Хәзер авылда минем вакты сабавәтемне (бала чагымны – Н.И.) күргән карчык вә хатынннар мөрәббия (тәрбияче) карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр. Җөмләдән берсе: Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән... (Тукай, 13 б.); Бервакыт шулай аякны балчыкка күмеп, бәрәңге чүпләгән чагында, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай яңлыш минем аякка тимер көрәк белән чапты...
   
"Моны ни өчен яздың?” диярләр.
   
Ни өчен яздым? Бу вакытта аягым бик каты авыртканга вә хәзер дә аякта шул җәрәхәтнең эзе булганга, тоттым да яздым (Шунда ук, 19 б.).
   
Бу төр бәйләгечләр гадәттә кереш, мөнәсәбәтле сүз, гыйбарәтләрдән, алмашлыклардан һәм башка чаралардан сайлана: минем уемча, әйткәнемчә, фәләннең фикеренчә, исбатланганча, гомумән, ягъни, искә алганча, күргәнегезчә, әнә, менә, мисалга, мәсәлән һ.б.
   
Менә бу мисаллар Г.Шәрәфетдиневнең публицистик мәкаләсеннән китерелә (С.Т., 1989, 16 май): “Ләкин шәһәрне яшелләндерүдә барлык мәсьәләләрне дә бу трест кына хәл итеп бетерә алмый. Кайберләренә аның колачы җитми, вазыйфалары  чикле. Мисал китерәм. Шәһәр эчендә чокыр-чакыр араларында, яр кырыйларында... котырынып чаган үсә...; Яки икенче бер мисал. Элек язларын Казанның күп бакчаларында, кайбер урамнарда... шомырт куаклары шау чәчәктә утырыр иде...; Гомумән, агач ямен бәйләмәү, аның белән исәпләшмәү безнең чиребезгә әверелде бугай, әллә зәвыгыбыз җитенкерәмәүме бу? Моңа төгәл билгеләмә табуы кыен. Әмма шунысын өзеп әйтә алам: ул, яман чиргә охшап, шәһәребез үзәген тәмам шәрәләндереп килә инде...; Бигрәк тә соңгы елларда шәһәребезнең урта өлешендә яшеллеккә игътибар кимүне элекке бакчаларның кадере китүеннән дә ачык күрәбез. Мисаллар шуны раслый. Мәсәлән, тимер юл вокзалы алдында әүвәл нинди матур бакча күкрәп утыра иде. Ә хәзер? Урам тынычлангач, биредә яшеллек утыртырга мөмкинлек ачылырга тиеш иде. Кая ул! Биредә һәрвакыт ком-тузан җиле уйнап тора...”.
   
Күрәбез ки, текстны камил итү чаралары бик мулдан, күзәтүләрне дәвам иттерү мәслихәттер.
 
                                                                 Илдар Низамов,
                                                        филология фәннәре докторы
Фото: Пиксабай

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 12.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»