поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.03.2020 Фаҗига

Разил күп серләрне үзе белән алып китте

Балык Бистәсендә булган вакыйга халык арасында төрле фикерләр уятты.

23 яшьлек Разил Габдрахманов Салават Фәтхетдиновның “Сагынырсың әле” дигән җырына кушылып җырлаган һәм моны видеога яздырган. Имеш, бу җырны үзен ташлап кияүгә чыккан сөйгәненә багышлаган.
 
Аннары үзенә үзе кул салган. Бу видеоязма төрле төркемнәрдә бик тиз таралды. Башта бу вакыйга ялгандыр, дип шикләнгән идек тә, кызганыч, дөрес булып чыкты. Разил чынлап та вафат.
 
8 март көнне үләргә булган ул. Бу көнне якыннары, әнисе шагыйрь, журналист Вазыйх Фазыйховның Олы Тегермәнлек авылында узган иҗат кичәсендә булган. “Разилнең дәү әнисе Вазыйх белән фотога да төште, әнисе дә, туганы Зилә дә бик шат күңелле иделәр”, – дип искә ала концертта булган кешеләр.
 
Кызганыч, өйдә аларны күңелсез хәбәр көткән. Разил бик акыллы, уңган, тырыш егет иде, дип искә ала дуслары. Хәрби хезмәттә булып кайткан, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлегендә эшләгән. Нәселләре белән җыр-моңга гашыйк кешеләр. Разил үзе дә матур җырлый.
 
Төс биткә дә бик чибәрләр. Егетнең ни өчен мондый адымга баруын төгәл генә әйтеп бирүче булмады. Разил бик күп серләрне үзе белән мәңгелеккә алып китте. Дуслары бу хакта сөйләргә теләми. Соңгы арада холкы тиз үзгәрә иде, моңсуланган чаклары да булды, дип искә дә алдылар. Исемен әйтергә теләмәгән бер танышы:
 
– Әйе, бер кыз белән очрашып йөрде ул,  кыз аны армиядән дә көтеп алды. Тик аннары Разил үзе кызны санламады кебек. Алар аерылыштылар.  Яшь егет белән кыз арасында андый аңлашылмаучанлыклар булмый тормый бит инде. Аннары Разил кыз белән дуслашырга баргач, ул башка егете барлыгын әйткән бугай. Кызның никах укытканмы, юкмы икәнен төгәл белмибез. Разилнең үлемендә һич кенә дә ул кызны гаепләргә кирәкми. Бик акыллы егет иде, кызганыч, арабыздан китеп барды.  Зиратка керсәң, яшьләрнең каберләрен күреп йөрәк әрнеп куя, наркотик кулланып, юл һәлакәтләрендә, үз үзенә кул салып бакыйлыкка күчкәннәр күпме? Мәгънәсез үлемнәр күбәйде”,–  дип сөйләде.
 
Авылдашлары бу гаиләне яхшы яктан гына искә ала. Әнисе Зөлфия апа “Таттелеком” оешмасында эшли. Аны барысы да яхшы хезмәткәр, уңган хатын, диләр. Әтиләре полициядә хезмәт иткән. Хәзер лаеклы ялда. Авырып тора. Бертуганы Зилә дә бик чибәр, акыллы кыз. Бу гаиләгә Аллаһы сабырлык бирсен.
 
– Кеше әле әнисенең йөрәк астында булганда Раббыбыз Сөбеханә вә Тәгалә безгә тәкъдир яза. Әйе, яшь чакта егет белән кыз очраша, бер берсенә елмая, ярата, бүләкләр бирешә, киләчәккә матур хыяллар кора, гаилә булып яшәргә тели. Әмма, киләчәкне берәү дә, күрәзәчеләр, багучылар да белми. Булачак хатын да, ир дә Аллаһы Тәгаләдән. Әгәр кыз башка егетне сайлаган икән, димәк, Аллаһы Тәгалә шулай язган. Без иманлы бәндәләр булып мондый тәкъдирне  кабул итәргә тиешбез.  Димәк, Аллаһы Тәгалә ул егеткә тагын да яхшырак хатын әзерләгән. Сабыр итмичә киләчәкне белеп булмый. Рәсүлебез ( с.г.в) хәдис шәрифләрендә: “Мөселман кешесенең хәле гаҗәп: яхшылык килсә Аллаһыга рәхмәт әйтә, шөкер итә, шуның белән савабы языла,  авырлык килсә, сабыр итә, шуның белән аның гөнаһлары кичерелә”, ди. Үзеңә кул калу хәерле түгел,мондый хаталы гамәлләрдән сакланыйк, – ди  “Гаилә” мәчетенең имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
 
Психотерапевт  Римма Нәбиуллина хәзерге заманда психик яктан тулысынча сәламәт кешене очратуы авыр, ди. Стресслар, эмоцияләр төрле авырулар китереп чыгарырга сәләтле.   Депрессиядән зарланучылар күп. Яз көне кешенең психикасы аеруча тотрыксызга әйләнә. Гомумән, яз айларында төрле хроник чирләр баш калкыта. Бу табигать үзгәрү белән дә бәйле.
 
Психолог Галия Гыймадиева әйтүенчә,үз-үзенә кул салырга җыенган кешенең күңелендә бик авыр яра була. Ул кризис кичерә. Бары үлем генә хәлен җиңеләйтә ала дип саный, шул рәвешле проблемалардан котылырга уйлый. Күңелен борчыган шул хисне уйламаска, тоймаска, тормыштан качарга тели.
 
- Еш кына күңел ярасын кеше үзе генә җиңә алмый. Үз-үзен гел карап торган, чиста-пөхтә күренгән кешенең эленке-салынкы йөри башлавы бар. Актив тормыш алып баручылар кинәт тынычланып кала. Йә кеше үз эченә бикләнә. Мондый кешегә ярдәм кирәк, – ди психолог. Бер беребезгә карата игътибарлы булсак иде, мәгънәсез адымнар ясамыйк, физик яктан мөмкинлекләре чикле булса да, яшәү өчен җан тырмашкан кешеләрне күреп үрнәк алыйк, тормышның кадерен белик.  
 
+18

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.03.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»