|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2010 Бәйрәм
МӘЙДАН КИҢ, КҮҢЕЛЛӘР КӨР...Уразавыл Сабан туен котлап, әйтерсең, табигать тә үз бүләген әзерләгән, атна буена сузылган болытлы салкын һаваны алмаштырып, шимбә көн иртән кояш чыкты, һава җылынды. Мәйдан быел үзенең элекке урынында, болында корылган иде. Шунда иртән иртүк сәүдә нокталары килеп урнашты. Кыздырган ит исләре бөтен болынга таралды. Машиналар, халык бәйрәмгә туктаусыз агылып торды.
Бәйрәмне тантаналы ачу 11 сәгатькә билгеләнгән иде. Район җитәкчеләрен, кунакларны, һәрвакыттагыча чәк-чәк белән каршы алдылар. Шуннан соң кунаклар тарихыбызны чагылдырган музей экспонатлары белән таныштылар, Зур Рбишча, Кызыл Яр остабикәләре әзерләгән милли ашлардан авыз итеп, самовардан чәй эчтеләр. Аннары милли киемнәр кигән коробейниклар кунакларны сәхнәнең икенче ягында урнашкан “Славян базары”на чакырдылар. Анда алар рус халкының элекке тормышын чагылдырган үсә торган файдалы үләннәр белән таныштылар. Бу күргәзмәләрне район мәдәният комитеты хезмәткәрләре оештырган иде.
Сабан туен район хакимияте башлыгы Рәшит Садретдинов ачып җибәрде. Сабантуй байрагын алдынгы СПКлар “Медина”, “Чернухинский”, “Уразовский” җитәкчеләре күтәрде. Халыкны милли бәйрәм белән район үзидарәсе башлыгы Халит Сөләйманов, өлкә авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Николай Шкилев, коммунистлар партиясенең өлкә бүлеге җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты Николай Рябов, Сергач, Лукоян, Спас районы вәкилләре, Казаннан якташыбыз Рифат Фаттахов һәм башкалар котладылар.
Н.Шкилев Законнар чыгару җыены исеменнән хезмәт алдынгыларына рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында ярты гасырдан артык район кастаханәсендә операция сестрасы булып эшләгән Сылу апа Османова да иде.
А.Морозов та губернатор исеменнән грамоталар, авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды. Район администрациясе дә үз исеменнән бик күп хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Кунакларга истәлек итеп түбәтәйләр дә бүләк иттеләр.
Тантаналы өлештән соң Казан артистлары дүрт сәгатьтән артык концерт бирделәр. Өч концерт төркеме арасында “Мунча ташы” театры артисты Рәшит Шамкай аеруча сөендерде. Сабан туе көткән башка танылган артистлар сәхнәдә күренмәде. Бәлки, кем дә белмәгән, ишетмәгән артистларны китергәнче, бер-ике атаклыларын китерергә иде, диләр авыллардан махсус концерт карар өчен килгән җыр-моң сөючеләр. Казанлыларның соңгы чыгышларын караучы да булмады диярлек.
Сабантуй мәйданы көне буе гөрләде. Бала-чага Түбән Новгородның “Сказка” күңел ачу үзәгеннән килгән аттракционнарда күңел ачты, лотерея уйнады, уенчык алды – әти-әниләрнең кесәсе генә чыдасын иде. Район китапханәсе балалар арасында чүлмәк вату, колгага менү, авызга йомырка кабып йөгерү һәм кайбер башка халык уеннары, ярышлар оештырды. Иң актив катнашкан балалар истәлекле бүләген алды.
Бәйрәм салют һәм төнге икегә кадәр дәвам иткән дискотека белән тәмамланды. Дискотеканы Марсилия һәм аның иҗат төркеме алып бардылар.
Н. ЖИҺАНШИНА |
Иң күп укылган
|