|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2020 Шоу-бизнес
"Түбәнлеккэ төшмим": «Казан егетләре» солисты төркемнән китә
«Казан егетләре» солисты Илнат Фархуллин төркемнән китәргә карар кылган. Бу хакта ул үзе хәбәр итте. "Матбугат.ру" ачыклаганча, җырчы мөстәкыйль рәвештә, автор-башкаручы буларак, сольно чыгыш ясый башламакчы. ««Казан егетләре» төркемендә җырлаган соңгы көннәрем... Әйе, бик тә дөрес аңлыйсыз ‒ мин төркемнән китәм!.. Чуарлы сүзләр, егетлэргэ карата начар фикерләр көтәр кайберәүләр. Юк!.. Чын ир-егетләрчә хезмәт иттем, киткәндә дә түбәнлеккэ төшмим... Беләм, күп сораулар туар. «Нәрсәгә?.. Нигә инде?..» ‒ диярсез. «Казан егетләре» төркемендә мин 7 ел егетләр белән бергәлектә иҗат иттем. Җиң сызганып бергә эшләдек, бер гаилә егетләре сыман дус яшәдек!.. Рәхмәтләрем чиксез үзләренә һәм продюсерга!.. Алар янәшәсендә зур тормыш мәктәбе үтелде!.. Мин аларга нидер бирдем һәм тапшырып калдырдым, мин алардан өйрәндем. Бөртекләп кенә саллы тәҗрибә тупланды. Хөрмәтле тамашачым, күреп тордыгыз, минем һәрчак үз сүзем үз фикерем булды һәм бар. Ялган йөз белән сәхнәгэ чыкмадым һәр чыгышымда 100% бирелергә тырыштым. Үзебез һәм үзем иҗат иткән никадәрле җырларны сезнең хозурыгызга ирештердек, яратып кабул иттегез генә димим, басып алкышлаган чакларыгыз күп булды!.. «Казан егетләре»нең Илнатлы дәвере күңелегездә җылы хисләргә төренеп сакланачагына шикләнмим!..» - дип уртаклаша Илнат Фархуллин.
--- |
Иң күп укылган
|