|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2020 Җәмгыять
Фатир артыннан Мәскәүгә барып җиткән ятимнең хәле ничек?Уфадан берничә ел инде закон буенча тиешле торакны алалмаган һәм кечкенә улы белән мунчада яшәргә мәҗбүр булган Наталья Зырянова Беренче каналдагы "Время покажет" ток-шоуында катнашканнан соң, ничек яшәвен сөйләде. Ул әле дә баласы белән мунчада яши, аның тормышында берни дә үзгәрмәгән.
- Прокуратурадан шалтыраттылар. Миңа фатир бирделәрме-юкмы икәнен белергә теләделәр. Тик миңа бернәрсә дә тәкъдим итмәделәр, – ди Наталья.
Хатын булачак фатирын карау өчен Затонга да барган, әмма йортта тулы көченә төзелеш эшләре бара, шуңа күрә Наталья якын киләчәктә өй туен бәйрәм итәргә өметләнә алмый.
- Коммуналкадагы фатирга ризалашуыма өметләнәләрдер, мөгаен, - дип авыр сулый ул.
Искәртеп узабыз, "Время покажет" тапшыруы ахырында социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская Натальяга балалар белән бергә яңа йортның бишенче катында фатир алачагын вәгъдә итте. Ул 2020 елның җәендә тапшырылачак, дип яза Кызыл таң.
Фото: bash.news
--- |
Иң күп укылган
|